top of page

Киров районы 15 нче татар гимназиясенең

югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л.С.Дәүләтгәрәева төзегән авторлык программасына

б ә я л ә м ә

15 нче татар гимназиясе укытучысы Л.С.Дәүләтгәрәеваның 5-11 нче сыйныфлар өчен төзегән әдәбият укыту программасы белән таныштым. Программага тупланган әдәби әсәрләр укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып  аерым бер тәртиптә төзелгән.

Эш әчтәлегендә шулай ук дәүләт стандартларына җавап бирү әһәмияте дә күз алдында тотылган. Әдәбият теориясеннән белемнәрне искә төшерү һәм ныгыту өчен дәресләр бүленеше күрсәтелгән. Программа әдәби әсәргә анализ ясап теория ярдәмендә эчтәлек табу структурасына нигезләнгән.

Программа укучыларга белем һәм рухи тәрбия бирүне, матурлыкка өйрәтүне максат итеп куя.

НӘТИҖӘ. Гомумән, югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л.С.Дәүләтгәрәева төзегән авторлык программасы методик һәм педагогик яктан барлык таләпләргә дә туры килә.

 

ТДГПУы доценты, ф.ф.к.                                                 Г.Ф.Харисова

 

 

Казан шәһәре Киров районының татар телендә гомуми белем бирүче 15 нче гимназиясе гомуми белем муниципаль учреждениесе

 

«Мәгарифтә 50 инновацион идея» Авторлык программалары һәм укыту-методик әсбапларының VIII республика конкурсы

 

 

Урта мәктәпнең 5-11 нче класслары өчен  әдәбияттан авторлык программасы

 

Төзүче: Дәүләтгәрәева Люция Сәетгәрәй кызы, татар теле һәм әдәбияты фәненнән югары квалификацион категорияле укытучы

 

Фәнни редакторы –   Харисова Ч.М., ТДГПУ профессоры, п.ф.д, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган укытучысы, К.Насыйри премиясе лауреаты

Рецензентлар –           Харисова Г.Ф., ТДГПУ доценты, ф.ф.к.

                                      Садыкова Ф.С., 15 нче гимназиянең югары квалификацион категорияле директор урынбасары, Татарстанның атказанган  укытучысы

 

Казан, 2010 нчы ел МОУ «ТАТАРСКАЯ ГИМНАЗИЯ №15» КИРОВСКОГО РАЙОНА ГОРОДА КАЗАНИ

 

VIII конкурс авторских программ и учебно-методических пособий «50 инновационных идей в образовании»

 

Авторская учебная программа для 5-11 классов  по татарской литературе для татарских школ

 

Составитель:

Давлетгараева Люция Саетгараевна, учитель татарского языка и литературы, высшей квалификационной категории

 

Научный руководитель: Харисова Ч.М., д.п.н., профессор ТГГПУ, заслуженный деятель науки РТ, заслуженный учитель РТ,

лауреат премии им К.Насыйри

 

Рецензенты:1) Харисова Г.Ф., к.ф.н., доцент ТГГПУ 2) Садыкова Ф.С., заместитель директора гимназии №15 высшей квалификационной категории, заслуженный учитель РТ.

 

Казань – 2010

Урта мәктәпнең 5-11 нче класслары өчен әдәбият программасы

Аңлатма язуы

Бүген татар әдәбиятын укыту методикасы эзләү, эзләнү чорын кичерә. Илдә барган, үзгәреш-яңарышлар мәгариф өлкәсенә дә үтеп керде. Сәнгать белән бәйле предметлар бу яңалыкны тиз сизде. Чөнки фикерләү аша тормыш – чынбарлыктагы вакыйгаларны өйрәнү, аларга бәя бирү чын сәнгать төре булса да, шул рәвешле әдәби әсәрне өйрәнү бик күпләргә җитенкерәми. Әдәбиятны сүз сәнгате буларак укыту, әсәрдәге матурлыкны, камиллекне, шәхеснең үсештәге эзләнүләрен үзәккә кую, матур әдәбиятның сәнгатьлелек дәрәҗәсен күтәрә. Татар мәктәпләренең 5-11 нче классларында эшләү өчен төзелгән татар әдәбиятын укыту программасы Борынгы һәм Урта гасырлардан алып бүгенге көн әдәбияты үрнәкләрен дә төрле классларда тарихи җирлектә өйрәнүне күз алдында тота. Программада 5-9 нчы классларда атнага 2 сәгать, 10-11 нчы классларда атнага 3 сәгать исәбеннән дәрес темалары бүленеп күрсәтелгән.

Башка программалардан аермалы ягы шунда: бәйләнешле сөйләм үстерү (сөйләм үстерү), инша язу, әдәбият теориясеннән белем бирү, дәрестән тыш уку өчен әсәрләр тәкъдим итүгә дә сәгатьләр саны күрсәтелгән. Укытучыга уңайлы булсын өчен, сәгатьләр саны  һәр чирек өчен дә бүленгән, ягъни чирек дәвамында өстәмә дәрес  темаларын эзләп вакыт уздырмый гына белем бирүне күз алдында тота. Иҗади үсеш технологиясендә тәкъдим ителгәнчә, күп кенә әдәби әсәрләрне дәрестән тыш өйрәнү, ягъни дәрескә укып килү дә мөһим. Халык авыз иҗатының мифологиягә нигезләнүе мәгълүм. Ә халык авыз иҗаты татар әдәбиятының нигезен тәшкил итә. Шушы өлкәдә фәнни шөгыльләнүем сәбәпле, белем бирүдә дә әлеге юнәлешкә игътибар итәм.

Программа төзегәндә, бигрәк тә 5 нче класста узыла торган әсәрләрне әлеге яссылыктан чыгып та анализлау күз алдында тотыла. Программа яңа үзгәрешләрне истә тотып төзелде. Укучыны иҗади фикерләргә өйрәтү дәүләт стандартының мөһим таләбе булып тора. Биредә иҗади фикерләү һәм язу күнекмәләрен үтәү максатыннан уздырыла торган сәгатьләр саны күрсәтелгән. Әдәбият укыту программасының нигезендә әдәби әсәр белән эшләргә – аны  укырга, аңларга, фикер йөртеп бәя бирергә һәм гомуми нәтиҗә ясый белергә өйрәтү ята. Әлеге программа әдәбият укытучысы һөнәре буенча махсус әзерлекле, фән буларак әдәбият укыту методикасының асылын, укыту предметы буларак әдәбият, аның бурычлары, принциплары һ.б. белән яхшы таныш булган, укытуда шактый тәҗрибә туплаган укытучыларга аерым чикләр билгеләми. Ягъни, программада темалар сәгатьләргә бүленсә дә, күрсәтелгән вакыт укытучы өчен мәҗбүри үтәү нормасы түгел. Теманы үзләштерү дәрәҗәсеннән чыгып, укытучы аны өйрәнү вакытын кыскарта яки озынайта да ала. Күрсәтелгән аерым сәгатьләрдә язучыларның иҗатына тулы белешмә бирү күздә тотылмый. Шул ук вакытта, өстәмә материаллардан файдаланып тулырак мәгълүмат бирү мөмкинчелеген дә кулланырга мөмкин.

Матур әдәбиятның бурычы – әсәрне бала күңеленә сеңдерү, аның мәгънәсен, матурлыгын табу, шуның аша тәрбия бирү, алга таба да укуга ихтыяҗ тудыру. Программа төзегәндә әсәрләр әнә шул бурычларны күздә тотып сайланылды, асылда, тарихилык принцибына нигезләнеп төзелде. Укучыларга эстетик тәрбия бирү дә мөһим чара. Сүз сәнгатенең башлангыч чоры булган фольклордан башлап бүгенге көн әдәбиятына кадәрге вакытны тулысынча колачлап алу мөмкин булмаса да, программа шул тәртипкә нигезләнгән.

           Төзүче –  Дәүләтгәрәева Л.С., татар теле һәм  әдәбияты фәненнән  югары квалификацион категорияле укытучы.

Фәнни редакторы –Харисова Ч.М., ТДГПУ профессоры, п.ф.д, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган укытучысы, К.Насыйри премиясе лауреаты.

Рецензентлар – Харисова Г.Ф., ТДГПУ доценты, ф.ф.к.

Садыкова Ф.С., 15 нче гимназиянең югары квалификацион категорияле директор урынбасары, Татарстанның атказанган  укытучысы.

 

5 нче класс (68 сәгать)

Халык аваз иҗаты

 

Халык авыз иҗатының мифологиягә нигезләнүе, халыкның ышанулары. Мифологик образлар. (Убыр, Су анасы, йорт иясе, Алпамша, Албасты, Шүрәле һ.б.) турында төшенчә. (1сәг.)

Әкиятләр

 

Әкиятләрнең тематик яктан бүленеше. Фантастик, тылсымлы, хайваннар турында,тормыш-көнкүреш әкиятләре. Алар арасындагы аермалар. (1сәг.)

“Таңбатыр” әкиятен уку, сөйләү. Кабатлаулар табу. Чагыштырулар табу. (2сәг.)

Таңбатыр образына бәя бирү. Мифологик мотивларны табу. Чынбарлыктан чыгып бәя бирү, сюжетын кыска итеп сөйләү. (2сәг.)

 “Гөлчәчәк” әкиятен уку, образга бәя бирү. Мифологик образларны табу. Образлардагы гомуми сыйфатларны бәяләү. Персонаж төшенчәсен бирү. Конфликт табу. (1сәг.)

 

Мифлар

 

Тавык. Нәркәз чәчәге. Песи. Дөреслек. (1сәг.)

Әсәрләргә салынган тирән мәгънә. Сурәт һәм вакыйгаларның матурлыгы. Татулык, дөреслек, гаделлек, горурлык сыйфатларын бәяләү. Мифларны чагыштыру һәм алар арасындагы үзара охшашлыкны табу (1сәг.)

 

Мәзәкләр

 

“Ишәк өстендә”, “Шайтан ни төсле?”, “Былтыргы А”, “Бәхетле”, “Балыкчы”, “Кичке аштан соң”, “Улы һәм атасы”. Мәзәкләрне уку, сөйләү, эчтәлеккә салынган мәгънәне табу. (1сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү сәгате. Мифлар, әкиятләр, мәзәкләр хакында белемнәрне гомумиләштерү. План төзергә өйрәнү. Инша язарга әзерлек. (1сәг.)

Инша өчен якынча тема: Дөреслек нинди була? (1сәг.)

Өйрәнгәннәрдән чыгып, әдәбият теориясен кабатлау. Бәя бирү. Сыйфат табу. Мәгънә билгеләү. Кабатлаулар. Чагыштыру. Каршылык. Конфликт. Персонаж. Каршы яклар. Сюжет (1сәг.)

 

Габдулла Тукай иҗаты

 

“Исемдә калганнар” Чәчмә әсәрне өлешләргә бүлү, вакыйгаларда бәхет, шатлык, кайгы, зар, кимсенү хисләре. Автор Тукай һәм кечкенә Габдулла образлары. Әсәрдәге яхшылык, изгелекне табу. Автобиографик, биографик әсәрләр турында төшенчә. (3сәг.)

“Шүрәле” поэмасын уку, сөйләү. Образларга бәя бирү. Тапкырлык сыйфатын табу. Чагыштыру, эпитетлар. (1сәг.) Өзекне ятлау.

Сәнгатьле сөйләү. (1сәг.)

“Пар ат” Лирик герой төшенчәсе. Лирик геройның омтылышлары, өметләре. Хис-кичерешләре, уй-фикерләре. Шигъри сөйләм төшенчәсе (1сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү сәгате. План төзеп инша язу. Темалар: Мин шулай уйлыйм. (Г.Тукай турында уйланулар). Изгелек яхшы гамәл (1сәг)

Әдәбият теориясен кабатлау. Автография, биография, эпитет, лирик герой, чәчмә әсәр, шигъри сөйләм. (1сәг.)

 

Фатих Әмирхан иҗаты

 

Язучы турында белешмә. ”Нәҗип” хикәясенең сюжеты. Хикәя төшенчәсен бирү. Персонажларга хас сыйфатлар. Күңел дөньясы, кимсенү, мактау, рәнҗү, мифик күзаллау. Хикәя турында төшенчә. (3сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Үпкәләү һәм рәнҗетү. (1сәг.)

 

Галимҗан Ибраһимов иҗаты

 

Язучының иҗат биографиясе (1сәг.).

“Алмачуар” повесте. Повесть төшенчәсен бирү. Повестьта вакыйгалар табу, темаларын билгеләү. Уртак темаларны төркемләү. Әсәр эчтәлеген ачу өчен персонаж бәясен һәм автор бәясен табу. Пейзаж турында төшенчә. (4сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Инша язу өчен темалар:

1) Закир кичерешләре.

2) Чаптар ат ниләр уйлый? (1сәг.)

 

Һади Такташ иҗаты

 

”Мокамай”. Мокамай үлеменең авторга тәэсире. Өлешләргә бүлеп бәйләнеш табу. Метафораны билгеләү (урман, каен, камыш, усак шаулавы). Авторның дустына мәхәббәте, үкенеч хисләре, дуслыкка тугрылык хисләре. (1сәг.)

“Урман”. Туган якка мәхәббәт хисләре. Туган илгә мәхәббәтне сурәтләүдә юмор куллануы, аның сәбәпләрен ачу. “Пи-би-би-бип”. Туган якның матурлыгы. Әсәрдәге каршылыкны табу. Гади күренешләрнең макталуы, аның сәбәпләре. Шәфкатьлелек, игелеклелек, милли сыйфатлар. (1сәг.)

 

 

 

 

Әмирхан Еники иҗаты

 

“Курай”. Әсәрнең халык иҗаты белән уртаклыгы. Курай һәм курайчы образы: моңның кеше күңеленә тирән тәэсире. (2сәг.)

“Бала”. Әсәрне уку. Сюжетын сөйләү. Вакыйгалар табу. Солдатның эчке дөньясын ачу. Игелеклелек, мәрхәмәтлелек, җаваплылык сыйфатларын табу. (2сәг.)

 

Гадел Кутуй иҗаты

 

“Сагыну”. Лирик герой кичерешләре. Туган ил образының бирелеше. Нәсер турында төшенчә. Инверсия. (1сәг.)

“Сагыну” нәсереннән өзекне сәнгатьле уку. (1сәг.)

“Рөстәм маҗаралары” Рөстәмнең холкы, аңа хас сыйфатлар. Ырымнар һәм ышануларның нәтиҗәсе. Халык мифологиясе белән бәйләнеше. Әсәрнең әкиятләр белән уртак һәм аермалы яклары. Фантастик әсәрләр турында төшенчә. (4сәг.)

Әдәбият теориясен кабатлау. Нәсер жанры. Инверсия, фантастик әсәрләр. (1сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Инша язу. Хыяллар һәм чынбарлык. (1сәг.)

 

Муса Җәлил иҗаты (1сәг.)

 

“Җырларым” шигырен өйрәнү. Патриотик хис. Ышаныч, өмет (1 сәг.).

“Ана бәйрәме”, “Кызыл ромашкалар” Предмет һәм табигатьне җанландыру, батырлык, фидакарьлек, фаҗига, драмотизм. Рифма турында төшенчә. (2сәг.)

