Хәмидуллина Люция
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

КАЗАН шәһәре Совет районының 169 нчы урта мәктәп укытучысы
Иртәгәгә карый бел, киләчәк өчен эшлә!
Хөрмәтле дуслар, сезнең белән интернет челтәре аша аралаша алуыма шатмын. Сайтка карата үзегезнең фикер, тәкъдим һәм киңәшләрегез белән дә уртаклашырсыз дигән теләктә калам. Сайтны үземнең эш тәҗрибәм белән уртаклашу һәм сезнең белән турыдан-туры аралашу максатыннан булдырдым. Үзегез өчен файдалы булган кулланмалар таба алсагыз, мин шат булырмын. Һәрберебезгә куйган максатларыбызга ирешеп яшәргә язсын. Сау-сәламәт булыйк.




Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган «Мастер-класс - 2015» бәйгесенә
Совет районы 169 нчы урта мәктәбенең югары квалификацион категорияле укытучысы
Хәмидуллина Люция Сәетгәрәй кызына
бәяләмә
Хәмидуллина Люция Сәетгәрәй кызы Совет районының 169 нчы гомуми белем бирүче урта мәктәбендә 2013 нче елдан бирле эшли. Шушы вакыт эчендә Люция Сәетгәрәй кызы үзен бары тик тырыш, теоретик яктан югары әзерлекле, белем бирү алым һәм ысулларын яхшы белүче укытучы итеп танытты. Ул - тәҗрибәле, үз фәнен яхшы белүче педагог. Люция Сәетгәрәй кызы укыту-тәрбия бирүдә заманча технологияләрдән отышлы һәм уңышлы файдалана. Дәресләренең төрлелеге укучыларның танып белү эшчәнлеген үстерә һәм укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә. Шуңа күрә дә дәресләре бер-берсен кабатламый, кызыклы һәм файдалы үтә. Ул А.Яхинча укыту алымын, үстерешле укыту методикасын, "Intel -"Киләчәк өчен укыту" методикасына нигезләнгән программаны үзенең эш тәҗрибәсендә уңышлы куллана. Ул, үз эшендә методик юнәлеш итеп, "Инновацион технологияләр аша укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү" дигән теманы сайлады. Билгеле булганча, хәзерге заманда мәктәп-гимназияләрдә белем алучы бала, теле- һәм аудио тапшырулар карый-карый, аралашу чарасы булган телебезнең яңгырашын, аның тәмен-ямен бик үк сиземләп тә бетерә алмый. Менә шушы "замана чире"н вакытында дәвалау һәм аны кисәтү, булдырмау максатыннан чыгып, ул үзенең дәресләрендә укучыларда милли үзаң тәрбияләүне, аларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыруны, һәр укучыга аерым якын килеп эшләүне максат итеп куя. Әлбәттә, мондый зур бурычларны хәл итә белү өчен, ул даими рәвештә үз белемен күтәрә, алдынгы тәҗрибәне өйрәнә, аны үз эшендә файдалана, тәҗрибәсен даими рәвештә район, шәһәр, республика күләмендә хезмәттәшләре белән уртаклашып яши. Ул Россия, республика, шәһәр, район укытучыларына ачык дәресләр күрсәтә.
Ул күп еллар дәвамында укытучыларның белемен күтәрү һәм үстерү институты, "Мәгариф", "Ялкын", "Сабантуй", “Шәһри Казан” кебек газета-журнал редакцияләре белән тыгыз элемтәдә тора. Аның укучылары иҗат иткән язмаларны шул басмаларда еш күрергә була.
Тәҗрибәле укытучы буларак, Люция Сәетгәрәй кызы үзе укыткан фән нигезләрен төгәл һәм системалы итеп белгәнгә күрә, аның дәресләре дә фәнни-фактик яктан һәрвакыт тиешенчә уйланган була. Шуны ук ул үзенең укучыларыннан да таләп итә; дәресләреннән күренгәнчә, куйган максатына да ирешә. Эшне болай итеп оештыру укучыларның белем дәрәҗәсен дә шактый күтәрергә ярдәм итә. һәр дәрескә җентекләп әзерләнә: теманың гамәли әһәмиятен ачыклап, аны тормыш белән бәйләргә тырыша. Туган телебезне өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү максатыннан, дәрескә төрле уен элементлары кертә, техник чаралардан, заманча технологияләрдән оста файдалана.
Люция Сәетгәрәй кызы җиһазлаган кабинет стендлар, күрсәтмә әсбаплар югары зәвык белән эшләнгән, кабинет яңа материаллар белән даими тулыландырылып килә. Аның иҗат лабораториясе дә искиткеч бай: дидактик материаллар, кулланмалар, укучыларның иҗат эшләре тупланган, сәләтле, уртача, авыр үзләштерүче укучыларга аерым карточкалар әзерләнгән.
