Хәмидуллина Люция
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

КАЗАН шәһәре Совет районының 169 нчы урта мәктәп укытучысы
Иртәгәгә карый бел, киләчәк өчен эшлә!
Хөрмәтле дуслар, сезнең белән интернет челтәре аша аралаша алуыма шатмын. Сайтка карата үзегезнең фикер, тәкъдим һәм киңәшләрегез белән дә уртаклашырсыз дигән теләктә калам. Сайтны үземнең эш тәҗрибәм белән уртаклашу һәм сезнең белән турыдан-туры аралашу максатыннан булдырдым. Үзегез өчен файдалы булган кулланмалар таба алсагыз, мин шат булырмын. Һәрберебезгә куйган максатларыбызга ирешеп яшәргә язсын. Сау-сәламәт булыйк.
ЭССЕ
Мәшәкатьләр җитәрлек... Алар көн саен туып кына тора. Бала гаиләдә тәрбияләнә, ә гаиләләр төрледән-төрле. Шулар арасында авыр язмышлылары да җитәрлек, укуга кул селтәгән бала кебекләре дә. Мәктәпкә килмәгән вакытларында андый укучыларны эзләп табып, хәлләренә кереп, күпме сөйләшүләр алып барырга туры килә. Бала, сагыш тулы күзләрен тутырып, сиңа карый. “Аллага шөкер, монысы да тайгак юл түгел, дөресен сайлаган, инде укуын дәвам итә”, – дип уйлап сөенгән вакытлардан да кадерлерәк мизгелләр юктыр, мөгаен. Яныңа кереп хәлеңне сорашса, борчулары белән уртаклашса, киңәшләшсә шуннан да зуррак хөрмәт һәм игътибар булмас та кебек тоела. Менә шундый балаларның чын кеше булып үсүен күреп шатлану үзе бәхет түгелмени?!
Күңелемдәге изге ядкарьләрем арасында әбиемнең догалары, бабаларымның ныклыгы саклана. Әнә шулар аша киләчәкне күрә алу сәләте миңа өмет һәм ышыныч бирә. Тормыш төпкеленә тәгәрәгән балага ярдәм кулы сузу – минем изге бурычым. Шул баланың ышыныч белән баккан күзләре, рәхмәт түгелмени үзләре?!
Мин – Укытучы! Тормыш арбасыннан төшеп калмый, армый-талмый, балаларны тәрбия кылу – авыр һәм җаваплы хезмәт. Гаҗәпмени, әгәр миңа бүген берсе килеп “әни” дисә?! Шул вакытта югалмыйча, кыйбылаңнан тайпылмыйча Бала дигән бөек исем һәм кыйммәтле зат каршында үз урыныңны саклап калудан да илаһи эш юктыр!
Мин – мөгаллим – тәрбияче! Балалар күңеленә җылы нурлар сибүче дә, рухи хәзинә бирүче дә булган XXI гасыр укытучысы. Үз эшемдә бөек мәгърифәтчеләр Риза Фәхретдин, Каюм Насыйри хезмәтләренә нигезләнеп, яшь буынны – яңа заман балаларын гасыр таләпләренә җавап бирә торган итеп укытырга омтылучы. Укытучы бәхете ул – үз фәнеңә гашыйк итүдер. Мин дә бит шул бәхетем аша табышларга юлыгам... Ә табышлар ул – иртән, дәресләр башланганчы ук, хәлләремне белешүче, ерактан ук елмаеп килүче, ашыгып дәресләремә керүче укучыларым; бүгенге буынга белем серләрен ачарга дип, минем белән янәшә баскан кичәге шәкертләрем – бүгенге укытучылар. Мондый уңышларга ирешү өчен мин белем бирүдә нинди ысуллар кулланганмын соң?