Сәнгатьле уку. Шигырьне яттан сөйләү.

“Мәхкүм” шигыре. Мәхәббәт дәрәҗәсен табу. Улын кызгану хисләренең өстенлек итүе. (1сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Инша язу. Темалар: батырлык турында уйлану. Мәхәббәт һәм нәфрәт. Туган илне саклау – ир-егетләр бурычы. (1сәг.)

 

Фатих Кәрим иҗаты

 

Шагыйрь турында белешмә.

“Үлем уены”. Нәни солдатның тапкырлыгы. Сурәтләүдә юмор куллану. (2сәг.)

“Кыр казы”, “Сибәли дә сибәли” шигырьләрен өйрәнү. Лирик герой хисләре. Кыр казы образы. Табигать күренешләренең лирик герой хисләре белән уртклыгы. (2сәг.)

 

 

 

Абдулла Алиш иҗаты

 

Язучы иҗаты турында белешмә. Әсәрләре турында белгәннәрне сөйләү. (1сәг.)

Язучының балалар өчен язылган әкиятләрен укып халык авыз иҗатына якын якларын ачыклау (1сәг.)

“Көтмә инде, көтмә” шигырендә хис. Кайгы дәрәҗәсе, юану хисләре. Өлешләр арасында бәйләнеш. (1сәг.)

 

Габделхәй Сабитов иҗаты

 

Белешмә.

“Ярсулы яз” хикәясе. Мәктәп тормышын сурәтләү үзенчәлекләре. Укучы һәм укытучы мөнәсәбәтләре. Сурәтләү үзенчәлекләренең төрлелеге. Авыл тормышына гына хас сыйфатлар. (3сәг.)

 

Шәүкәт Галиев иҗаты

 

“Чабалар”, “Атлап чыктым Иделне”, “Бау”, “Борынга салкын тию сәбәпләре”, “Озын таяк”, “Кем белә?”, “Һәркем әйтә дөресен”, “Надан”, “Рәхмәтләр хакында”, “Борау”, “Озак яшәүнең сере”. Шигырьләрдә каршылык, персонажлар төрлелеге, тапкырлык, шаянлык, мәгънә, юмор һәм сатира, метафора һ.б.аша әсәр эчтәлеген ачу. (3сәг.)

Шагыйрьнең бер әсәре буенча сәнгатьле уку. (1сәг.)

 

Нәкый Исәнбәт иҗаты

 

Н.Исәнбәт иҗаты турында белешмә (1сәг.)

“Хуҗа Насретдин” комедиясе. Халык авыз иҗаты белән уртаклыгы. Төп геройга хас сыйфатлар: җорлык, тапкырлык, акыл көче, зирәклек. Образның халык телендә бүген дә кулланылышы, халыкчанлыгы. Комедия жанры турында төшенчә. (4сәг.)

Әдәбият теориясен кабатлау.

Йомгаклау. Әдәбият укып ни белдем? Иҗади эш. (1сәг.)

 

Мөстәкыйль уку өчен әсәрләр.

 

1) Әкиятләр.

2) Мостай Кәрим “Озын озак балачак”

3) Садри Җәләл “Яз”,

4) Ибраһим Гази “Кояш артыннан киткән тургай”

5) Роберт Батулла “Ташсуар патша”.

 

 

6 нчы класс (68 сәгать)

 

Халык җырлары

 

Җырларның тематикасы. Җырларда хис дәрәҗәсе, кайгы, сагыш, шатлык, юану, хәсрәт сәбәпләре. Озын һәм кыска җырлар. (1сәг.)

“Гөлҗамал”, “Көзге ачы җилләрдә”, “Ай былбылым”, “Сабантуй”, “Әпипә” (1сәг.)

Халык көенә язылган җырлар. Аларның тематикасы. Эчтәлектәге моңсу хисләр. “Әллүки”, Г.Тукай “Өзелгән өмет”. (1сәг.)

 

Сәгыйт Рәмиев иҗаты

 

 “Уку”, “Таң вакыты”, “Авыл”, “Мин”. Шигырьләрдә лирик герой күңелендә туган матурлык тантанасы, тормыш ямьсезлеген капма-каршы сурәтләү әсәр аша тапшыруы, хыял чынлыгына ирешү теләге. (2сәг.)

 

Хәсән Туфан иҗаты

 

Х.Туфан иҗаты тормышы турында белешмә. (1сәг.)

“Киек казлар”, “Кайсыгызның кулы җылы”, “Аралагыз мине”, “Гөлләр инде яфрак яралар”, “Иртәләрем кичләрем”, “Илдә ниләр бар икән?”, “Чәчәкләр китерегез Тукайга”. Бу әсәрләрдәге фәлсәфә, драматизм, хисләр киеренкелеге. Кабатлау алымының үзенчәлекләре. Строфалар бирелешендә үзенчәлекләр. (3сәг.)

Әдәбият теориясе. Шигырь төзелеше. Строфа. Лирик герой төшенчәләре. (1сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Иҗади эш. Х.Туфан иҗаты мине уйланырга мәҗбүр итте. (1сәг.)

 

Шамил Усманов иҗаты

 

“Ачылган йозак”. Горурлык, гаделлек хисе, каршылык тудыручы вакыйгалар. Әсәр исеменә салынган мәгънә. (1сәг.)

 

Галимҗан Ибраһимов иҗаты

 

Г.Ибраһимов иҗатын, тормышын искә төшерү. “Көтүчеләр”. Герой халкының сыйфатлары. Вакыйгалар арасында бәйләнеш. Әсәр исеменә салынган мәгънә. (3сәг.)

“Кызыл чәчәкләр” Повесть жанры турында төшенчә. Әсәр вакыйгалары арасында бәйләнеш. Метафора аша төп вакыйгага салынган мәгънә. Сыйнфый көрәшнең кеше язмышына тәэсире. (4сәг.)

“Кызыл чәчәкләр”дән өзекне сәнгатьле уку. Сөйләм үстерү. (1сәг.)

Г.Ибраһимов иҗаты буенча инша. Вахит язмышы. “Кызыл чәчәкләр” геройлары хаклымы? (1сәг.)

 

Кәрим Тинчурин иҗаты

 

К.Тинчурин тормышы. “Сүнгән йолдызлар”. Драма жанры турында төшенчә. (1сәг.)

“Сүнгән йолдызлар”да Исмәгыйль һәм Сәрвәр язмышлары, алар арасында конфликт. Сәрвәр һәм Надир арасындагы конфликт. (1сәг.)

Надир язмышындагы бәхет һәм бәхетсезлек. Әсәр исеменә салынган мәгънә. (1сәг.)

 

Галиәсгар Камал иҗаты

 

Г.Камал иҗаты турында белешмә. “Беренче театр”. Юмор һәм сатира турында төшенчә. (1сәг.)

“Беренче театр” комедиясендә көлке тууының сәбәпләре, вагыйгалар каршылыгы. (2сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Инша. Кеше язмышлары (драма әсәрләрендәге геройларга нигезләнеп). (1сәг.)

Әдәбият теориясе. Юмор, сатира, конфликт, драма, комедия. (1сәг.)

 

Әхмәт Фәйзи иҗаты

 

Ә.Фәйзи “Тукай”. Язучы иҗаты һәм тормышы турында белешмә. Кечкенә Апуш һәм Тукай образларына язучы биргән бәя. Тукай язмышы һәм халык язмышының уртаклыгы. (5сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Иҗади эш. Шагыйрь Тукай тормышын эзлекле күзәтү. (1сәг)

“Бал корты”, ”Кояш һәм бала”, “Тырышып укыйсым килә” Шигырьләрдә самимилек, җаваплылык, шаянлык сыйфатларының өстенлек итүе. Уен тематикасы. Халык авыз иҗаты белән аваздашлыгы. (3сәг.)

 

Ибраһим Гази иҗаты

 

И.Гази тормышы, иҗаты турында белешмә.

“Мәүлия нигә көлде?” Хикәя жанры турында төшенчә. Мәүлия образына салынган юмор, беркатлылык, мистик ышану, образының үзенчәлекләре. (1сәг.)

“Өч Мәхмүт”. Хикәядә герой холкының үзенчәлекле сыйфатлары, мактану, ышаныч аша максатка ирешү юлындагы кичерешләре. (1сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Ырымнар. Аларга ышану. Ырымнарның кеше тормышында язмыш роле. (1сәг.)

 

 

Фатих Әмирхан иҗаты

 

Ф.Әмирхан иҗаты турында белешмә. “Сәмигулла агай”. Хикәядә ялган, мактану, арттыру алымнары. Гипербола. (2сәг.)

 

Ләбибә Ихсанова иҗаты

 

Л.Ихсанова тормышы һәм иҗаты турында белешмә.

“Наил һәм Фаил”. Геройларның яшь үзенчәлекләренә хас холкы, алар ясаган хаталар. (4сәг.)

 

Мөхәммәт Мәһдиев иҗаты

 

М.Мәһдиев тормышы, иҗаты турында белешмә. “Без – кырык беренче ел балалары”. Сугыш чоры яшүсмерләренә хас сыйфатлар. “Мин” образының үзенчәлекле сыйфатлары. Әсәр теленең үзенчәлекле сыйфатлары. (4сәг.)

 

Фәнис Яруллин иҗаты

 

Ф.Яруллин тормышы, иҗаты турында белешмә. “Иң гүзәл кеше икәнсез”. Шигырьдә саналган уңай сыйфатлар, сурәтләүдәге образлылык. Соклану, ярату хисләре. “Әйбәт тә минем әби”, “Гайни”, “Ялкау ялы”. Бала холкын сурәтләү үзенчәлекләре. Беркатлылык сыйфатлары. (2сәг.)

“Ак төнбоек” хикәясе. Кешегә яхшылык эшләү, мактану, мактау һәм аның тискәре яклары. (1сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Әдәп-әхлак кайчан кирәк? (1сәг.)

Инша. Тормышта мактанчыклар күпме? (1сәг)

“Зәңгәр күктә ай коена” хикәясе. Игелеклелек һәм игелексезлек сыйфатлары, аның сәбәпләре. Яхшылык эшләү. (1сәг.)

Инша. Ай кызның яхшылыгына уңай җавап бирә. Ә начарлыкка нинди җавап алырга мөмкин? (1сәг.)

 

Роберт Миңнулин иҗаты

 

Р.Миңнулин тормышы, иҗаты турында белешмә. (1сәг)

“Энекәш кирәк миңа”, “Әни, мин көчек күрдем”. Шигырьләрендә шаянлык, юмор, нечкә куңеллелек аша әйтелгән олы фикерләр. “Батырлык эшләр идем”, “Шундый минем туган ягым”, “Кайтыйк ла үзебезгә”, “Кунак егетләр” шигырьләрендә халыкның гореф-гадәтләре, бала күңеленең нечкәлеге, туган җиргә мәхәббәт бирелеше. (2сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Бер шигырен сәнгатьле уку сәгате. (1сәг.)

 

 

 

Илдар Юзеев иҗаты

 

И.Юзеев тормышы, иҗаты турында белешмә.

Баллада жанры. “Бакчачы турында баллада”, “Йолдыз кашка турында баллада”. (2сәг.)

 

Нәбирә Гыйматдинова иҗаты

 

Н.Гыйматдинова иҗаты, тормышы турында белешмә. “Төнбоек” хикәясе. Кызга хас тискәре сыйфатлар, хатаны аңлау, гафу итү. (1сәг.)

 

 

Әмирхан Еники иҗаты

 

“Җиз кыңгырау” хикәясе. Җиз кыңгырауның сыйфатлары. Хис. Геройның табигать матурлыгына хозурлануы, хыяллануы. Әсәр исеменә салынган мәгънә. (1сәг)

 

Габделхәй Сабитов иҗаты

 

“Тәүге соклану” хикәясендә хис дәрәҗәсенең бирелеше. Төп сүзне табу. Давыл чәчәге һәм алтын балык образларына салынган эчтәлек. (1сәг.)

 

Туфан Миңнуллин иҗаты

 

Т.Миңнуллин тормышы, иҗаты турында белешмә. “Авыл эте Акбай”. Күзаллау һәм җанландыру юнәлешендә хайваннар характерын ачу. Алар аша күтәрелгән проблемалар. Сурәтләүдә үзенчәлекләр. (3сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү. (1сәг.)

 

Гамил Афзал иҗаты

 

Г.Афзал тормышы, иҗаты турында белешмә. “Туган җиреңнән китмә”, “Ана теле”, “Матурлык эзлим”, “Болгар төне”. Бер шигырен сәнгатьле уку. Шигырьләрендә туган җирнең кадере, изгелеге, гади күренешләрнең дә бөек чагылу; туган телгә кадер, хөрмәт, мәхәббәт, аның көче; гади матурлыкның кыйммәте, кеше уйларының чисталыгы; тарихи урыннарга кадер-хөрмәт, шанлы вакыйгаларның онытылмавы, бүгенге күренешләрдән алган тәэсирләрнең авырлыгы, тарихи ядкарьләргә карата игътибарлылыкка өндәү күренешләренең сурәтләнеше. (3сәг.)

Әдәбият теориясен кабатлау. (1сәг)

 

Йомгаклау. (1сәг.)

 

 

Мөстәкыйль уку өчен әсәрләр.

 

1) М.Гафури шигырьләрен сайлау буенча.

2) Г.Гобәй “Маякчы кызы”

3) Ч.Айтматов “Беренче мөгаллим”

4) Г.Ибраһимов “Яз башы”

 

7 нче класс (68 сәгать)

Әйтемнәр. Мәкальләр. Мөнәҗәтләр

 

Аларның җыйнаклыгы, фикер киңлеге, шигърилеге. Мәкаль һәм әйтем турында төшенчә. Әйтемнәрнең сыйфат дәрәҗәсен күрсәтүләре,тормыш вакыйгасының бер сыйфатын бәяләүләре. Мәкальләрнең әйтемнәрдән аермасы. Әйтемнәрнең дөреслеге. Тәҗрибә ярдәмендә расланган дөреслекнең тормыш вакыйгасына бәя бирүе.

Мөнәҗәтләр. Җыр жанырыннан аермасы. Хис сәбәпләре. “Анага бала-күкрәк сагышы”, “Сагыну хәле”, ”Ялгыз ана” мөнәҗәтләре. (1сәг.)

 

Бәетләр

 

Җыр һәм мөнәҗәтләр белән уртак яклары. Үзенчәлекләре. “Тукай бәете”, “Гаишә матур белән гашыйк Камил бәете” (1сәг.)

 

Шәриф Камал иҗаты

 

Ш.Камал тормышы, иҗаты турында белешмә. “Буранда” хикәясе. Читтә йөрүнең сәбәпләре. Табигать күренешләренең кеше хисләре аша аңлашылуы. (2сәг.)

“Әүвәл-әүвәл заманда” туган җирне ташлау сәбәпләре. Метафора. (1сәг.)

“Сукбай”. Автор фикерен табу. Исемгә салынган мәгънә. Чит илгә китү сәбәпләре. (1сәг.)