Укытучы татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучы сәләтле укучылар белән өстәмә шөгыльләнә. Аның укучылары һәрвакыт төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә, конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Консультацияләр, өстәмә дәресләр алган белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү өчен булыша. Әлеге эшләрнең нәтиҗәсе олимпиадаларда чагылыш таба.
Укучылары һәр ел К. Насыйри, Г. Ибраһимов, М.В. Ломоносов, К.Д.Ушинский исемендәге һ.б. фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаша. Сайланган темалары кызыклы, эзләнү характерында булулары белән аерылып торалар.
Люция Сәетгәрәй кызы үзенең бай иҗат тәҗрибәсен уртаклашып, район, шәһәр, республика укытучыларына даими ярдәм итеп тора. Методик берләшмә утырышларында башка фән укытучылары, завучлары һәм директорлары каршында да татар теле һәм әдәбиятын заманча таләпләргә туры китереп укыту, балаларга ныклы тәрбия бирү мәсьәләләрен күтәреп чыга.
Люция Сәетгәрәй кызы тынгысыз укытучы буларак, класс коллективын тату һәм бердәм итеп туплауга да нык игътибар итә. Укучыларына тәрбия бирү юнәлешендә башкарган эшләре дә нәтиҗәле. Мәктәп күләмендә уза торган чаралар аның булышлыгы ярдәмендә үтә. Ул - оста алып баручы. Буш вакытларында шигырьләр иҗат итә. Табигать аңа саекмас моң чишмәсе бүләк иткән.
Люция Сәетгәрәй кызы - тирән фикерле, киң карашлы, алдан күрә белүче укытучы, җәмгыять эшләрендә актив катнаша. Хезмәттәшләре аны төпле фикерле, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булуы, укучылар, әти-әниләр гаделлеге өчен ихтирам итәләр.
Люция Сәетгәрәй кызы тирән фикерле, киң карашлы, алдан күрә белүче укытучы, искиткеч тырыш, намуслы, һәрвакыт кешегә ярдәмгә омтылучы кеше ул. Ул - телебезне, динебезне саклаучы һәм яклаучы, өйрәнүче һәм өйрәтүче, шул ук вакытта замана белән бергә атлаучы укытучы да.
Хәмидуллина Люция Сәетгәрәй кызы "2015 ел укытучысы конкурсының шәһәр бәйгесе катнашучысы”, ПНПО - 2006 җиңүчесе.
![]() |
---|
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
Методик эш темасы: “Инновацион технологияләр аша укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү”
-
“Мәгариф” журналының 2013 ел, 9 санында “Әсәрдә вакыйгаларның эчтәлеген ачу” исемле дәрес эшкәртмәсе басылды
-
Район күләмендә уздырылган “ Зирәк бала” бәйгесендә 2 класс укучысы Ногманов Булат III урын яулаганы өчен Диплом белән бүләкләнде. Февраль 2014 ел
-
Район күләмендә уздырылган “Без – Тукай оныклары” бәйгесендә 1 класс укучысы Сәйфетдинова Газизә III урын яулаганы өчен Диплом белән бүләкләнде. 22 апрель 2014 ел
-
11 класс укучысы Шакирҗанов Искәндәр Бөтенроссия фәнни-практик конференциядә “Бөтендөнья пәрәвезе”нең кеше тормышындагы урыны” исемле чыгышы өчен иң яхшы доклад Дипломы һәм катнашучы Сертификатына ия булды. 21 февраль 2014 ел
-
11 класс укучысы Шакирҗанов Искәндәр Галимҗан Ибраһимов исемендәге VI республика фәнни-практик конференциядә “Бөтендөнья пәрәвезе”нең кеше тормышындагы урыны” исемле фәнни эше өчен катнашучы Дипломына ия булды. 19 апрель 2014 ел
-
Бөтенроссия фәнни-практик конференциядә «Урта мәктәптә Равил Файзуллин иҗатын өйрәнү» исемле чыгыш өчен Сертификат 17-18 октябрь 2013 ел
-
Мөхлисә Буби исемендәге “Ил язмышын салып иңнәреңә...” II республика педагогик укуларында «Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар телен һәм әдәбиятын укытуда алдынгы технологияләргә нигезләнү» исемле чыгыш өчен Сертификат 3 апрель 2014 ел
-
Күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган I республика конференциясенең “Утырып уйлар уйладым” номинациясендә «Милли рухны чагылдырган әсәрләр » (Туфан Миңнуллин иҗатында яшьләрне тәрбияләү алымнары) исемле чыгыш өчен Диплом 8 апрель 2014 ел
-
“Татарстанда фәнни-методик фикер үсеше: казанышлар, проблемалар. Киләчәккә фаразлар” фәнни – методик конференциядә “Татар телен һәм әдәбиятын укытуда алдынгы технологияләргә нигезләнү” исемле чыгыш өчен Сертификат Апрель 2014 ел
-
Казан (Идел буе) федераль университеты каршындагы регионара укытучыларның һөнәри осталыкларын күтәрү үзәгендә ике чыгыш һәм Мастер-класс. Март, апрель 2014 ел