Әлбәттә, эшемне гуманлыкка нигезләнгән фәлсәфәгә кора, балага җайлашуның дөрес юлын сайлый белүем миңа уңай нәтиҗәләр китерә. Шулай ук мин педагогик технологияләрне укытуның иң нәтиҗәле юлларын эзләүче фән тармагы мәгънәсендә дә, укытуда файдаланырга тәкъдим ителә торган принциплар, ысуллар, чаралар берлеге төсендә булуын да аңлап эш итәм. Нәкъ менә яңа технологияләр фәлсәфәсе укучы шәхесенә якын килеп эшләүне таләп итә. Моңа ирешү өчен фикерне кызыклы эчтәлеккә кора белергә, төрле укыту алымнары һәм формалары кулланып, көтелгән нәтиҗәгә килергә мөмкин. Әлеге табышларны әледән-әле яңартып, заман сулышы өреп тормасаң, алар сүрелергә дә мөмкин. Әмма, юк... табышларны югалтуга урын юк! Көн саен диярлек яңалык туып тора, укыту алымнары көннән-көн камилләшә. Белем бирү дәрәҗәсен үстерү максатыннан, компьютер программалары, интернет мөмкинлекләренә нигезләнеп инновацион технологияләрне куллану – моңа ирешүнең төп чаралары.
Укытучы һәр баланы аңлап эш йөртергә тиеш. Бүген ата-улны, ана-кызны белмәгән болгавыр заманда җиңел эшме бу? Гомумән, мөмкинме бу? Мин әнә шул сорауларга җавап табарга, аның юлларын белергә тиеш. Болары да минем бурыч. Заманнан калышмыйча алга бару, һәр адымны алдан уйлап, артымнан килүчеләргә туры юл күрсәтү – минем җаваплылыкта. Һөнәри биеклеккә үрләгән саен үземне тулыландыра гына барам. Нәкъ Такташча:
Менгән саен җирнең матурлыгын,
Яктылыгын күбрәк күралдым, – дия алам.
Белем алуның чикләре булмаган кебек үк, һөнәреңнең остасы булуның да чикләре юк. Ялкауланмаска, алга барырга, фән үсешенә өлешеңне кертүдән курыкмаска өйрәнергә. Үз хезмәтең белән әйләнә-тирәдәгеләргә шатлык китерергә, ярдәм итәргә. Илемә хезмәт итү – минем гражданлык вазифам.
Мин бик гади кеше – мин бары тик укытучы. Ләкин үз укучыларым өчен мин – галим дә, җырчы да, рәссам да, тылсымчы да. Әнә шул сәләтләргә үзеңдә урын биргәндә генә син камилләшәсең, үсәсең, баейсың. Алдымда татар теле һәм әдәбиятын укытуның үзем төзегән моделе. Бу да бит минем табышларымның берсе. Аның үзәгендә шәхес тора. Аны һәрьяктан кояш нурлары сыман үзенә тартып торучы эш төрләре (дәрес, сыйныфтан тыш чаралар, факультативлар, олимпиадалар, экскурсияләр, тәрбия сәгатьләре, түгәрәкләр, сөйләм һәм язма сөйләмне үстерү, электив курслар, төрле сыйныфтан тыш чаралар) чолгап алган. Алар аны җылыта, алга таба омтылдыра, үстерә. Теге яки бу теманы ачу өчен, төрле эш формаларын дәвамлы куллану ишетеп, күреп, язып истә калдыру мөмкинлеген бирә. Кояштан аерылган үсемлек тиз корый, хәтта үлә дә. Ә инде кояш бер генә яктан җылытса, ул авышып, зәгыйфьләнеп үсә. Шуңа күрә бала шәхесенә һәрьяклап кагылырга кирәк. Ә санап кителгән чаралар безнең “язын чәчкән орлыкларны” тукландыра, югарыга чакыра, ныклы тамыр җәйдерә һәм көзен “җимешләрен” бирә.
Укытучы буларак табышларга ия булу – зур мәртәбә. Бары тик шундый мөгаллимнәр генә үзеннән соң эз калдырырга, килгән буннар да сокланырлык гамәл кылырга сәләтле. Ә минем бүген яшьләргә әйтер сүзем, калдырыр мирасым бар. Бу мирас – минем кичәге укучыларым – бүгенге укытучылар. Укучыларымның йөрәк түрендә телебезгә, әдәбиятыбыга, милләтебезгә карата мәхәббәт уята алу, шуның нәтиҗәсендә уңышларга ирешә алу – минем иң зур табышымның берсе булып тора! Чөнки минем укучыларым – бүген үзләре мөгаллимнәр. Димәк, мин туры юлда, мин – чын укытучы. Бүгенгедән киләчәккә миннән калучы әлеге мираслар – минем педагогик осталыгым аша туган табышларым.