“Акчарлаклар” повесте. Повесть жанры турында төшенчә. Читтә йөрүчеләр образы. Бәхетсезлекнең сәбәпләре. Эшчеләр тормышының чынбарлыктагыча сурәтләнүе. Мәхәббәт хисләренең бирелүе. (2сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Ш.Камал әсәрләрендә уртак тема табу. Дәрес эчтәлегеннән чыгып план төзү. (1сәг)

Инша язу. Бәхет һәм бәхетсезлекнең сәбәпләре. (1сәг.)

 

 

 

 

 

Фатих Әмирхан иҗаты

 

“Ул үксез бала шул”. Метафора табу. Мактануның, хаталануның сәбәпләре. (1сәг.)

“Корбан” (1сәг.)

Язучы әсәрләрендә күтәрелгән тема һәм проблемаларның уртаклыгы. (1сәг.)

 

Галимҗан Ибраһимов иҗаты

 

“Уты сүнгән җәхәннәм”. Садыйк һәм Гыйльман очрашуыннан туган кичерешләр бирелеше. Караңгылык аша Садыйкка бәя бирү. Рухи яктан көчсез булуның сәбәпләре. (2сәг.)

“Карт ялчы” хикәясе. Мескенлеге, кол хәлендә яшәвенең, ихтыяр көче җитмәвенең сәбәпләре. Тип төшенчәсе. (1сәг.)

“Татар хатыны ниләр күрми”. Гөлбану язмышының ачылыгы. Аны һәлакәткә китереп җиткергән сәбәпләр, әйләнә-тирәдәгеләрнең битарафлыгы сәбәпләре. Метафора табу. (3сәг.)

Язучы әсәрләрендә күтәрелгән проблемалар һәм әсәр геройларының язмышы мәсьәләсе. (1сәг.)

Инша. “Шаһи карт” булып яшәүчеләр заманы узганмы? (1сәг.)

 

Шаехзадә Бабич иҗаты

 

“Дөньяга”, “Бәхетсез мин”, “Кышкы юл”, “Язгы җыр” шигырьләрендә күңел шатлыгының сәбәпләре. Күңелдәге авыр хисләрдән арынуга омтылу. (2сәг.)

 

Сәгыйт Рәмиев иҗаты

 

“Үзем”, “Сызла, күңелем”. Тормыш һәм күңел дөньясы каршылыгы. Тормыш ямьсезлеген күңел, хыял тудырган матурлык белән алыштыру. (1сәг.)

“Алданган”. Тормыш ямьсезлеген арттырып күрсәтү. “Минутлар”. Күңел дөньясының матурлыгы, матурлык тантанасының өстенлеге. Лирик геройның тормыш ямьсезлегеннән качуы. (1сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Шигырьләрдәге темаларны гомумиләш-тереп алар арасында бәйләнеш табу. Романтизм иҗат методы. (1сәг.)

 

Дәрдемәнд иҗаты

 

“Кораб”, “Рәсем”, “Урысча күп сүзең”, “Куанды ил”, “Җәй үтте”, “Видагъ” шигырьләрендә милләт язмышын ил корабы, давыл, дулкын, упкын образларында сурәтләү. Алардагы моңсулык, каршылыклы кичерешләр, ватанпәрвәрлеге, Туган илгә, телгә мәхәббәт. Шигырьләрдәге камиллек, нәфислек. (2сәг.)

 

Сибгат Хәким иҗаты

 

“Юксыну”, “Әнкәй”. Шигырьләрдә моңсулык, гуманлылык, аналарга мәхәббәт хисләре. “Һәйкәл турында уйланулар”. Җәлилчеләрнең җыелма образы. “Давыл чәчәкләре”. Кеше гомеренең чорларга бүленешеннән туган хисләр. Лирик герой хисләренең бердәмлеге. Хис сәбәпләре. (3сәг.)

С.Хәким шигырьләрендә темаларны гомумиләштерү. Әсәрләрнең уртак ягын табу. (1сәг.)

Сәнгатьле уку сәгате. С.Хәким бер шигырен ятлау. (1сәг.)

 

Мирсәй Әмир иҗаты

 

Мирсәй Әмир тормышы, иҗаты. “Агыйдел”. Сюжет сызыгын табу. Әсәр исеменә салынган мәгънә. Яңа тормыш символы (коммуна). Яшьләр образына бәя. Ильяс һәм Гаяз образларындагы каршылыклы холык сыйфатлары: романтиклык, сабыр холык, рационализм, тынгысыз, үзсүзле, ялкынлы. Дуслык темасының чагылышы. (5сәг.)

 

Фатих Хөсни иҗаты

 

Ф.Хөсни тормышы, иҗаты. “Йөзек кашы” повесте. Сюжет сызыгын табу. Әсәр исеменә салынган мәгънә. Мәхәббәт хисләренең бүленеше: ярату, үкенү. Айдар холкына хас сыйфатларда үзенчәлек, типик образ. Повестьнең үзенчәлеге – истәлеккә корылуы. (5сәг.)

 

Мирхәйдәр Фәйзи иҗаты

 

М.Фәйзи тормышы, иҗаты.

“Ак калфак”. Драмада конфликт, Бакый максатларының ерагаю сәбәпләре. Хәмдия, Сәлим морза образларындагы үзенчәлекле сыйфатлар. (3сәг.)

 

Галиәсгар Камал иҗаты

 

Г.Камал иҗатын искә төшерү. “Бүләк өчен” пьесасы. Хәмидә образына салынган мәгънә. Искелек һәм яңалыкның көрәше. Алар арасындагы аерма һәм уртаклык сыйфатлары. (3сәг.)

Драма әсәрләрендә темалар уртаклыгы, типлар, конфликт. (1сәг.)

 

 

 

 

Әмирхан Еники иҗаты

 

Ә.Еники иҗатын кабатлау. “Әйтелмәгән васыять”. Әсәр исеменә салынган мәгънә. Проблема күтәрелү, аның чишелү ысуллары. Халыкның рухи кыйммәтләренең югалу сәбәпләре. Тел мәсьәләсенең куелышы Гореф-гадәтләрнең онытылу сәбәпләре. (3сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү. “Әйтелмәгән васыять” әсәрендәге Акъәби образына салынган мәгънә. Уй-фикерләренең тормышка ашмавына сәбәпчеләрнең гаебе. (1сәг.)

Инша. 1) Милли гореф-гадәтләрне саклауның әһәмияте. 2) Гаиләмдә буыннан-буынга саклана торган милли ядкарьләр (1сәг.)

 

Гариф Ахунов иҗаты

 

Г.Ахунов тормышы, иҗаты. “Артышлы тау буенда”. Хәсән холкына хас сыйфатлар. Ялгышуының сәбәпләре. Әсәрдәге төп идеяне табу. (3сәг.)

 

Хәсән Сарьян иҗаты

 

Х.Сарьян тормышы, иҗаты. “Бер ананың биш улы”. Кешенең тормышка мөнәсәбәте, җаваплылык хисләрен тасвирлауда үзенчәлекләр. Шәхси язмышның халык язмышы белән уртаклыгы. Бала һәм ана мөнәсәбәтләре. Хикәяләүче образы. Тема. Проблема. Идеяне билгеләү. (4сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Инша (1сәг.)

 

Нурия Измайлова иҗаты

 

Н.Измайлова тормышы, иҗаты. “Яшәү-сагыну”, “Үз күлмәгем”, “Серле көзге”, “Урман тулган печән исе”, “Кеше турында – кешегә” шигырьләрендә самими фикерләр чагылышы, ышану, ана һәм бала мөнәсәбәтләренең якынлыгы һәм ераклыгы сәбәпләре, үзара аңламау сәбәпләренең үкенечле аһәңнәре чагылу. (2сәг.)

 

Нури Арсланов иҗаты

 

Н.Арсланов тормышы, иҗаты. “Атлантида”, “Яз”, “Тәлгәш-тәлгәш миләш”, “Халкыма” шигырьләрендә фәлсәфи тирәнлек, тарихи күренеш-ләрнең кадере, табигать фасылына хас төсмерләр чагылышы. (2сәг.)

Сәнгатьле уку сәгате. Шигырь ятлау. (1сәг.)

Әдәбият теориясен гомуми кабатлау. (2сәг.)

 

Мөстәкыйль уку өчен әсәрләр.

 

1) К.Насыйри. “Әбүгалисина”

2) К.Тинчурин әсәрләре (сайлау буенча)

3) Ә.Фәйзи. “Тукай”.

4) Р.Мөхәммәдиев. “Муенсалы күгәрчен”.

 

8 нчы класс (68 сәгать)

 

“Идегәй” дастаны. Тарихи вакыйгалар, явызлыкка явызлык җавабы. Дастанның, халык иҗаты әсәре буларак борынгы әдәбият үзенчәлекләреннән аермасы. Охшаш төзелешле вакыйгаларны гомумиләштерү, усаллык кылучыларның уңай һәм тискәре типларга бүленмәве. Идегәй, Туктамыш, Котлыкыя, Норадын персонажларына характеристика. Дастанның төзелеше. Дастан жанры турында төшенчә. (2сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Инша язу. Темалар: Идегәй - Ватан азатлыгы өчен көрәшүче. Идегәйнең көче һәм көчсезлеге. (2сәг.)

 

Шамил Усманов иҗаты

 

Ш.Усманов тормышы, иҗаты турында белешмә. “Гает корбаны”, “Ил кызы”. Хикәяләрдә вакыйгаларның ике заманга бүленүе аша геройлар халәтен ачыклау. Кешеләр рухының үзгәрүе. Әсәрләрдә шәфкатьлелек, игелеклелек, хаклык, хакый-кать чагылышы. Хикәяләрдә әдәби алым табу. Фикер-бурыч-мәхәббәт бәйләнешен ачыклау. (2сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Хаклык һәм хакыйкать. Ш.Усманов иҗатына нәтиҗә ясау. Фикерләрне телдән һәм язма рәвештә башкару. (1сәг.)

 

Һади Такташ иҗаты

 

Һ.Такташ иҗаты турында белешмә. “Ак чәчәкләр” шигырен өйрәнү. Кабатлаулар, алар арасындагы бәйләнеш. Аяз күктән кар төшү, ияреп йөрүче җил образларының мәгънәсен ачыклау. Юмор алымын табу. Шигырьнең ике төрле эчтәлеген билгеләү. (1сәг.)

“Таң кызы”, “Урман кызы” шигырьләре. Шигырьләрдә интонация. Егет һәм кыз образларының абстрактлыгы. Романтизмга хас билгеләр: билгесезлек, серлелек, хис дәрәҗәсе. Урын һәм вакыт бирелеше. (1сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Һ.Такташ иҗатында дөреслекнең чагылышы. Иҗатындагы романтизм, бунтарьлык. (1сәг.)

Әдәбият теориясе. (1сәг.)

Сәнгатьле сөйләм дәресе. Һ.Такташның бер шигырен ятлау. (1сәг.)

 

Шәриф Камал иҗаты

 

Ш.Камал иҗатын искә төшерү. “Матур туганда” романыннан өзекләр. Роман жанры турында төшенчә. Җәмгыять һәм шәхес конфликты. Конфликтның үзен-чәлекләре. Өлешләргә бүлү аша сюжетны табу. Өлеш, вакыйга, образлар арасында үзенчәлекле бәйләнеш. Фәтхи, Мәдинә образлары, алар арасында бәйләнеш. (1сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Романдагы образлар, аларның үзенчәлекле сый-фатлары турында фикер алышу (әһәмиятле булса, язма эш башкару). (1сәг.)

 

Мирхәйдәр Фәйзи

 

М.Фәйзи иҗаты турында белешмә искә төшерү. “Галиябану” драмасы. Каршылык тууының сәбәпләре. Вакыйгалар арасындагы бәйләнеш. Конфликт хәл ителешендә геройлар холкының ачылуы. Әсәрдә риалистик һәм романтик алымнар. (3сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Татар сәнгатендә музыкаль драмма туу. Яңа тормышның чагылышы. “Галиябану” исеменә салынган мәгънә. (1сәг.)

 

Фатих Кәрими иҗаты

 

Ф.Кәрими тормышы, иҗаты турында белешмә. “Салих бабайның өйләнүе”. Кешеләр арасында мөнәсәбәтләрнең матурлыгы. Салих бабай холкындагы тискәре күренешләрнең уңай сыйфатларны юкка чыгаруы. (1сәг.)

Мәгърифәтчелек әдәбияты, мәгърифәтче язучылар. “Салих бабайның өйләнүе” әсәрендә мәгърифәтчелек сыйфатлары чагылышы. (1сәг.)

 

Гомәр Бәширов иҗаты

 

Г.Бәширов тормышы, иҗаты турында белешмә. “Туган ягым-яшел бишек” әсәреннән өзекләр уку. Әсәрнең теле. Автобиографик әсәр булуы. Халык тарихының чагылышы, яшәү рәвеше, рухи байлыклары, әхлак кагыйдәләре. Гумәр образы аша авыл малайларының тормышын ачу. (4сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Барлык гаиләләр дә бер-берсенә охшаганмы? (1сәг.)

Инша язу. Гумәр һәм минем гаиләм арасындагы тәрбиянең охшаш һәм аермалы яклары (1сәг.)

 

Муса Җәлил иҗаты

 

М.Җәлил иҗаты турында белешмә. “Тик булса иде ирек”, “Соңгы җыр”, “Серле йомгак”. Шигырьләрдә лирик геройның иреккә, көрәшкә омтылышы. Үкенеч, моңсу хәтирәләр чагылышы. Шагыйрь батырлыгы турында шигырьләргә нигезләнеп аңлатма бирү. “Сандугач һәм чишмә” балладасы. Җанландыру сыйфаты. Кош һәм чишмә образлары аша азатлык көрәшенең мөһимлеген раслау. (4сәг.)

Сәнгатьле уку. Бер шигырен ятлау. (1сәг.)

 

Мәҗит Гафури иҗаты

 

М.Гафури тормышы, иҗаты турында белешмә. “Шагыйрьнең алтын приискасында”. Әсәрдә игелек темасы. Әсәр исеменә салынган мәгънәне ачыклау. Прииск хуҗасының кылган гамәлләре. Яхшылык һәм яманлыкның бәрелеше. Ике өлеш арасындагы бәйләнеш. Алтын эзләү, дуслар табу мәсьәләләренең куелышы. (3сәг.)

 

Әхмәт Фәйзи иҗаты

 

Ә.Фәйзи тормышы, иҗаты турында белешмә. “Умырзая”, “Яшьлек” шигырьләрендә лирик геройның ризасызлык хисләре чагылышы. (1сәг.)

“Чык һәм кыру”, “Әй мактала берәү”, “Бүрек һәм мин”. Сатирик шигырьләрендә капма-каршылыкның чагылышы. Лирик шигырьләрнең уртак яклары. (1сәг.)

 

Миргазиян Юныс иҗаты

 

М.Юныс тормышы, иҗаты турында белешмә. “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” повестендә вакыйгалар бүленеше. Образлар системасы. Гади хикәяләү алымы. Әсәрнең фәлсәфилеге. (3сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Инша язу. Биеклектә калу. (1сәг.)

 

Нурихан Фәттах иҗаты

 

Н.Фәттах тормышы, иҗаты турында белешмә. “Итил суы ака торур” романыннан өзекләр уку. Болгар дәүләте тормышы, кабиләләр арасындагы көрәш, гореф-гатәтләр, йолалар, сәүдә, мәдәният, дин мөнәсәбәтләре, геройларның хис-кичерешләре бирелеше. Тотыш образы. Сюжет сызыгында аның тоткан урыны. Тарихи роман турында төшенчә. (5сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Инша. Тотыш холкының үзенчәлекләре. (1сәг.)

