Хәмидуллина Люция
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

КАЗАН шәһәре Совет районының 169 нчы урта мәктәп укытучысы
Иртәгәгә карый бел, киләчәк өчен эшлә!
Хөрмәтле дуслар, сезнең белән интернет челтәре аша аралаша алуыма шатмын. Сайтка карата үзегезнең фикер, тәкъдим һәм киңәшләрегез белән дә уртаклашырсыз дигән теләктә калам. Сайтны үземнең эш тәҗрибәм белән уртаклашу һәм сезнең белән турыдан-туры аралашу максатыннан булдырдым. Үзегез өчен файдалы булган кулланмалар таба алсагыз, мин шат булырмын. Һәрберебезгә куйган максатларыбызга ирешеп яшәргә язсын. Сау-сәламәт булыйк.
Галерея


Чын хакыйкатъ бәхәстә табыла. Кеше хәтере, кара такта һәм акбур төп укыту технологиясе булган заман узды. Әмма әнә шул классик технология ничәмә-ничә буынга белем биргән, җиһанны таң калдырырлык ачышлар ясардай галимнәр тәрбияләгән. Заманалар үзгәрде, уку-укыту методлары камилләште, яңа технологияләр барлыкка килде. Кеше хәтерен компьютер процессорлары, кара тактаны интерактив такталар, акбурны клавиатура алмаштырды. Ә Укытучы шәхесе үз урынында кала бирә. Ул – алыштыргысыз. Әмма шунысын истән чыгармыйк: заманнан артта калмас өчен, замана баласы белән “бер телдә” сөйләшү өчен укытучы туктаусыз эзләнергә, өйрәнергә тиеш. “Ел укытучысы”, “Мастер класс” бәйгеләрендә, күренекле шәхесләр исеме белән бәйле төрле дәрәҗәдәге конференцияләрдә, укуларда синең дә фамилияң тиешле урынын алып яңгыраш тапсын дисәң эшләргә дә эшләргә кирәк. Вакыт агышын берәү дә күрми. Бары тик сәгать теле, кыңгарау чыңлавы, олыгайган укучыларың, чал кергән чәчләрең генә еллар узганын искәртә. Укытучы югарыда санап кителгән сәләтләргә ия булганда гына бүгенге заман укучысы белән уртак тел табарга мөмкин. Уртак эшләрнең нәтиҗәләре һәрчак уңышлы була, шуңа омтылыйк.
![]() Water DropletsDescribe your image here | ![]() Budding TreeDescribe your image here | ![]() Fallen ApplesDescribe your image here |
---|---|---|
![]() Cherry BlossomDescribe your image here | ![]() Ray of LightDescribe your image here | ![]() BloomDescribe your image here |
![]() DewDescribe your image here | ![]() Tranquil forestDescribe your image here | ![]() Lilly PondDescribe your image here |
Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар телен һәм әдәбиятын укытуда алдынгы технологияләргә нигезләнү
Мәгариф системасына бүгенге җәмгыять зур таләпләр куя. Яңа технологияләргә нигезәнү, укытуның сыйфатын яхшырту, сыйфатлы белем бирү – бүгенге көн мәктәбенең төп бурычы. Россия Федерациясенең Мәгарифне үзгәртеп кору концепциясе критик фикерләүче шәхес тәрбияләүне төп максатларның берсе итеп тәкъдим итә. Белем бирү системасында бу төшенчә стандарт булмаган фикерләүне, укытуның иң югары дәрәҗәдә камилләшүен таләп итә. Укыту эшчәнлегенең икеяклы процесс булганлыгын истә тотсак, укытучы шәхесенең ни дәрәҗәдә белем байлыгына ия булырга тиешлеген күзалларга мөмкин. Чөнки төрле өлкәләрдә үзлегенннән белем алып, аны тормышта куллана алучы укучы шәхесе белән эш алып барабыз.
Критик фикерләү технологиясен тәкъдим итүче галимнәр әлеге юнәлешнең күп төрле һәм киң кырлы нәтиҗәләрен ассызыклыйлар.
Бу технология укучыга нәрсә бирә:
-
мәгълүматның кабул итү тәэсирен көчәйтә;
-
кызыксыну уята;
-
критик фикерләргә этәрә;
-
җаваплылык, үзаң формалаштыра;
-
белем алуның сыйфатын күтәрә;
-
бергәләп эшләтә;
-
үзеңне замана белән бергә атлаучы шәхес итеп тоярга мөмкинлек бирә.