Иҗади эшемне үзе дә укытучы булган шагыйрә Клара Булатованың “Шәкертләремә” шигыре белән тәмамлыйсым килә:
Кәефемне күпме бозды болар, үзәгемә күпме үттеләр!..
Тик һаман да җанга якын шулар – минекеләр, үземнекеләр.
Минекеләр, үземнекеләр шул, “үземнекеләр” дип үстерәм.
Үземнекеләр” дип гаеплим дә, “үземнекеләр” дип кичерәм.
Көннең ямен, тәмен, борчуларын, тик шулардан җыям, таратам.
Плюс-минусларын бергә кушып, үземнеке итеп яратам.
Эссе
Мин – Укытучы
Барыбыз да Сезгә гашыйклар без.
Сез тормышны дөрес аңлыйсыз.
Философлар кебек фикерлисез,
Яңалыктан читтә калмыйсыз....
Ябылмый калган ишектән шигырь юллары ишетелә. Унберенчеләр чыгарылыш кичәсенә әзерләнә. Сиздерми генә читтән күзәтәм. Һәрберсе үзенчә җитди, бераз олыгаеп киткәннәр. Яхшылабрак карасаң, шул ук шаян, тиктормас укучылар. Ниләр генә кичермәдек... Араларында һәрберсе -кабатланмас бер шәхес. Кулымдагы альбомны ачам. Күзләр... Алар мине кабат 5 класста укыган вакытка алып кайта. Хәтеремнән бер-бер артлы сораулар тезелеп үтә..
-
Апа, чит илдә яшәүче татарлар да Тукай шигырьләрен беләләрме?
-
Беләләр, Ленар, һәм сезнең кебек үк яттан да өйрәнәләр.
-
Миңа Нәҗип ошамады, бигрәк кире малай ул.
-
Ә сезнең Шүрәлене күргәнегез бармы?...
Мең дә бер сорау. Әнә шулар бүген мәктәп тәмамлый. Алда чыгарылыш кичәсе. Бәйрәмдә аларны котлыйсы булыр. Ниләр сөйләрмен икән? Әнә шундый уйлар белән хәтер китабын актарам...
-
Апа, үзегез язган нәсерне укып күрсәтегез әле. Руслан кайбер җирләрендә басымны дөрес куймый бугай...
Кабат мине уратып алганнар, сизми дә калганмын.
-
Ярый укыйм, тыңлагыз.
...Батырлары белән шанлы минем халкым. Сылулары белән дан тота. Татар көрәшчеләре, туфракта эзләре калган баһадир илчеләре, тарихта сүзләре калган олпат затлар – акыл ияләре белән мактала минем халкым. Халкым минем - төрки кавемнән. Димәк, курку белмәс, һәрчак алга барыр, изге эшләр кылыр, үрнәк булыр...
Мин - татармын! Кол Галиләр, Мөхәммәдьярлар, Кол Шәрифләр нәселеннән. Татар улы! Бәхтияр һәм Батыршалар, Муса Җәлил, Әхмәт Симай һәм Абдулла Алишлар... Соклангыч һәм курку белмәс бу геройлар.
Горур халкым! Тарихларга язылып исемең калган, йөргән җирдә җыр-моң булып даның калган. Шушы юлдан халкын җитәкләп баручы Фәритләрең, Минтимерең, Илсурларың бар синең. Мин – яшь буын – синең дәвамчың. Баскан адымыбызны барлап торучы чал Иделем, туры юлны күрсәтүче Кол Шәрифем һәм һәрчакта кисәтергә әзер булган Сөембикәм бар минем. Чал тарихта эзле булган, бар халыкны үзенә караткан мең яшәр туган калам – Казанымда гомер сөрәм. Кичә булдым, бүген мин бар, иртәгә дә булачакмын!
-
Менә шулай. Ягез, хәзер сезне тыңлыйм.. дисәм...– ах, наяннар, инде таралып та беткәннәр. Чү, бу бит алар тавышы. Кызлар җырлый.
Ләкин миннән бик күп алдан килеп:
- Хуш киләсең, әйдә-әйдә, - диеп,
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,
Укытучы апам көткәнне...