 

Аяз Гыйләҗев иҗаты

 

Аяз Гыйләҗев тормышы, иҗаты турында белешмә. “Язгы кәрваннар”. Әсәр исеменә салынган мәгънә. Сугыш чоры яшьләренең тормышы, яшәү рәвешенә туры килгән авырлыклар. Күңел төшенкелегенә бирешмәү, яшьләрнең хис-кичерешләре (3сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Бөек Җиңү яуланган көн. (1сәг.)

Инша. Сугыш китергән фаҗигалар. (1сәг.)

 

 

 

 

Гамил Афзал иҗаты

 

Г.Афзал тормышы, иҗаты турында белешмә. “Дөнья матур, дөнья киң”,

“Мыштыбый” шигырьләрендә сурәтләү үзенчәлекләре. Кеше батырлыгын юмор аша бирү.

“Тәнкыйть сүзе”, “Ялкау кызлар”, “Өф-өф итеп” шигырьләренең халык-чанлыгы. Көлү объектлары һәм предметлары. Сатира турында төшенчә. (3сәг.)

 

Кәрим Тинчурин иҗаты

 

К.Тинчурин тормышы, иҗаты турында төшенчә. “Зәңгәр шәл” мелодрамасы. Мелодрама жанры турында төшенчә. Әсәр исеменә салынган мәгънә. Вакыйгаларга бүлү. (Яшьләр, картлар, качкыннар, түрәләр, абыстайлар). Вакыйгаларны берләштерү. Капма-каршылыкның көрәш сәбәпләрен ачыклау. Мәйсәрә образы, шәл символы, әсәрнең идеясен ачыклау (мәхәббәт өчен көрәшергә кирәк). Символ атамасына аңлатма бирү. (4сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Инша язу. Ирекле һәм ирексез кешеләр язмышы. (1сәг.)

 

Туфан Миңнуллин иҗаты

 

“Үзебез сайлаган язмыш”. Драматург турында белешмә. Әсәр эчтәлегенә салынган мәгънә. Образлар системасы. Драматург әйтергә теләгән фикер. (4сәг.)

 

Саҗидә Сөләйманова иҗаты

 

С.Сөләйманова тормышы, иҗаты турында белешмә.

“Туган җирем, эчкән суым!”, “Кеше барыбер кошлар нәселеннән...”, Кеше”

“Сулар ага, күлләр күккә бага...”, “Этюд”, “Тагын узды кыңгыраулы язлар” шигырьләрендә хис бирелеше, шигырь төзелеше. Сүз белән сурәт ясау осталыгы, поэтик бизәкләр. Сәнгатьле сөйләм. Бер шигырен ятлау. (1сәг.)

Әдәбият теориясен кабатлау. (1сәг.)

 

Йомгаклау. (2сәг.)

 

Мөстәкыйль уку өчен әсәрләр.

 

1) М.Мәһдиев. “Без – кырык беренче ел балалары”.

2) Ф.Яруллинның хикәяләре (сайлау буенча).

3) Г.Исхакый. “Кәләпүшче кыз”.

4) С.Җәләл “Дим буенда”.

 

9 нчы класс (68 сәгать)

Борынгы чор татар әдәбияты (XII-XIII гасыр)

 

Сүз сәнгате

Сөйләм теле. Мифлар. Халык авыз иҗаты әсәрләре. Дин. Матур әдәбиятның кеше тормышындагы роле. Әдәбият тарихы төшенчәсе. Татар әдәбиятының чорларга бүленеше. (1сәг.)

 

Рун язулы истәлекләр. Уйгур язулы истәлекләр. (1сәг.)

 

Мәхмүт Кашгарыйның “Диване-лөгатет-төрек” китабы – борынгы төркиләрнең мәдәниятен, фольклорын, әдәбиятын өйрәнүче әһәмиятле чыганак.          Дидактик әдәбият төшенчәсе. Йосыф Баласагунлының “Котатгу Белек” поэмасы. Әсәрнең төрки-татар язма әдәбиятына тәэсире. (1сәг.)

 

Әхмәт Йүгнәки, Әхмәт Ясәви, Сөләйман Бакыргани иҗатлары турында мәгълүмат. Шәрык әдәбиятының тәэсире. (1сәг.)

 

“Коръән” һәм татар әдәбияты. Сүрә һәм аять төшенчәләрен бирү. “Коръән”нең төзелеше. Изге китаптагы төп мәсьәләләр, аның татар әдәбиятына тәэсире. (1сәг.)

 

Сөйләм үстерү. “Коръән”нең берничә сүрәсен укып фикер алышу. (1сәг.)

Болгар чоры әдәбияты (XII гасыр)

 

Кол Гали “Кыйссаи Йосыф”. Кол Гали шәхесе турында мәгълүмат бирү. Дастанның язылу, саклану, өйрәнелү тарихы. Кыйсса төшенчәсен бирү. “Коръән” төзелешеннән алынган сюжетка нигезләнүе. (1сәг.)

“Кыйссаи Йосыф”ны өйрәнү. Әсәрне укып чыгу. Вакыйгалы өлешләргә бүлү. (1сәг.)

Йосыф, аның туганнары, Йосыф белән Зөләйха мөнәсәбәтләре дип сюжет сызыгына бүлү. Вакыйгалардагы төп темаларны билгеләү: яманлык, җәза алу, тәүбә итү, гафу итү. Әсәрнең идеясен билгеләү. (2сәг.)

Яманлык кылуның сәбәбен табу (сабырсызлык). Поэмада матурлык бирелеше. Әхләк сыйфатлары. (1сәг.)

Сөйләм үстерү. Инша язу. Гаделлекнең җиңүе. (1сәг.)

Әдәбият теориясе. Дидактик әдәбият. Традиция. Новаторлык. Халыкчанлык. Сәнгатьчәнлек. Матур әдәбиятның иҗтимагый вазифасы. Матур әдәбиятның милли үзенчәлеге. (1сәг.)

 

Алтын Урда чоры әдәбияты (XIII-XV гасыр)

 

Бу чорга караган язма истәлекләр белән танышу. Алтын Урда чоры әдәбиятына хас сыйфатлар. Суфыйчылык. Суфыйчылык, әдәбиятның үзенчәлекләре. (1сәг.)

 

Алтын Урда чоры әдәбияты каләм ияләре. Рабгузый, Котб, Хәрәзми иҗатлары. Әсәрләрдә гомумкешелек идеаллары, яшәү мәгънәсе, галәмнең чиксезлеге, мәхәббәтнең олылыгы. Гадәттән тыш арттыру алымнары, лирик каһарманның рухи халәте чагылышы. (1сәг.)

 

Хисам Кятибнең “Җөмҗөмә солтан” әсәрендә яшәеш мәсьәләләре, игелекле эш-гамәлләргә өндәү. “Кисекбаш” әсәрендә гаделлек, кешеләр иминлеге өчен көрәш, дөньявилык сыйфатлары чагылышы, фольклор белән бәйләнеше. (1сәг.)

 

Мәхмүт Болгариның “Нәһҗел-фәрадис” әсәренең төзелеше, хикәятләрнең идея-эстетик үзенчәлекләре, идея-тематикасы. (1сәг.)

 

Сәйф Сараи иҗаты. Әдипнең иҗат мирасы. “Гөлстан бит-төрки” әсәренең төзелеше, идея-тематикасы. “Сөһәйл вә Гөлдерсен” дастаны, образларга хас сыйфатлар. (2сәг.)

Назыйрәчелек, аның асылы, Сәйф Сараиның әдәби осталыгы. (1сәг.)

Әдәбият теориясе. Дидактик әдәбият. Әдәби багланышлар. Әдәби йогынты. Әдәби тәрҗемә. (1сәг.)

 

Шигырь системасы (гаруз) Шигырь берлеге – бәет (икеюллыклар). Шигъри төрләрнең эчтәлек ягыннан лирик һәм эпик төрләргә бүленүе. Эпик шигъриятнең фарсы чыгышы. Лирик шигъриятнең гарәп традицияләрәнә тоташуы. (1сәг)

 

 

Лирик жанрлар. Касыйдә, аның эчтәлеге, рифмалашу схемасы. Касыйдәдән бүленеп чыккан жанрлар (газәл, мәдхия. мәрсия һ.б.) Газәл – фарсы лирикасының төп жанры, эчтәлеге, рифмалашу схемасы. Газәлдә тәхәллүс, рәдиф. Робагый – фәлсәфи яисә лирик эчтәлекле дүртьюллыклар, фольклордан килгән борынгы жанр. Рифмалашу схемасы. Кыйтга, аның эчтәлеге, рифмалашу схемасы. (1сәг)

 

Эпик жанрлар. Мәснәви – поэма, күләмле әсәр өчен иран формасы. Аның төрләре, рифмалашу схемасы. (1сәг.)

Казан ханлыгы чоры (XV-XVI гасыр)

 

Бу чорда мәгариф һәм мәдәниятнең торышы, безгә билгеле фольклор әсәрләре, бу чорда укылган авторлар, аларның әсәрләре. (1сәг.)

 

“Идегәй”. Дастанның эчтәлеге һәм вариантлары. Тарихи шәхес буларак Идегәй һәм дастандагы Идегәй образы. Дастанда күтәрелгән фикерләр, төп идеясе һәм поэтик үзенчәлекләре. (1сәг.)

 

Өмми Камал. Шагыйрьнең тормышы, иҗаты, шигырьләрендә суфичылык идеяләре.

 

Хәсән Кайгы, Казтуган, Дусмәмбәт, Чалгиз Җырау һ.б. шагыйрьләр, алар иҗатында күтәрелгән мәсьәләләр, иҗат үзенчәлекләре. Мөхәммәт Әмин хан, аның иҗаты турында кыскача мәгълүмат. (1сәг.)

 

Мәҗлиси. Шагыйрьнең тормышы, суфичылык карашлары, дөньялыкка һәм кешелеккә мәнәсәбәте. “Сәйфелмөлек” дастаны, әсәрнең эчтәлеге. Әсәрдә мәхәббәт вакыйгалары. Әсәрдә мистик-мифологик вакыйгаларның сүрәтләнеше. (1сәг.)

 

Сайади “Бабахан” дастаны. Шагыйрь турында мәгълүмат. Шагыйрьнең мәхәббәткә дан җырлау сәбәпләре. Таһир һәм Зөһрә образларының бирелеше. (1сәг.)

 

Мөхәммәдъяр. “Нәсыйхәт” әсәре, аның төзелеше, эчтәлеге. “Төхвәи Мәрдан” (“Егетләр бүләге”) поэмасы, аның эчтәлеге, төзелеше. “Нуры-содур” (“Күңелләр нуры”) поэмасы, эчтәлеге, төзелеше. (1сәг.)

 

Колшәриф. Аның иҗатында суфичылык фәлсәфәсе, язмыш һәм тәкъдир мәсьәләсе. (1сәг.)

Сөйләм үстерү. Казан ханлыгы чоры әдәбиятын йомгаклау. Бу чордагы әдәби традицияләр. (1сәг.)

Әдәбият теориясе. Лирик герой төшенчәсе, аңа хас сыйфатлар. (1сәг.)

Иҗади эш. Инша язу. Имтиханга әзерлек дәрес. (1сәг.)

 

XVII йөз башына хас үзенчәлекләр

 

Тарихи чынбарлык һәм әдәби күзаллау. Татар халкының тарихын һәм тарихи-милли үзаңын бетерү юллары. Татар әдәбияты үсешендә тематик яңарыш. “Җәмигыт-тәварих” китабының төзелеше, төп эчтәлеге. “Дәфтәре-Чыңгызнамә”. Әсәрнең өйрәнелү тарихы. Милли каһарман төшенчәсе, әсәрнең сәяси юнәлеше, язылу вакыты, төзелеше. (1сәг.)

 

Мәүлә Колый. Аның тормышы, хикмәтләренең идея эчтәлеге. “Кыйссасел-әнбия” (“Пәйгамбәрләр тарихы”) язылу хакында мәгълүмат. Шагыйрьнең яңа табылган әсәрләре. Әсәрләрендә суфичылык идеяләренең яңарышы. Шәхес темасының бирелеше. Хикмәт жанрының яңарышы. Игенчелеккә мәдхиясе. (1сәг.)

Әдәбият теориясе. Стилистик фигуралар. Шигырь төзелешен кабатлау. (1сәг.)

 

XVIII йөз татар әдәбияты

 

Бу чорда әдәбият үсеше. Азатлык көрәшен сыйфатлаган әсәрләр. Сүз сәнгате үзенчәлекләре. Батырша хатлары. Пугачев хәрәкәтенең халык авыз иҗатында һәм язма әдәбиятта чагылуы. (1сәг.)

 

Габдессәләм, Габделмәннән Мөслим угълы Әхмәдбик, Таҗетдин Ялчыгол иҗатларына күзәтү. Бу чор шагыйрьләре иҗатына хас сыйфатлар. (1сәг.)

 

Габдерәхим Утыз Имәни тормышы, иҗаты хакында мәгълүмат. Татар әдәбиятында урыны. Шигъри әсәрләрдән тыш хезмәтләре. Шагыйрь иҗатында мәгърифәт төшенчәсе һәм мәгърифәтле кеше концепциясе. (1сәг.)

Утыз Имәнинең мәдхия-мәрсияләре. Шәхес ялгызлыгы һәм мәхәббәт темаларының үстерелеше. Туган ил һәм туган тел темасы. (1сәг.)

Әдәбият теориясе. Урта гасыр әдәбиятында жанрлар. Мәдхия. Мәрсия. (1сәг.)

Тарихи-әдәби процесста әдәби бәйләнешләрнең роле. Әдәби иҗатта күчемлелек. (1сәг.)

Сөйләм үстерү. Иҗади эш. Язма сүз сәньгатенең үсеш юлын күзәтү. (1сәг.)

 

XIX йөз әдәбияты

 

XIX йөзнең беренче яртысында әдәбият үсеше. Мәгърифәтчелек хәрәкәте формалашу. Эчке һәм тышкы бәйләнешләр. Реалистик әдәбият формалашу. Татар мәгърифәте, мәдәнияте һәм әдәбияты үсешенә этәргеч биргән факторлар: кулъязма һәм беренче басма китаплар. Беренче китапханә барлыкка килү. Казан университетында белем алган татар укымышлылары. Әдәбияттан хрестоматияләр, аларның татар мәдәниятендә тоткан урыны. (2сәг.)

 

XIX йөзнең беренче яртысында поэзия үсеше

 

Әделмәних Каргалый, Һибатулла Салихов, Шәмсетдин Зәки иҗатлары белән танышу. Иҗатларының уртак һәм аермалы яклары. (1сәг.)

 

Габделҗәббар Кандалый тормышы һәм иҗаты белән танышу. (1сәг.)

“Сахибҗәмал” поэмасының жанр үзенчәлеге. Сурәтләү чараларын куллануда үзенчәлекле яңалыклар. “Мулла белән абыстай” шигырендәге мулла образы, иске тәртипләргә каршы килүне белдергән шәхес буларак уянган герой образы. (1сәг.)

