top of page

Кеше күңеле һәрвакыт сер дөньясы булган. Һәркемнең  күңел биографиясе һәм әйтергә теләгән сүзе була. Саҗидә Сөләйманованың әлеге шигырь юллары минем җан авазым белән бербөтен яңгырашны тәшкил итә.

                             КЕШЕ

Лачын диләр, канат кагып горур очканга.

Лачын булсам, җирне сөймәс идем. Мин - кеше.

Ут шикелле диләр, кулы тисә - эш яна.

Ут булсам соң, әллә сүнмәс идем? - Мин - кеше.

Алтын диләр, бик кирәгем чыкса, куштаннар,

алтын булсам, бер сатылыр идем. Мин - кеше.

Ярага - тоз, арага ут сала дошманнар,

корыч булсам да, бер эрер идем. - Мин - кеше.

 

Water Droplets

Water Droplets

Budding Tree

Budding Tree

Fallen Apples

Fallen Apples

Cherry Blossom

Cherry Blossom

Ray of Light

Ray of Light

Bloom

Bloom

Dew

Dew

Tranquil forest

Tranquil forest

Lilly Pond

Lilly Pond

Бу - кызык!

 

  • Хатасы юк, сабыр булмас; тәҗрибәсе юк, акыллы булмас. Хәдис.

  • Акыл сукалап та орлык төшмәгән җир кебек: чәчмәсәң, шайтан таягыннан башка бернәрсә үсми. М. Хәбибуллин “Кубрат хан.”

  • Үлем юк, ә мәхәббәт һәм йөрәк хәтере бар. Лев Толстой.

  • Ялгыз хатын-кыз бәхетле була алмый. Анна Ахматова.

  • Бер тарыдан ботка пешми. Камилла Клодель.

  • Гашыйк кеше йоклый да, ашый да, эшли дә алмый. Җиңеп чыгасың килә икән, йокларга, ашарга һәм эшләргә кирәк. Шулар булмаса, синең гаҗәеп тавышың да юк. Могҗиза әкиятләрдә генә була. Джонни Стар.

  • Читтә тапкан бәхет – бер атналык тәхет керә ул: бүген бар, иртәгә юк. Туган җирдә тамыр җибәрергә тиеш кеше. Разил Вәлиев.

  • Кайгы-сагыш татымаган кеше яшәү ләззәтенең чын тәмен белә алмый. Галимҗан Гыйльманов.

  • Ярату хисе кешенең үз ихтыярында, теләсә – ярата ала, теләмәсә – юк. Әмирхан Еники.

  • Бу гөнаһлы Дөньяда гел генә дә гөнаһсыз яшәү үзе, бәлки, гөнаһтыр... Равил Фәйзуллин.

  • Исем ул синең үзең генә дә түгел бит: ул – синең йөзең, ата-анаңның, ыругыңның, нәселеңнең йөзе һәм аларның байрагы. Исем ул – синең тормыш юлыннан күтәреп барган үз байрагың. Миргазиян Юныс.

  • Табигать нинди бөек! Ул үзенең бәрәкәтен һәр илгә, һәр халыкка тигез өләшкән. Беркемне кимсетмәгән, беркемгә дә артыгын бирмәгән. Ә шушы хакыйкатьне аңламау – адәм баласының комсызлыгы – җирне күбрәк эләктерер өчен күрше өлешенә керергә, аның җирен яулап алырга мәҗбүр иткән. Сугышны комсызлык тудыра. Миргазиян Юныс.

  • Кеше барыбер кошлар нәселеннән! Саҗидә Сөләйманова.

  • Үткәндәгеләргә игътибар – мәдәнилекне кыргыйлыктан аерып торучы күркәм сыйфат ул. А.С. Пушкин.

  • Җыр – халык күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс, саф вә раушан көзгеседер. Бу бертөрле сихри көзгедер. Габдулла Тукай.

  • Китап укыгыз – аларның кайберләре махсус шуның өчен язылган. NN.

  • Цивилизация юлы консерв банкалары белән түшәлгән. Альберто Моравина, итальян язучысы.

  • Автор китапның яртысын гына яза, калганын укучы язып бетерә. Джозеф Конрад, инглиз язучысы.

 

  

 

 

Купить через PayPal
  • Простая иконка Facebook
  • Простая иконка Twitter
  • Простая иконка Vimeo

© 2023 ФЕДОР РОДИОНОВ. Сайт создан на Wix.com

bottom of page