Критик фикерләү технологиясе укытучыга нинди мөмкинлекләр ача:
-
класста ачык һәм эшлекле мөнәсәбәт булдыра,
-
сыналган уку-укыту модельләрен, нәтиҗәле методларны файдаланырга этәрә,
-
үз эшчәнлеген анализлый белүне таләп итә,
-
һөнәри осталыкны ачарга ярдәм итә.
Критик фикерләү технологиясенең төп үзенчәлекләренең берсе - укучы белән укытучы арасындагы әңгәмәдә һәм укыту эшчәнлегендә тигез хокуклылык. Укытучы мәгълүмат чыганагы түгел, ә юнәлеш, юл күрсәтүче буларак карала. Ул укыту эшчәнлеген кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештыра.
Соңгы елларда проект технологиясе нигезендә белем бирү бик актуаль. Бигрәк тә югары классларда бу алым отышлы. Өлкән классларда бу юнәлеш үзен аклый да, чөнки үз алдыңа масат кую, шуны чишүгә омтылу – эзләнүне таләп итә торган эшчәнлек. Тормышта үз урынын табарга омтылган яшьләр эзләнү-тикшеренү эшенә бик теләп алына. Әлбәттә, биредә алыштыргысыз ярдәмче – фәнни җитәкче. Бүген без – мәктәп укытучылары бу эштә дә үзебезне сыный киләбез, һәм әйтергә кирәк, сынатмыйбыз. Төпле фикер, акыллы киңәшәләребез белән үзебезнең укучыларыбызга бик теләп ярдәм итәбез. Проект технологиясе нигезендә эш алып бару мәктәп укучысы шәхесенең үсешен төрле юнәлешләрдә ача. Мин аны түбәндәгеләрдә күрәм:
-
әйләнә-тирәне аңлау, үзаңны үстерү;
-
үзлектән белем алуны үстерү;
-
иҗадилыкка ирешү;
-
интеллектуаль һәм иҗади мөмкинчелекләрне үстерү;
-
фәнни күзаллауны үстерү;
-
үзең куйган көчкә ышаныч тәрбияли;
-
үзмаксатка илтү юлын ныгыта.
Югары класс укучысы - шактый үсешкә ирешкән шәхес. Иҗади-фәнни эш белән шөгыльләнү аның тел байлыгын тагын да баета, тирәнәйтә. Бу үзеннән-үзе тел өлкәсендәге лингвистик компетенция булдыруны күз алдында тота. Федераль дәүләт белем бирү стандартларының телләрне өйрәнүгә куйган төп таләбендә әлеге компетенция беренчеләр рәтендә. Иҗади эш белән шөгыльләнергә алынган укучы кирәкле мәгълүматны эзләп күп кенә белешмә сүзлекләргә, башка чыганакларга мөрәҗәгать итә. Үзен төрле яклап үстерә, камилләштерә. Үз фикерен дәлилләргә өйрәнә. Бу белем бирү стандартларының тагын бер таләбе коммуникатив компетенциянең үсешенә китерә. Стандартның өченче таләбе сөйләм культурасына ирешү аралашу барышында турыдан-туры барлыкка килергә тиеш. Чөнки тел нормаларына нигезләнергә күнеккән иҗади шәхес бу юнәлешкә үзеннән-үзе килә дип исәплим.
Фәнни-практик эш белән шөгыльләнүдә проект технологиясенә нигезләнү ике төрле юнәлешкә нигезләнә: беренчедән, дәрестә алган белемне үстерә, киңәйтә, камилләштерә, икенчедән, дәрестән тыш булган чараларны да читкә какмыйча, аларның әһәмиятен тагын да арттыра. Шул рәвешле, укыту-тәрбия эшчәнлегенең бербөтен камиллеген тәшкил итә.