Сөйләм үстерү. Инша. Татар поэзиясе үсешендә Г.Кандалый иҗатының әһәмияте. (1сәг.)

 

XIX гасырның икенче яртысында әдәбият

 

Татарлар арасында иҗтимагый хәрәкәтнең җанлануы. Ибраһим Гаспралы турында мәгълүмат. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрнең әдәбиятта чагылышы. Мәгърифәтчелек реализмы формалашу. Аның төп билгеләре, сыйфат үзенчәлекләре. Бу чор әдәбиятына гомуми күзәтү. Мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсәен Фәезханов эшчәнлеге. (1сәг.)

 

Каюм Насыйриның тормышы иҗаты турында мәгълүмат бирү. Әдәби әсәрләренә күзәтү. (1сәг.)

“Әбүгалисина кыйссасы”нда мәгърифәтне, яхшылыкны алга сөрү, гади халыкны, гаделлек яклаучыны зурлау. Кыйссадагы фантастик әкиятләр стиле. (1сәг.)

Каюм Насыйри иҗатының халыкчанлыгы. Халык авыз иҗатын ендә куллануы. (1сәг.)

Әдәбият теориясе. Әдәбиятның халыкчанлыгы. (1сәг.)

Сөйләм үстерү. Инша. Каюм Насыйри һәм халык авыз иҗаты. (1сәг.)

 

Реалистик проза үсеше

 

Әдәби төрләр һәм жанрлар системасында үзгәрешләр туу. Реалистик хикәя, повесть, романнар һ.б. жанрлар барлыкка килү. Әсәрнең халык өчен мөһим, актуаль мәсьәләләргә, әһәмиятле тема һәм проблемаларга нигезләнүе, аларның тел-тасвирлау чаралары ягыннан камиллеге. Милли характердагы реалистик татар прозасы формалашу. (1сәг.)

 

Муса Акъегетзадә тормышы, иҗаты турында мәгълүмат. “Хисаметдин менла” романын өйрәнү. Шәхес иреге өчен көрәшүче үзәк геройлар, аларның асыл сыйфатлары. Әсәрнең әдәби-стиль үзенчәлекләр. (1сәг.)

 

Риза Фәхретдинов тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат. “Әсмә, яки Гамәл вә җәза” романында яхшылык һәм явызлык, әдәплелек һәм әдәпсезлек, галимлек һәм наданлык күренешләре, гомумкешелек кыйммәтләре. Әсәрнең тел-стиль үзенчәлекләре (1сәг.)

 

Закир Һади тормышы, иҗаты турында мәгълүмат. “Җиһанша хәзрәт” повесте. Кешенең рухи азатлыгы мәсьәләсе хәл ителү. Җәмгыять мәсьәләләре, аларның үзенчәлекле яклары. (1сәг.)

Әдәбият теориясе. Мәгърифәтчелек реализмы үсеше. (1сәг.)

Сөйләм үстерү. Мәгърифәтчелек үсешенең татар әдәбиятында барлыкка килү сәбәпләре, язучылар иҗатында аның чагылышы. 1сәг.)

Инша язу. (1сәг.)

 

Заһир Бигиев тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат. Әдипнең киң белемле, алдынгы карашлы, дөнья әдәбиятын яхшы белгән зыялы рухани булып җитлегүе. (1сәг.)

“Өлүф, яки Гүзәл Хәдичә” романын өйрәнү. Әсәрдә каршылык табу. Вакыйгалар һәм алардагы хәлләрнең тормышчанлыгы. Детектив жанр туу, кеше холкын ачу. Фаҗига туу сәбәпләре. Кеше холкы бозылу, һәлакәт тууның сәбәпләре. (2сәг.)

“Гөнаһе кәбаир” романы. Габделгафур һәм Махруй образларына хас сыйфатлар. Әсәрдә иске тип мәдрәсәләрне һәм байлар арасындагы җинаятьләрне тәнкыйтьләү. Хыянәт, бозыклык, җинаять юлына басуның сәбәпләре. Тәрбия һәм тирәлекнең шәхескә йогынтысы. (2сәг.)

“Мавәраэннәһердә сәяхәт” әсәренең татар әдәбиятында сәяхәтнәмә жанрының идея-эстетик үсеш юнәлешен кузаллау өчен әһәмиятле чыганак булуы. Әдәбият теориясе. Роман жанры. Сюжет һәм композиция. (1сәг.)

Сөйләм үстерү. Заһир Бигиев әсәрләрендә кеше әхлагына кагылышлы мәсьәләләр, аларның туу сәбәпләре һәм чишелү үзенчәлекләре. (1сәг.)

Инша язу. (1сәг.)

 

Татар драматургиясе үрнәкләре белән танышу

 

Габдрахман Ильяси иҗаты турында белешмә. “Бичара кыз” драмасы. Драмада мәхәббәт һәм гаилә мәсьәләләре, иске тормыш гореф-гадәтләре чагылышы. (2сәг.)

Фатих Халиди иҗаты турында белешмә. “Рәдде бичара кыз” драмасы. Драмада әдәп-әхлак кагыйдәләрен сурәтләү, иске тормышны тәнкыйтьләү. (2сәг.)

Әдәбият теориясе. Драма һәм комедия жанры турында белемнәрне ныгыту. (1сәг.).

Йомгаклау. (1сәг.)

 

10 нчы класс (102 сәгать)

XX йөз башы татар әдәбияты

XX йөз башы татар әдәбиятының үсеш казанышлары. Әдәбият үсеше тарихындагы яңарыш чоры, бүтән халыклар әдәбияты белән бәйләнеше. Татар әдәбиятының яңа жанрларга һәм жанр төрләренә баюы. Халыкчан әдәби телнең формалашуы. Язуда ике тапкыр графика алмаштыруның матур әдәбият үсешенә тискәре йогынтысы. Шәхес культы һәм татар язучылыры. (2сәг.)

1905-1907 елларда милли әдәбият үсеше. Бу чор әдәбиятына хас иҗат методлары. (2сәг.)

 

Гаяз Исхакый иҗаты

 

Гаяз Исхакыйның тормышы һәм иҗаты. Әдипнең милләт язмышы өчен борчылуы, татар милләтенең дини Һәм колонияль изелүенә каршы чыгышлары, милли азатлык көрәшендә катнаша башлавы. Г.Исхакыйның көрәш юлы, төрмәләрдә утыруы, сөргендә булуы, Төркиягә качып китүе, илгә яңадан кайтуы, революцион көрәшне дәвам иттерүе. (1сәг.)

Беренче әсәрләре. “Кәләпүшче кыз”, “Бай углы”, “Өч хатын белән тормыш”, “Ике гашыйк”. Бу әсәрләрдәге төп проблемалар һәм образлар. (2сәг.)

“Ике йөз елдан соң инкыйраз” повесте, аның милләт үзаңы өчен әһәмияте. (1сәг.)

“Теләнче кыз” романында төрле иҗат үзенчәлекләре чагылышы. Сәгадәт һәм Габдулла образларында шул заман идеяләренең гәүдәләнеше. Әсәрдә бозыклык, изгелек, мәрхәмәтлелек, сафлык сыйфатлары. (1сәг.)

“Тормышмы бу?” (1сәг.)

“Алдым бирдем”. (1сәг.)

“Тартышу”. (1сәг.)

“Зөләйха”, “Сөннәтче бабай”. Әсәрләрендә милләт язмышы, милли характерлар, гадәт-йолалар бирелеше. Әсәрдә конфликт. (3сәг.)

Дәрестән тыш уку. Гаяз Исхакый “Ул әле өйләнмәгән иде” (1сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Г.Исхакый әсәрләрендә халык язмышы. Г.Исхакый иҗатын йомгаклау. (1сәг.)

Инша. Г.Исхакый әсәрләрендә халык язмышы. (1сәг.)

Әдәбият теориясе. Конфликт төрләре. (1сәг.)

 

Фатих Әмирхан иҗаты

 

Ф.Әмирхан иҗаты белән таныштыру. “Хәят” повесте. Бай татар зыялыларының гаилә тормышы һәм гореф-гадәтләре. Шул шартларда үскән татар кызының холкы тәрбияләнү, омтылыш-теләкләре чагылу. Рус дөньясы белән аралашып үскән яшь кешенең дөньяга һәм яшәү тәртипләренә карашында каршылыклар туу, моның ул шартларда мәҗбүрият булуы. Дини йолаларны үтәүнең күңелне сафландыруы, шул ук вакытта дини йола-гадәтләрне тарайтып аңлауның шәхес иреген киртәләүдәге роле. Язучының кешедәге күңел тирбәнешләрен бирүдәге табышлары. (2сәг.)

Әдәбият теориясе. Психологик анализ турында төшенчә. (1сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Кеше тормышында каршылыклар. (1сәг.)

Инша. Ф.Әмирхан иҗатында дин, әхлак проблемалары. (1сәг.)

Дәрестән тыш уку. Ф.Әмирхан “Габделбасыйр гыйшкы”. (1сәг.)

 

Шәриф Камал иҗаты

 

Шәриф Камал иҗаты белән таныштыру. “Акчарлаклар” повесте. Әсәр турында VIII класста белгәннәрне искә төшерү. Әсәрдә гади хезмәт кешеләре, аларның рухи матурлыгы чагылу, эчке кичерешләр байлыгы. Бәхет ни ул? Акчаны мулрак табу – бәхетнең үземе? Бәхет – кешеләрнең саф хисләре, күңелне чистарта торган эш-гамәлләре, бер-берләренә гадел мөнәсәбәтләре түгелме? Мондый сорауга җавап эзләүгә этәрүдә әсәрнең исеме; аерым сәнгатьчә детальләре, вакыйгаларның бирелеш рәвеше уйнаган роль. Кешеләр язмышында җәмгыять төзелешендәге каршылыклар чагылу. (2сәг.)

Әдәбият теориясе. Образ турында тулырак мүгълүмат бирү. Символик образлар. (1сәг.)

Инша. “Кеше язмышында каршылыклар”. (1сәг.)

Дәрестән тыш уку. Ш.Камал “Хаҗи әфәнде өйләнә” әсәре. (1сәг.)

 

Йомгак. XX йөз башында татар прозасы ирешкән уңышларны гомумиләштерү. Күренекле язучылыр, аларның әсәрләре. Аларда татар җәмгыятенең тормышы, кешенең, төрле социаль катламнарның бу тормыштагы урыны һәм кыйммәтле чагылу дәрәҗәсе. Әдәбиятка гади кешеләр, хезмәт иясе вәкилләре образлары килеп керү, аларның тормышчан сурәтләнеше. Гуманизмның яңа сыйфатлар алуы. (1сәг.)

 

XX йөз башы татар поэзиясе

 

XX йөз башы татар поэзиясе (күзәтү рәвешендәге кереш). Аның яңа баскычка күтәрелүе. Күренекле шагыйрьләр. Гражданлык лирикасы көчәю. Сатира өлкәсен-дәге уңышлар. Жанр төрләре баю, сәнгатьчәнлек җәһәтеннән казанышлар. (1сәг.)

 

Габдулла Тукай иҗаты

 

Г.Тукай иҗаты белән таныштыру. Тормыш баскычлары. Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле турында моңарчы алган белемнәрне искә төшерү һәм гомумиләштерү, яңа фактлар белән таныштыру. (1сәг.)

Шагыйрьнең беренче иҗат тәҗрибәләре. Аларда Урта гасырлар, XVIII-XIX йөзләр татар әдәбиятыннан, Көнчыгыш әдәбиятларыннан килгән аваз-мотивлар, кабатлаулар, табышлар. Үзәктә мәгърифәт һәм әдәп-әхлак мәсьәләләре торуы, дидактика принципларын үстерү. (1 сәг.)

Тукай иҗатында халык авыз иҗаты принциплары һәм традицияләренең көчәюе, җанлы сөйләм теленә якынаю. Риториканың кимүе, сурәтлелек арту. (1сәг.)

Тукай шигъриятендә иҗтимагый рухның көчәюе. Социаль тигезлекне гомумкешелек идеалы итеп аңлау, аны төрле яклап раслау һәм яклау, конкретлаштыру. Милли моңнарга игътибар арту. (1сәг.)

Шагыйрь һәм чор. Дөньяны һәм яшәүнең мәгънәсен халыкчан позицияләрдән торып аңлату һәм тасвирлау. (1сәг.)

Тукай лирикасы, үзенчәлекләре. Лирик геройның шагыйрь шәхесенә хас билгеләре һәм халыкчан герой белән уртак иткән сыйфатлары. Шагыйрьнең эстетик идеалы. (1сәг.)

Шагыйрь иҗатында табигатҗ, җир, ил, халык образлары. (1сәг.)

Милли поэзиягә Тукай керткән яңалыклар, табышлар. Башка халыклар әдәбиятларына Тукай иҗатының йогынтысы. (1сәг.)

Тукай – тәнкыйтьче, аның халык авыз иҗаты һәм милләт тарихы турындагы хезмәтләре. Г.Тукай турында тәнкыйтьчеләр һәм әдәбият фәне. (1сәг.)

Әдәбият теориясе. Иҗат методы буларак реализм. (1сәг.)

Инша. “Тукай безнең киләчәгебез” (1сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Балалар өчен язылган әсәрләрендә халык авыз иҗаты мотивлары. (1сәг.)

Дәрестән тыш уку: Г.Тукай “Китмибез!”, “Даһигә”, “Сайфия”, “Хөрмәтле Хөсәен ядкәре” шигырьләре; “Халык әдәбияты”, “Тәнкыйть – кирәкле шәйдер” исемле мәкаләләре. (1сәг.)

 

Дәрдмәнд иҗаты

 

Дәрдмәнд иҗаты белән таныштыру. “Шагыйрьгә”, “Каләмгә хитаб”, “Бүзләрем манаалмадым”, “Без”, “Яз чәчәге”, “Гөрләгән сулар башында...”, “Бертуганың чит тибәдер...”, “Тел – илнең колагы”, “Атам-анам йорты өчен...”, “Илдә бер дуст булмаса әгәр...”. Шагыйрьнең 7 нче класста өйрәнгән әсәрләрен искә төшерү. Дәрдмәнд шигырьләрендә лирик герой. Шәхес һәм җәмгыять, шәхес һәм Туган ил, туган халык, кеше һәм табигать мөнәсәбәтләренең оста сурәтләнеше. Язмыш фәлсәфәсе. Лирик геройның халык күтәрелешләренә, инкыйлаби үзгәрешләргә мөнәсәбәте; революцияләрдә шәхес иреге буылачак дип сиземләве. Шигырьләренең сәнгатьчә үзенчәлеге. Хикмәт традицияләренең яңа югарылыкта дәвам иттерелүе. (3сәг.)

Әдәбият теориясе. Татар шигыре төзелеше, үзенчәлекләре, гомуми билгеләре. Поэзия төрләре. . (1сәг.)

 

Сәгыйт Рәмиев иҗаты

 

Сәгыйт Рәмиевның тормыш һәм иҗат юлы. Яшьлек елларындагы рухи эзләнүләре. Иҗат эшчәнлегенең башлануы. “Таң йолдызы”, “Тавыш” газеталарында эшчәнлеге, бу еллардагы иҗаты. Иске тормышны кире кагу.