Никадәр хәтирәләр... Болар бар да артта калган. Берничә чыгарылыш укучылары белән берничә тапкыр яшәреп, шулкадәр үк олыгаелган. Димәк, мәгариф өлкәсендәге үсеш юнәлешенә дә шул еллар санынча үз өлешемне керткәнмен. Бүген илебез белән бергә мәгариф тә үзгәрешләр алдында. Укытучы шәхесенә ил зур таләпләр куя. Шунсыз була да алмый. Чөнки без алдынгы технологияләр белән бергә атлаучы укучы шәхесе белән эш йөртәбез. Алар инде бала гына түгел, һәрберсе аерым шәхес. Әнә шул шәхесне киләчәк кешесе итеп әзерләү - минем дә бурычым. Бу – бик җаваплы эш. Ә киләчәк кешесе нинди булырга тиеш? Аны тәрбияләү, белем бирү өчен мин ниләр эшли алам? Гомуми бөтенлеккә ничек ирешергә? Нинди дәресләр үткәрергә? “Яхшы” укытучы нинди була һәм ул исемгә ничек ирешергә?
Мин әнә шул һәм башка бик күп сорауларга җавап бирү өчен яшим, эшлим һәм белемемне камилләштерәм. Иң яхшы дәресләрем әле алда, мин моңа ышанам!
![]() Water Droplets | ![]() Budding Tree | ![]() Fallen Apples |
---|---|---|
![]() Cherry Blossom | ![]() Ray of Light | ![]() Bloom |
![]() Dew | ![]() Tranquil forest | ![]() Lilly Pond |
Мин – укытучы. Татар теле мөгаллиме. Туган җирем – Татарстанымның киләчәк буынын тәрбиялим. Әби-бабаларым рухын, гореф-гадәтләрен, яшәү рәвешләрен укучыларыма җиткерәм. Мин – мөгаллим – белем бирүче. Үз телемнең бүгенгесен саклап, киләчәктә аны үстерү юлларына төшендерүче. Укытучы буларак хезмәтне яратучы, үз һөнәремне башка һөнәрләрдән өстен куючы. Күпме тырышырга, көч куярга кирәк булды миңа моның өчен. Үзем генә беләм. Өем-өем китаплар, йокысыз төннәр... Кешене үзгәртү мөмкин түгел, мин моны яхшы аңлыйм. Ә тәрбияләү, шуның аша нәтиҗәләр, уңышларга ирешү. Бу – минем узган юлым.
Укытучы! Беренче карашка гади бер һөнәр иясе кебек тоелса да, тирәнрәк фикерләсәң, бу сүздә никадәр мәгънә ята! Укытучы – ул тәрбияче, икенче ана, белем серләренә төшендерүче, тормышка әзерләүче, киңәшче... тагын бик күп эш-гамәлләргә ия булган Кеше. Бала күңеленә нинди орлык салырга кирәклекне эзләү дә – минем бурыч. Чын яхшылык күзгә күренмичә, тыйнак кына эшләнә. Укытучы – вакытын аямыйча әнә шундый изге эшне үтәүче.
Мин – Укытучы! Балага рухи һәм әхлакый тәрбия бирүче. Юкка гына Ризаэддин Фәхреддин: “Укытучылык – иң бөек һәм иң изге бер хезмәт урыныдыр ки: бу юлда никадәр мәшәкать тартылса да, аларның барысы да рәхәтлеккә хисапланылса – урынлыдыр...” – дип язмаган.
Укытучы буларак минем коралым бер генә: белемемне сүз аша эшкә җигү. Укучым күңеленә үтеп кереп, аның фикерен, акылын тупларга булышам, һәр дәресемне аны уйландырырлык итеп төзергә тырышам: яхшысын ул алсын, начарын таный һәм аера белсен. Бу – минем бурыч. Милли мәгарифтәге заманча сулышны тоеп укучыларны яңача яшәү серләренә өйрәтүче, дөньяны өр-яңадан ачарга булышучы мин.
Нәрсәгә тотынсаң да, акылыңа таян һәм
эшеңнең нәтиҗәсен күз алдында тот.
Хәдис