Критик фикерләү технологиясе Блум ромашкасын куллануны күз алдында тота, шулай ук универсаль укыту гамәлләрен үтәүне дә үз эченә ала. Сорау бирү, ул сорауны укучының формалаштыруы, иптәшенең әлеге сорауга җавап эзләү барышы; шул бирелә торган сорауларның үз тәртибе булу, берсенең икенчесе дәвамы булып торуы; сорауларга җавап эзләгәндә укучының белгәннәрен үз башында тәртипкә китереп җавап бирергә омтылуы; фән буенча алган белемнәре белән бергә әйләнә-тирә мөхиткә дә таянып һәм башка фәннәрдән алган белемнәрен дә истә тотып җавап бирүе - дәрестә укучы эшчәнлегенең отышлы алымнарының берсе. Әлбәттә, куелган максатларның берсе - укучыларның критик фикер йөртү сәләтен үстерү. Әлеге сыйфат укуда гына түгел, ә бәлки мәгълүматны кабул итү, асылына төшенү, объектив бәя бирү, анализлау өчен тормышта да кирәк. Укучылар әлеге юнәлештә эшләгәндә, куелган сорауга җавап биргәндә уйланылган, төгәл адым ясарга өйрәнәләр. Мәгълүматны кабул итеп кенә калмыйча, аны төшенеп, аңлап, актив кулланып эш итәләр. Шулай ук критик фикерләү технологиясенең алымнары булган ПМК, БББ таблицалары нигезендә эш алып бару да каралган.
Критик фикерләү технологиясендә дәрес структурасы
Этаплар
Укытучы эшчәнлеге
Укучы эшчәнлеге
Кулланыла торган метод һәм алымнар
I стадия
Кызыксындыру
Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү,
-кызыксыну уяту,
-үзмаксат кую
алган белем һәм күнекмәләргә таянып, яңаларын кабул итәргә җирлек әзерли
искә төшерә,
мәгълүматны бер җепкә тезә,
сораулар куя
Алынган мәгълүматның исемлеген төзи: төп моментларны сөйли, схемага тезә.
-
кластерлар,
-
таблица,
-
дөрес һәм дөрес булмаган раслаулар,
-
эзлеклелеге буталган логик фикерләр,
-
проблемалы сораулар,
-
гади һәм катлаулы сораулар таблицасы.
Эш төрләре индивидуаль, парлы, төркемдә башкарыла. Бу стадиядә мәгълүмат кабатлана, системага кертелә.
II стадия
Төшенү
- яңа материал кабул ителә
кызыксындыру,
белем һәм күнекмәләргә таянып, яңаларын формалаштыра
Текстны тыңлый,
укытучы тарафыннан кулланылган метод һәм алымнарга таянып, текстны үзләштерә (тыңлый, кабул итә, кирәк моментларны билгели)
-
Инсерт,
-
Фишбоун,
-
Борт журналы,
-
Икеяклы көндәлек
Дәреснең башында куелган сорауларга җавап эзләү
Эш төрләре - индивидуаль яки парлы. Парлап эшләгәндә шәхси күзәтү һәм фикер алмашу тәртибе сакланырга тиеш. Бу стадиядә яңа материал (текст, фильм, лекция, параграф) үзләштерелә.
III стадия
Рефлексия
Уйлану,
Фикер туу,
Яңа максат һәм бурычлар кую
Укытучы беренчел фикер һәм ниятләргә кайта;
кирәк дип тапса, үзгәреш кертә; яңа үтелгән материал буенча иҗади һәм тикшеренү, гамәли биремнәр бирә
Укучы ике мәгълүматны (“иске” белән “яңа”) чагыштыра
- таблица, кластерлар тутырыла;
- төп фактлар арасында бәйләнеш ачыклана;
- терәк сүзләр, дөрес һәм дөрес булмаган раслаулар;
- сорауларга җавап;
- түгәрәк өстәл;
-
дискуссия;
-
иҗади язма эш.
Эш төре - индивидаль, парлы, төркемдә. Материалны анализлау, иҗади эшкәртү, интерпретацияләү.
Яңа технологияләр куллану укуга кызыксыну уяталар, иҗади эзләнүне активлаштыралар, фикерләү сәләтен үстерәләр. Алым һәм методлар төрлелеге максатка ирешү чарасы булып тора. Иң мөһиме - укытучы үзенең эш нәтиҗәсен укучыларының уңышлары аша күрә.
Кулланылган әдәбият:
1. Заир-Бек С. И., Муштавинский И. В. . Развитие критического мышления на уроке. М. : Просвещение, 2011. 223 с.
2. Федеральный государственный образовательный стандарт среднего (полного) общего образования. М. : Просвещение, 2013. – 63 с.
3. Асмолов А. Г.,. Бурминская Г. В, Володарская И. А. и др. Формирование универсальных учебных действий в основной школе: от действия к мысли. М. : Просвещение, 2011. 159 с.
4. Мәхмүтов Хуҗи. Язылмаган кануннар. Казан, 1995.
5. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Өч томда. Казан, 1978, 1979, 1981.