“Яшә Зөбәйдә, яшим мин!”, “Низамлы мәдрәсә” пьесалары, аларда уздырылган фикерләр: яңа, якты тормышка омтылу, шуңа хезмә итү, иске, катып калган, милләтне артка сөйри торган тәртипләргә һәм гореф-гадәтләргә каршы булу, көрәшү. Бу әсәрләрдә мәгърифәтчелек традицияләре.

“Таң вакыты” шигыре – татар милләтенең уянуына, алга омтылышына ышаныч гимны. С.Рәмиевнең дини өйрәтүләргә, руханиларга мөнәсәбәте. Шигырьләрендә бунтарь рухлылык мотивлары. Ярсулы, шашкын, тынгысыз, хөр фикерле һәм романтик лирик герой. Шагыйрьнең “Идел” газетасындагы эшчәнлеге, бу чордагы иҗаты. Полициянең шагыйрьне эзәрлекләве. С.Рәмиевнең инкыйлабларга мөнәсәбәте. Соңгы әсәрләре. С.Рәмиев иҗатының төп үзенчәлекләре. Романтизмны ачык чагылдыруы. Татар шигыренә керткән яңалыклары. Көлкене сурәтләгән образларга мөрәҗәгать итүенең сәбәпләре, мондый образларның үенчәлекләре. (4сәг.)

Әдәбият теориясе. Иҗат методы буларак романтизм. (1сәг.)

Дәрестән тыш уку: С.Рәмиев “Яшә Зөбәйдә, яшим мин!” (1сәг.)

Сөйләм үстерү. Әдәби реклама язу. (1сәг.)

Инша. (1сәг.)

 

Мәҗит Гафури иҗаты

 

Мәҗит Гафури иҗаты белән таныштыру. “Шатлык шигыре”, “Көннәребез”, Электрик фонаренә хитаб”, “Түгелгән яшь”, “Татар хатыны”, “Вөҗдан теләге”, “Юктырсың ла, Алла!..”, “Ул кем?”, “Хөррият иртәсе”, “Бер төндә”, “Татар җегетенә!”, “Эшче”, “Алтын тәре, бәрхет палас”, “Ертылган сәхифәләр” шигырьләре, мәсәлләре. М.Гафуриның түбән классларда өйрәнгән әсәрләрен искә төшерү. Шагыйрьнең иҗтимагый аң үсеше. Мәгърифәтчелектән – милли азатлыкка, милли азатлыктан иҗтимагый азатлык фикерләренә килүе. М.Гафури иҗатында шәхес иреге проблема-сының акрынлап социаль ирек мәсьәләсе белән алмаштырылуы. Гафури поэзиясенең “чорның күзе һәм колагы” булып әверелүе. Вакыт-вакыт гомумкешелек кыйммәтләренең сыйнфый мәнфәгатьләр артында күләгәдә калуы. Татулык һәм мәрхәмәт хисләренең үч алу, җәза бирүгә омтылыш хисләре белән аралашып килүе. Болар арасындагы диалектик бәйләнешне күрү мөмкинлеге. Совет чорында язган әсәрләрендә кеше бәхетен төрле тарафларда эзләве. Сыйнфый көрәшне тарайтып аңлау, вату, җимерү, үч алу мотивлары белән мавыгу, аларны нигезләү. Гафури поэзиясендә лирик герой образы. Рухи азатлык идеяләренә ышанычның чагылуы. Гафури иҗатының художество үзенчәлекләре. Прозасы турында кыскача мәгълүмат бирү. (3сәг.)

 

Нәҗип Думави иҗаты

“Яз”, “Золым”, “Буш вакыт”, “Татар”, “Үтте, үтә”, “Мәхбүс дустыма”, “Сугыш”, “Син – кеше!”, “Сугыш тәэссораты” һ.б. шигырьләре. Думави шигъриятендә тормышның караңгы, шыксыз якларына җентекле игътибар, “халык кайгысын җырлау”. Иҗтимагый мәсьәләләрнең үткен каралуы, һәртөрле хакимияткә, көчләүләргә каршылыкның ачык чагылышы. Шәхес иреген буып торган хәлләрне һәм сәбәпләрне сурәтләү. Шигырьләрдә романтик мотивлар һәм рух; әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнешендә үзенчәлекләр. Н.Думави иҗатының әһәмияте. (3сәг.)

 

XX йөз башы татар драматургиясе (гомуми күзәтү)

 

Жанрның оешып (формалашып) җитүе, төрләргә һәм жанр формаларына баюы. Татар профессиональ театры туу, төрле труппалар оешу. Бу хәлләрнең милли драматургия үсешенә тәэсире (1сәг.)

 

Мирхәйдәр Фәйзи драматургиясе

 

“Кызганыч”, “Галиябану”, “Ак калфак” драмаларында шәхес иреге, хокук иреге мәсьәләләренең сәнгатьчә хәл ителе-ше. Романтик драма тудыру чаралары, романтик пафос һәм геройлар. Пьесаларда заманчалык рухы. Сәнгатьчә детальләрнең төгәллеге һәм халыкчанлыгы. (3сәг.)

XX гасыр башында драматургиягә килгән яшь көчләр (Ф.Сәйфи-Казанлы, К.Тинчурин, Ф.Бурнаш һ.б.) Бу чор сәхнә әдәбиятының тематик байлыгы һәм сәнгатьчә үзенчәлекләре турында йомгак. (1сәг.)

 

Галиәсгар Камал иҗаты

 

Г.Камал тормыш һәм иҗат юлы. Мәгърифәт өлкәсендә күпъяклы эшчәнлеге. (1сәг.)

Г.Камалның беренче пьесалары. Бала тәрбияләү, гаилә төзелеше, мәгърифәтле-зыялы булу турында үгет-нәсихәт, мәхәббәт проб-лемалары. Драматургның сатирик комедияләре. Аларда куелган төп мәсьәләләр, тудырылган типлар. Татар җәмгыятенең кимчелекләреннән көлү. (1сәг.)

“Банкрот” комедиясе. Сюжеты һәм композициясе, образлар системасы. Акчага омтылышның кешене түбәнлеккә, оятсызлыкка төшерү ихтималы. Кешеләрнең бер-берсенә карата ерткычлыгы, хәрәмләшү, алдашуының җирлеге. Комедиянең татар драматургиясе һәм театры өчен әһәмияте, бүгенге көннәргә аваздашлыгы. (2сәг.)

Г.Камал драмалары. Аларда мәгърифәтчелек традицияләренең көчле булуы. (1сәг.)

Драматургның совет чорындагы иҗат эшчәнлеге турында кыскача мәгълүмат бирү. Декламацияләре, алардагы төп мотивлар. Эстрада әсәрләре, аларда заман сулышының чагылышы. Г.Камалның татар драматургиясенә һәм театр сәнгатенә керткән өлеше. (1сәг.)

Әдәбият теориясе. Сатира турында тулырак төшенчә бирү. Сатирик конфликт үзенчәлекләре (1сәг.)

Дәрестән тыш уку: Г.Камал “Безнең шәһәрнең серләре”. (1сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү (1сәг.)

Инша (1сәг.)

 

 

Гафур Коләхмәтов тормыш юлы

 

Г.Коләхмәтов – социализм тәгълиматын актив пропагандалаучы. (1сәг.)

Коләхмәтов драмаларының яңалыгы. Бу яңалыкның, иң беренче, эчтәлек-фикердә булуы, социалистик идеология алып килүе. Кешенең яшәү мәгънәсен көрәштә күрү, революцион активлыкны яклау. Аллегорик образлар, аларның фәлсәфи эчтәлеге. (1сәг.)

“Яшь гомер” драмасы. Әдәбиятта яңа образлар – эшче, эшче-революционер образлары барлыкка килү. Драматик конфликтның яңалыгы, аның асылда пролетар идеология җирлегендә хәл ителүе. Эшче сыйныф мәнфәгатьләре алга чыгарылу, моның фәлсәфи нигезләрен ачыклау. Мәхәббәт хисенең һәм сыйнфый мәнфәгатьләрнең каршылыкка керүе, соңгысына өстенлек бирелү. Гуманизмның пролетариат ноктасыннан торып хәл ителүе, үч алу, көч куллану һәм билгеле бер дәрәҗәдә мәрхәмәтсез буйсындыру фикере урын алу. Байлык һәм шәхес, байлык һәм хатын-кыз мөнәсәбәтләренә караш. Татар җәмгыятендә гаять актуаль булган һәм чишелеше табылмаган бу мәсьәләне пролетар идеология җирлегендә хәл итеп булырына язучының ышанычы чагылу. (2сәг.)

Драмада психологизм. Сюжет һәм композиция үзенчәлекләре. Г.Коләхмәтов иҗатының әһәмияте. (1сәг.)

Әдәбият теориясе. Пьесаның төзелеше һәм стилистик үзенчәлекләре. Сәхнә әсәрендә сәнгатьчә детальләрнең, ремаркалар, афиша, пауза, репликаларның роле. (1сәг.)

XX гасыр башы татар әдәбиятына күзәтү рәвешендә йомгак ясау. Бу чордагы балалар әдәбияты, публицистика, әдәби тәнкыйть турында белешмәләр бирү (2сәг.).

 

Совет чоры башланганда татар әдәбияты

 

1917 елда революцияләр һәм татар язучылары, аларның инкыйлабка килү юллары. Октябрь революциясе идеяләренең татар әдәбиятында чагылуы. Революцияләр һәм гражданнар сугышы чоры әдәбиятына гомуми күзәтү. Көрәштә җиңү тантанасын күрсәтү өчен, поэзиядә абстракт һәм космик образ-символларның активлашуы. Драматургиядә һәм прозада иҗтимагый конфликтның төп урынны алуы.

Сәгыйт Сүнчәләйнең “Ихтимал шигырьләре”,

М.Гафуриның “Кызыл байрак” исемле шигырьләр җыентыклары, аларда инкыйлаби көрәш мотивларының чагылуы.

Ф.Бурнашның “Таһир-Зөһрә” трагедиясе, “Яшь йөрәкләр” комедиясе. Бу әсәрләрдә сыйнфый тигезсезлекне кире кагу үзенчәлекләре. (2сәг.)

 

 

 

 

 

XX нче еллар әдәбияты

 

 Әдәби процесска гомуми характеристика. Яңа газета-журналлар, әдәби төркемнәр һәм агымнар (“Октябрь күмәге”, футуризм, имажинизм). Яңа тормышның поэтик бизәкләрен һәм сүрәтләү телен эзләү. (1сәг.)

Әдәбияттагы төп темалар. Революция һәм шәхес, кеше бәхете темасы. М.Гафури, Ф.Бурнаш, Н.Исәнбәт шигырь-поэмалары. Яңа җәмгыять өчен көрәшне һәм батырлыкны романтик бизәкләрдә сурәтләү (К.Нәҗми “Шобага”, “Яр буендагы учаклар”). (1сәг.)

Әдәбиятта Ленин образы, аны илаһилаштыру, идеаллаштыру (Һ.Такташ, Ф.Бурнаш, К.Нәҗми, Г.Кутуй шигырь һәм поэмалары). Бу образ-менәздә яңа кеше, шәхес-көрәшче сыйфатларын сәнгатьле сурәтләргә омтылыш. Әсәрләрдә Татарстан темасы. Сыйнфый азатлык белән милли азатлыкны берләштереп аңлау. (1сәг.)

Революцион аскетлык темасы. Ш.Усманов “Ил кызы”, “Краском мәхәббәте” хикәяләре; Ф.Бурнаш “Хөсәен мирза” драмасы һ.б. Шәхес теләк-омтылышларын сыйнфый көрәшкә буйсындырып аңлау һәм сүрәтләү, гомумкешелек кыйммәтләрен һәм кеше шәхесен артка чигерү (1сәг.)

Әдәбият теориясе. 20 нче елларда сатира, аның объектлары. Искелек белән көрәш үзенчәлекләренең әдәбиятта чагылуы. (1сәг.)

 

Галимҗан Ибраһимов иҗаты

 

Галимҗан Ибраһимов тормышы, көрәш һәм иҗат юлы.(1сәг.)

Беренче әсәрләре (түбән классларда һәм 10 нчы класста өйрәнгәннәрне искә төшерү, гомуми күзәтү). Язучының “Яз башы”, “Диңгездә”, “Сөю-сәгадәт” хикәяләрендә табигать һәм кеше мөнәсәбәтен, табигатьнең гүзәллеге һәм бөеклеген, адәмнең табигать баласы булуын үзенчәлекле төстә сурәтләү. Мәхәббәтне матур итеп, сергә төреп, романтик тасвирлау. (1сәг.)

XX гасыр башында язылган әсәрләрдә татар тормышының төрле якларын һәм үзенчәлекләрен чагылдыру. Шәхесне югары күтәреп, яки аның холкындагы бер сыйфатны үткенәйтеп тасвирлау, романтик буяуларга байлык (“Йөз ел элек”, “Уты сүнгән җәһәннәм”, “Карак мулла” һ.б.). “Карт ялчы”, “Көтүчеләр”, “Табигать балалары” хикәяләрендә хезмәт ияләре вәкилләре образлары, иҗтимагый тигезсезлеккә ризасызлык, рәнҗү белдерү, аңа каршы баш күтәрүне яклау, гаделсезлек өчен үч аласы килү теләген күрсәтү. Хикәяләрдә чагылган тормышчан кырыс дөреслек. Сәнгать һәм кеше проблемасы (“Яшь йөрәкләр” романын да искә төшереп). “Көтүчеләр” сүзенә салынган эчке мәгънә. Гади хезмәтне сүрәтләү үзенчәлекләре, крестьян хезмәтен, авыл кешеләре образларын бирүдә үзенчәлекләр. (1сәг.)

Г.Ибраһимовның эстетик карашлары формалашу, аларда пролетар эстетиканың торган саен күбрәк урын ала баруы. Әдипнең совет чорында язган әсәрләрендә сыйнфый тигезсезлекне һәм инкыйлаби көрәшне сурәтләү. Иҗтимагый азатлык көрәшен изгеләштерү, аны кешелекнең иң бөек омтылышы итеп күрсәтергә омтылу. “Безнең көннәр” романы. “Яңа кешеләр” пьесасы, “Кызыл чәчәкләр” хикәясе. “Тирән тамырлар” романы. Боларда төп тема һәм образлар. Әсәрләрдә үтерү, үч алу фәлсәфәсенең яктыртылышы, сыйнфый тигезсезлекнең аерым кешене тәрбияләүдә, үзгәртүдәге роле чагылу. (1сәг.)

“Казакъ кызы”. Әсәрнең язылу һәм басылу тарихы. Роман турында татар, казакъ, төрекмән язучылары һәм тәнкыйтъчеләре. Әсәрдәге вакыйгаларның “моңарчы татар әдәбиятында булмаган яңа  бер хәят, яңа бер шигърият эченә алып” (Гали Рәхим) керүе. Романның сюжет төзелеше. Казакъ далаларындагы беренчелек өчен барган партия-ыруглар көрәше сызыгы белән Карлыгыч – Арысланбай мәхәббәте сызыгының оста бәйләнеше. Яшьләрнең шәхси бәхет өчен көрәшләренең дәүләт өчен көрәштән өстен куелуы. Партия көрәшләренең халык язмышына җимергеч тәэсире, түбән катлауларга гына түгел, патша хакимиятенә оппозициядә булган милли көчләргә дә зарар китерүе. Биремҗан карт образында милләтнең акылы һәм иреккә омтылуы чагылу дәрәҗәсе. Саран сурәтләрдә, үткен детальләрдә казакъ халкының бай рухы, матур гореф-гадәтләре, аерым кимчелекле яклары тасвирлану. Кеше рухының байлыгы белән иҗтимагый тигезсезлекнең үзара килешә алмавы мотивлары. Әсәрдәге тел-стиль үзенчәлекләре, хикәяләүдә эпиклык. (3сәг.)

Г.Ибраһимовның совет чорындагы күпъяклы иҗаты. Әсәрләрендә, публицистикасында, тәнкыйтендә һәм гыйльми хезмәтләрендә эшче сыйныф идеологиясе үткәрелү. Бу идеологияне беръяклы, күпертеп аңлау һәм үткәрергә омтылу. (1 сәг.)

 Татар әдәбияты һәм мәдәнияты өчен бу иҗатның әһәмияте (1 сәг.)

Әдәбият теориясе. Әдәбиятның интернациональ мәгънәсе. Стиль турында төшенчә. Эпиклык. (1сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Г.Мөхәммәдованың “Олы юл” повесте буенча. (1сәг.)

Инша. (1сәг.)

 

Һади Такташ иҗаты

 

  Шигырьләре: “Газраилләр”, “Күктән сөрелгәннәр”, “Такташ үлде”, “Син дә үл инде”, “Урман кызы”, “Үтеп барышлый”, “Бүгенге матурлык”. “Мәңгелек әкият”,  “Сагыну” поэмалары: “Мәхәббәт тәүбәсе”, “Киләчәккә хатлар”. Башлангыч чор иҗатында мифологик образлар. Иҗтимагый тигезсезлекне, сугыш афәтләрен, кешелек җәфалары өчен җан әрнүне үзенчәлекле, абстракт дини-мифологик һәм космик образларда чагылдыру. (1сәг.)

“Такташ үлде”, “Син дә үл инде” шигырләрендә искелеккә каршы көрәш чагылышы. (1сәг.)

Һади Такташ иҗатына яңа реалистик алымнар килеп керү “Үтеп барышлый”, “Ак чәчәкләр”. (1сәг.)

Мәхәббәт, ата-ана һәм балалар изге хис итеп бирү: “Мәхәббәт тәүбәсе”. (1сәг.)

“Киләчәккә хатлар” поэмасының үзенчәлеге. Образлар бирелеше, шәхес язмышы, шул чор идеологиясе тудырган каршылыкларның чагылышы. Коллектив һәм шәхес, күмәк хезмәт, шәхси җаваплылык мәсьәләләре, крестьян язмышы. (1сәг.)

Һ.Такташ иҗатында пролетариат чорының үзенчәлекләре, уңай һәм кимчелекле яклары. Шагыйрнең поэзиягә алып килгән яңалыгы, яңа образлар, фикерләр, сурәтләү чаралары. Бу иҗатның татар әдәбияты өчен әһәмияте (1сәг.)

Әдәбият теориясе. Шигырь төзелеше. (1сәг.)

 

Фатих Әмирхан иҗаты

 

“Шәфигулла агай”. Әсәрнең язылу һәм саклану тарихы. Шул чор идеологиясенең шәхескә тәэсире. Шәфигулла, ярдәмче персонажлар образлары. Яңа җәмгыятьтә урын алган тәртипләр, аларның әсәрдә чагылышы. Повестьның төзелеше, үзенчәлекләре, арттыру алымнары. Әсәрнең шул чорны сатирик сурәтләве. (2сәг.)

Әдәбият теориясе. Гипербола. Шарж. (1сәг.)

 

Кәрим Тинчурин иҗаты

 

Кәрим Тинчурин тормышы турында мәгълумат. (1сәг)

“Американ”. Комедиядә көлке, конфликт туу,сатирик көлке тууда иске җәмгыятьне куллану. Сатирик персонажларга хас сыйфатлар. Милләтне арттка сөйрәүче иске гореф-гәдәтләрне сурәтләүдә үзенчәлек. Наданлык, мин-минлек, байлыкка омтылуны милли нигилизм сыйфатлары аша сурәтләү. Көлкеле хәлләр һәм вакыйгалар, аларның оста эшләнеше. Төп һәм ярдәмче образлар, аларның сыйфатлары. Әсәр төзелеше, тел-стиль чаралары, телнең мөмкинлекләреннән тулы һәм белеп файдалану. Көлке тудыруның башка алымнар,аларның үзәк сюжетка оста бәйләнүе. (2сәг.)

К.Тинчурин иҗатының әһәмияте. (1сәг.)

Әдәбият теориясе. Комедия жанры турында төшенчә. (1сәг.)

Инша. (1сәг.)

 

Гомуми йомгаклау. (1сәг.)

 

 

 

 

 

 

 

11 класс (102 сәгать)

 

Чит илләрдәге татар әдәбияты

 

Андагы төп темалар һәм проблемалар. Туган җирне сагыну темасының өстенлеге.

Йосыф Акчура, Хәсән Хәмидулла, Гәүһәр Туганай, Хөсәен Габдүш, Әхнәф Тангатар, Сания Гыйффәт һ.б. иҗаты турында мәгълумат бирү. (1сәг.)

XX йөз башы татар әдәбиятына күзәтү. Бу чорда әдәбиятта кулланылган иҗат алымнары. (2сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү. (1сәг.)

 

Гаяз Исхакый иҗаты

 

Язучының 1917 нчы елгы инкыйлабка мөнәсәбәте, эмиграциядәге тормышы һәм иҗаты. (1сәг.)

“Локман хәким” әкияте, “Олуг Мөхәммәд” тарихи драмасы, алардагы төп фикерләр, тарихи-фәлсәфи эчтәлек. Әсәрләрнең татар әдәбияты өчен әһәмияте. (1сәг.)

“Көз” повесте. Нәфисә һәм Гөлсем образлары. Повестьта сәнгатьчә детальләрнең роле, символик образлар. (2сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Г.Исхакый иҗатының татар әдәбияты һәм сәнгате тарихындагы урыны. (1сәг.)

 

30 нчы елларда совет әдәбияты

 

Илдәге иҗтимагый үзгәрешләрнең әдәбиятта чагылышы. Татарстан  һәм Бөтенсоюз язучыларының I съезды. Совет әдәбиятына хас яңа иҗат методын эзләү. Социалистик реализм, аның үзенчәлекләре, аларны аңлауда берьяклылык. (1сәг.)

Татар әдәбиятында Октябрь инкыйлабы һәм гражданнар сугышы чорын чагылдыру. (Ф.Бурнаш, Ш.Усманов, К.Нәҗми, Т.Гыйззәт, Ф.Сәйфи-Казанлы, К.Тинчурин әсәрләре). Әсәрләрдә заман темаларын чагылдыру үзенчәлекләре, идея һәм сәнгатьлелек принципларында вульгар социализмның өстенлек итүе. Кабатланучы сюжет һәм конфликтлар; геройлар характерын артык гадиләштерү, вакыйгаларны тасвирлауда схемачылыкның урнаша баруы. (1сәг.)

Яңа кеше образын эзләү, аны партиялелек позициясеннән торып сурәтләү. (Ш.Камал, М.Әмир һ.б. әсәрләре.) Яңа әхлак нормаларын аңлауда үзенчәлекләр. Диннең җәмгыять һәм кешелек тарыхындагы урынын бозып күрсәтү. Яңа әхлак, мәхәббәт, гаилә мәсьәләләре. Күмәк хезмәткә мөнәсәбәт тәрбияләү. (Г.Кутуй “Тапшырылмаган хатлар”, Р.Ишморат “Гөлзадә” һ.б.). (1сәг.)

Иҗтимагый идеалны шигърияткә әверелдерү юлында эзләнүләр. (Ш.Маннур, М.Җәлил, Ф.Кәрим һ.б. әсәрләре.). Мәхмүт Галәүнең “Болганчык еллар” һәм “Мөһаҗирләр” романында татар халкы тормышы һәм тарихындагы аерым караңгы һәм фаҗигале чорларның гәүдәләнеше. Әсәрләрнең этнографик бизәкләргә байлыгы. 30 нчы елларда иҗади эзләнүләрнең катлаулы, язучылар иҗатының фаҗигале булуы. Шәхес культы чорындагы репрессияләр һәм язучылар.

Әдәбият теориясе. Социалистик реализм, аның татар әдәбияты үсешен тоткарлавы. (1сәг.)

 

Нәкый Исәнбәт иҗаты

 

Тормыш юлы һәм иҗаты. “Идегәй” трагедиясе. Эчтәлеген өйрәнү, идея-эстетик анализ бирү. Әсәрнең халык дастаны белән аваздашлыгы. Идегәй образы. Ил өчен көрәш темасы. Трагедиянең сюжет үстерелеше, композициясе, тел-сурәтләү чаралары, дастан алымныры. Әсәрнең жанр үзенчәлеге. (3сәг.)

Әдәбият теориясе. Трагедия жанры. Трагик формалар. (1сәг.)

 

40-50 нче еллар әдәбиятында Бөек Ватан сугышының чагылышы

 

Бөек Ватан сугышы һәм татар язучылары. Ил һәм җәмгыять тормышына сугыш керткән үзгәрешләр. Дошманны җиңүгә омтылышның әдәбиятта аерым жанрлар үсешенә тәэсире. Нәсер жанрының активлашуы. (1сәг.)

Т.Гыйззәт, М.Әмир, Н.Исәнбәт пьесалары, Ф.Кәрим, Г.Кутуй, И.Гази, А.Шамов һ.б. хикәя, повестьлары. Әсәрләрдә сугыш һәм кеше проблемасы. Сугыш чынбарлыгы һәм аны сурәтләү үзенчәлекләре. Патриотизм һәм дошманга нәфрәтнең чагылышы. Әдәбиятта хисләр һәм сурәтләү чараларының баюы. (1сәг.)

 

Габдрахман Әпсәләмов иҗаты

 

Г.Әпсәләмов повесть һәм романнары. (“Алтын йолдыз”, “Газинур”, “Мәңгелек кеше”). Аларда  романтик сурәтләр һәм образлар. Сугыш фаҗигасенең дә, шәхес кичерешләренең дә тулы ачылып бетмәве. Образлар бирелешендә берьяклылык. Г.Әпсәләмов прозасында сюжетның төзек, җанлы, тыгыз булуы. Партия Үзәк Комитеты 1944 нчы елның августында кабул иткән карар. Аның татар әдәбиятына, сәнгать һәм мәдәниятенә, фәлсәфи-тарихи фикеренә ясаган тискәре, үткән тарихка караган әсәрләр язуда берьяклылыкка китерүе. (1сәг.)

Әдәбият теориясе. Роман төрләре. (1сәг.)

Дәрестән тыш уку. Хисам Камалов “Һәркемнең гомере бер генә”. (1сәг.)

 

 

Муса Җәлил иҗаты

 

Муса Җәлилнең тормышы һәм сугышчан юлы. (1сәг.)

Шигырьләре: “Хуш, акыллым”, “Окоптан хат”, “Кыз үлеме”, “Кичер, илем!”, “Кошчык”, “Шагыйрь”, “Дару”, “Бүреләр”, “Төрмәдә төш”, “Юллар”, “Күлмәк”, “Дуска”, “Тау елгасы”, “Сөю”, “Кар кызы”, “Бер үгет”, “Имән”, “Батырлык турында”. Сугышка кадәрге иҗатына күзәтү. 20-30 нчы еллар иҗатында батырлык темасы. “Алтынчәч” драматик поэмасы. Яшьлек һәм мәхәббәтне гәүдәләндерүче “Хат ташучы” поэмасы. Сугыш чоры иҗаты. Батырлык темасы, патриотизм. “Моабит дәфтәрләре” циклы. Дошманга нәфрәтнең чагылышы. Поэтик алымнар һәм бизәкләр, аларның яңалыгы һәм сәнгатьлелек көче. (3 сәг.)

“Моабит дәфтәрләре”ндә юмор. (1сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Әдәбиятта һәм сәнгатьтә М.Җәлил образы. (1сәг.)

Инша. (1сәг.)

 

Фатих Кәрим иҗаты

 

Тормышы һәм иҗаты, шагыйрь шәхесе. (1сәг.)

Шигырьләре: “Урман тын иде”, “Кереш җыр”, “Бездә яздыр”, “Теләк”, “Юл”, “Иптәш”, “Мин – гуманист”, “Исә җил”, “...Сөйләр сүзләр бик күп алар”, “Һөҗүм”, “Моң һәм көч”, “Күл һәм күңел”, “Кемне кызганыйм?”, “Немец җирендә”; поэмалары: “Гөлсем”, “Өмет йолдызы”, “Тимер һәм тимерче” балладасы. 30 нчы еллардагы иҗатында төп темалар. Яңа кеше образын эзләү, шагыйрьнең табышлары, кимчелекләре. Ф.Кәримнең сугыш елларындагы иҗаты. Җиңүгә өмет һәм ышаныч, үлем һәм яшәү фәлсәфәсе. Гуманизмны аңлау үзенчәлеге. Иҗатында изге, нәфрәт һәм үч алу, батырлыкка рухландырган мәхәббәт хисләре. Фронт көндәлегендәге җанлы сурәтләүләр. Тапкыр сүз-афаризмнардан оста файдалануы. Ф.Кәрим поэмалары. Вакыйгалардагы фаҗигале хәлләр, аларның сәнгатьлелек дәрәҗәсе. (3сәг.)

Әдәбият теориясе. Лирик шигырь. Поэзиядә гражданлык мотивлары. Поэма, баллада жанры. (1сәг.)

 

Татар әдәбияты яңа сыйфат үзгәрешләренә күчеш чорында

 

Кереш. Бөек Ватан сугышыннан соңгы  чорда илдә илдә булган хәлләр һәм сәяси үзгәрешләр. Тоталитар системаны җимерүгә беренче омтылыш. Торгынлык еллары. Ил халыкларының үзгәртеп кору чорына керүе. Татарстанның мөстәкыйльлеге өчен көрәш. Татар әдәбиятында бу чордагы үзгәрешләрнең чагылуы. 50-60 нчы еллар әдәбияты. (1сәг.)

Н.Исәнбәт, Г.Бәширов, М.Әмир, И.Гази, Г.Әпсәләмов, К.Нәҗми, Ә.Еники, С.Баттал, Ш.Маннур, С.Хәким һ.б.ларның иҗаты турында мәгълүмат. Аларда жанр төрлелеге. Бу еллар әдәбиятының гомуми кимчелекләре: тормышчанлык җитенкерәмәү, ил тормышындагы вакыйгаларны матурлап күрсәтү, геройлар характерын бертөрле сурәтләү. (1сәг.)

И.Гази. “Онытылмас еллар” трилогиясе. Аерым типик характерлар иҗат итүдә әсәрнең әдәби процесстагы урыны. (1сәг.)

М.Әмир. “Ялантау кешеләре”, “Саф күңел”. Дилогиянең язучы иҗатындагы роле, урыны, әдәбият тарихы өчен әһәмияте. Сугыш һәм сугыштан соңгы чорда халык тормышын берьяклы сурәтләү. (1сәг.)

Г.Бәширов. “Намус” романы. Хезмәт кешесенең рухи байлыгын ачуда, тел-сурәтләү чаралары өлкәсендәге уңышлары. Әсәрдәге җитешсезлекләр. (1сәг.)

 

Әмирхан Еники иҗаты

 

Тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат. Язучының сугыш елларында иҗат иткән әсәрләре. Алардагы психологик бизәкләр. Гади кешенең эчке кичерешләрен дөрес һәм тәэсирле итеп сурәтләү. Тоталитар система шартларында барлыкка килгән кимчелекләр, аларның кеше тормышына, рухына зыян салуын, шәхесне зәгыйфьләтүен сурәтләүгә багышланган әсәрләр.(“Саз чәчәге”, “Рәшә” повестьлары). (1сәг.)

“Әйтелмәгән васыять” хикәясе. Өйрәнгәннәрне искә төшерү. Акъәби образы, аның халык намусын, халыкның рухи дөньясындагы сафлыкны гәүдәлән-дерүе. Ананың балаларына мөнәсәбәте, күңел җылылыгы, сизгерлеге, яңа йола-тәртипләрне аңларга омтылуы, үз күңелендә электән урнашкан тәртипләргә каршы килгән күренешләргә күнегә алмавы. Хикәянең сәнгатьчә эшләнеше, композициясе. Халыкның гореф-гадәте, туганлык җепләренең изгелеге. Кылган образы. Миңлебай карт әйткән соңгы сүзнең мәгънәсе. Учак образы. (1сәг.)

“Матурлык” хикәясе. Ана һәм бала мәхәббәтенең үзенчәлекле чагылдырылуы. Хикәянең сәнгатьчә эшләнеше. (1сәг.)

 

Хәсән Туфан иҗаты

 

Хәсән Туфан тормышы һәм иҗаты турындагы белемнәрне искә төшерү. Иҗатының башлангыч чоры. “Урал эскизлары”, “Бибиевлар” поэмалары. (1сәг.)

Алардагы төп фикер, сәнгатьчә эшләнешләрендә үзенчәлекләр. Кешенең җирдәге урынын аңлауда заманга хас берьяклылыкның чагылуы. (“Иртәләр җитте исә”, “Чәчәк сибелә җирдә” һ.б.) Туфан шигырьләрендә моң-зар, хәсрәт-сагыну, фаҗига хис-тойгыларының яңа төсмерләр алуы. (“Агыла да болыт агыла”, “Сиңа” һ.б.) Авторның татар шигыре төзелешенә керткән яңалыгы. (“Гөлләр инде яфрак яралар”) Туфан шигъриятенең фәлсәфи тирәнлеге (“Сөйли торган материя”, “Сүз кушасы килә талларга” һ.б.) Табигать һәм кеше бәйләнеше мәсьәләсе. (2 сәг.)

60-70 нче елларда Х.Туфан иҗаты. “Туфан – үзе бер чор” (С.Хәким). Бу чор иҗатының төп сыйфатлары. Лирик геройның рухи баюы (“Гомер эзләре буйлап”, “Кармәт истәлекләре”). “Еракларга алып кителәр” поэмасы. Шагыйрь иҗатында әхлак сафлыгы, мәхәббәткә тугрылык, ныклы гаилә төзү проблемаларының сәнгатьчә хәл ителеше. Туфан поэзиясенең әдәбият өчен яңалыгы. (2сәг.)

Әдәбият теориясе. Шигырь строфасы һәм строфика. (1сәг.)

Әдәбиятка яңа иҗат көчләре килү: Г.Ахунов, Х.Вахит, Ш.Галиев, Х.Камал, Ә.Маликов, А.Гыйләҗев, М.Мәһдиев, Т.Миңнуллин, В.Нуруллин, Н.Фәттах, И.Юзеев, М.Хәсәнов һ.б. Аларның әсәрләрендә кеше шәхесен гәүдәләндерүдә, аның җирдәге урынын ачыклауда яңалык, психологизмга игътибар итү, форма өлкәсендә яңалыклар. (1сәг.)

 

Гариф Ахунов иҗаты

 

Гариф Ахунов тормышы, иҗаты белән таныштыру. (1сәг.)

“Хәзинә” романының идея-эстетик эчтәлеге. Шәхес һәм коллектив мөнәсәбәтләренең сурәтләнеше. Эшчеләр арасында аерым кеше мәнфәгатьләренә игътибарның аз булуы, күмәклекне алга кую, шәхесне шуларга буйсындыру. Физик хезмәтне, нефетьчеләр һөнәрен зурлау. Төп образлар, аларның сурәтләнешендә үзенчәлекләр, уңай һәм кимчелекләр. Романның бу чор татар әдәбияты һәм сәнгате өчен әһәмияте. Аңа нигезләнеп эшләнгән нәфис фильмнар турында мәгълумат бирү. (3сәг.)

 

Нурихан Фәттах иҗаты

 

Нурихан Фәттах тормышы, иҗаты белән таныштыру. (1сәг.)

“Сызгыра торган уклар” романының тарихилык үзенчәлекләре. Төп образлар, сюжет үстерелеше, характерларның ачылу дәрәҗәсе. Борынгы төрки халыклар тарихының тәэсир итәрлек яклары, милли төсмерләр. Әсәрнең сәнгатьчә эшләнеше. (4сәг.)

Әдәбият теориясе. Тарихилык принцибы. (1сәг.)

Дәрестән тыш уку өчен: Н.Фәттах. “Кичү”. (1сәг.)

 

Нурихан Фәттах иҗаты

 

Аяз Гыйләҗев тормышы, иҗаты белән таныштыру. Проза һәм драма әсәрләрендә психологизм. Кеше һәм җәмгыять мөнәсәбәтләрен тасвирлауда язучы иҗатында үсеш һәм үзгәрешләр. (1сәг.)

“Әтәч менгән читәнгә” повестен анализлау. Әсәрдәге төп фикерне ачу, образларга бәя бирү, сурәтләү үзенчәлекләрен табу. Повестьнең соңгы еллар әдәбияты өчен яңалыгы. (2сәг.)

 

 

 

Мөхәммәт Мәһдиев иҗаты

 

Мөхәммәт Мәһдиев тормышы, иҗаты белән таныштыру. Әсәрләрендә сугыш алды, сугыш һәм сугыштан соңгы еллардагы татар авылы тормышының чагылышы. (1сәг.)

“Кеше китә – җыры кала” повестен өйрәнү. Сәнгатьчә үзенчәлекләре: сурәтләүдә күпбизәклелек, урта гасырдан килә торган  принципка корылуы, аның уңай һәм кимчелекле яклары. Халыкның гореф-гадәтләрен, яшәү рәвешен һәм милли үзенчәлекләрен чагылдырган күренеш һәм вакыйгаларга байлыгы. Стиль үзенчәлекләре. (2сәг.).

Әдәбият теориясе. Әдәбиятның иҗтимагый вазифасы. (1сәг.)

Дәрестән тыш уку өчен: А.Расих “Ике буйдак”. (1сәг.)

 

Әхсән Баянов иҗаты

 

Әхсән Баянов тормышы, иҗаты белән таныштыру. Язучының күпьяклы эшчәнлеге. (1сәг.)

Ә.Баяновның шигырь һәм поэмалары, җәмгыятьтәге тәртипләрдән ризасызлык, кешеләр арасында урнашкан мөнәсәбәтләрне  тәнкыйди күзлектән карап хөкем итү,замандашларын гуманизмның олы таләпләре югарылыгыннан торып бәяләү. Пессимистик ситуация-хәлләрне оптимистик күзлектән чыгып сурәтләү. Шигъри образлылык, метафорика үзенчәлекләре. Шартлы-символик образлардан мул файдалану. (1сәг.)

“Сәяхәтнамә” поэмасына анализ. Кеше һәм табигать мөнәсәбәтләрен фәлсәфи тирәнлек белән сурәтләү, табигатьне саклау мәсьәләләрен кискен итеп кую. (2сәг.)

Дәрестән тыш уку өчен: Ә.Баянов “Тау ягы повесте”. (1сәг.)

 

Илдар Юзеев иҗаты

 

Илдар Юзеев тормышы, иҗаты белән таныштыру. Шагыйрь һәм  драматург буларак иҗат эшчәнлеге. Поэма, баллада, шигъри трагедияләрдә заман һәм кеше мөнәсәбәтләре. (1сәг.)

“Өчәү чыктык ерак юлга...” поэмасындагы тормышчан проблема. Фазылҗан, Нур һәм “мин” образларының тормышчан мәгънәсе. Кәккүк образына салынган мәгънә. Юл образы, яшьлек хәтирәләрен шигъри юлларда бирү үзенчәлекләре. Җанлы һәм җансыз табигать образларының (көймә, урман, чабыш атлары) хатирәләрне тергезүдәге роле. Поэмада шигъри сурәтлелек. (2сәг.)

Дәрестән тыш уку өчен: И.Юзеев “Мәңгелек белән очрашу”. (1сәг.)

 

Туфан Миңнуллин иҗаты

 

Туфан Миңнуллин тормышы, иҗаты белән таныштыру. Драматургның  башлангыч чор иҗаты. “Миләүшәнең туган көне”, “Ир-егетләр”, “Монда тудык, монда үстек”, “Ай булмаса, йолдыз бар”, “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Моңлы бер җыр” драмаларында тормышчанлык, кеше холкын сурәтләүдә иҗади үсеш, символика, шартлылык. Тарихка һәм тарихи шәхесләргә мөрәҗәгать итү (“Канкай углы Бәхтияр”, “Без китәбез, сез каласыз”). (2сәг.)

Т.Миңнуллинның комедия һәм водевильләре: “Яшьлегем – җүләрлегем”, “Диләфрүзгә дүрт кияү”, “Гармун белән скрипка”, “Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясе. Әлмәндәр карт образының тормышчан фәлсәфи нигезе: тормышка мәхәббәте, яшәү дәрте, халык акылын һәм тәҗрибәсен чагылдыруы. Комедиядә яшәү һәм үлем фәлсәфәсе.

“Әниләр һәм бәбиләр” драмасы. Балага мөнәсәбәтнең изгелеге. Гөлфинә образы, анага дан җырлауда аның роле. Драманың сюжет үстерелеше, композиция, образлар системасы, шартлы-символик образлар (бала тирбәтүче борынгы ике ана, бишек җыры). (2сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү: татар театр сәнгатен үстерүдә Т.Миңнуллин драматургиясенең роле. (1сәг.)

Әдәбият теориясе. Пролог, эпилог, интермедия, аллегория. (1сәг.)

Дәрестән тыш уку өчен: Ш.Хөсәенов. “Әни килде”. (1сәг.)

 

Хәзерге татар әдәбияты

 

Кереш. Җәмгыятьтәге кискен үзгәрешләрнең  әдәбиятта чагылуы. Әсәрләрдә милли бәйсезлек һәм мөстәкыйльлеккә омтылу авазлары. Тарихи һәм табигатьне саклау темаларының активлашуы. Бүгенге әдәбиятта шәхес концепциясенең үзенчәлекләре. (1сәг.)

Поэзия

 

Н.Арсланов, Г.Афзал һ.б. әсәрләре, аларның үзенчәлекле яклары.

Шигърияткә яңа иҗат көчләре килү: Р.Әхмәтҗанов, Р.Мингалим,  Р.Гаташ, Г.Рәхим, Зөлфәт, З.Мансуров, К.Сибгатуллин, Ш.Маннапов, Г.Моратов, Р.Зәйдулла һ.б. Яңа тема һәм идеяләр. Поэма, оратория, дастан, баллада, реквием һ.б. жанрларның активлашуы. Поэзиядә халык иҗатындагы, бөтендөнья әдәбияты һәм сәнгатендәге символикадан, шартлы алымнардан файдаланырга омтылышның артуы. (1сәг.)

 

Равил Фәйзуллин иҗаты

 

Равил Фәйзуллин иҗатына кыскача күзәтү. Сурәтләүләрдә шагыйрьнең табыш һәм ачышлары. (1сәг.)

“Гадиләргә гимн”, “Көрәшчеләр” поэмаларының идея-эстетик үзенчәлекләре. Аларда кешенең бүгенге җәмгыятьтәге роле. (1сәг.)

 

 

 

 

Ренат Харис иҗаты

 

Ренат Харис поэзиясе турында мәгълумат. Шигъриятендә заманчалык рухы. Оригиналь формаларга, метафорикага кыю мөрәҗәгать итүе. Шигырь-поэмаларында милләтнең тарихи үткәне, үткәннең һәм бүгенгенең бәйләнеше, кеше тормышындагы һәм җәмгыятьтәге урыны һ.б. чагылу .(“Ат иярләү”, “Ант суы”, “Җәлилчеләр”поэмалары, “Кеше” ораториясе). (1сәг.)

 

Мөдәррис Әгъләмов иҗаты

 

Шигъриятенең табигыйлеге. Авторның классик формалардан оста файдалануы. Туган ил, халык һәм милләт язмышы турында фәлсәфи гомумиләштерүләргә ирешүе, Халыкчан, җанлы, сәнгатьле фикерләү байлыгыннан тел-стиль сурәтләре алуы. Әсәрләрендә сюжетлылык, публицистиканы лирика белән үрүдә уңышлары. “Онытма, Европа!..”, “Тукайдан хатлар” поэмаларының фикери һәм сәнгатьчә яңалыгы. (1сәг.)

 

Проза

 

Проза жанрында җәмгыять һәм шәхес мөнәсәбәте проблемаларын яңача хәл иткән әсәрләр язылу (Г.Ахунов. “Идел кызы”, М.Хәсәнов. “Язгы аҗаган”, А.Гыйләҗев. “Балта кем кулында?”). (1сәг.)

И.Салаховның “Тайгак кичү”, А.Гыйләҗевнең “Йәгез, бер дога!”, Г.Тавлинның “Афәт” әсәрләрендә тоталитар системаның шәхесне изүе, физик һәм мораль яктан мәсхәрәләве, таптавы чагылу. (1сәг.)

Роберт Батулла, Әхәт Гаффар, Мәдинә Маликова, Фуат Садриев, Фәнис Яруллин, Тәүфыйк Әйди, Флүс Латыйфи, Җәмит Рәхимов, Зиннур Хөснияр, Нур Әхмәдиев һ.б. әсәрләре. Аларда тормыш дөреслегенә якынаю мәсьәләсе. (3сәг.)

 

Мөсәгыйт Хәбибуллин иҗаты

 

Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләре турында мәгълумат бирү. “Кубрат хан” романы. Әсәрдә гомумкешелек кыйммәтләре, ил мәнфәгатьләре, милләт язмышы. Сюжет җанлылыгы, образлар. (2сәг.)

 

Ринат Мөхәммәдиев иҗаты

 

Ринат Мөхәммәдиев иҗатына күзәтү. Тәнкыйть һәм әдәбият фәне өлкәсендәге эшчәнлеге. Язучының прозасы, хикәя һәм повестьлары. Аларда заман проблемаларының яктыртылуы. “Кенәри – читлек кошы”, “Сират күпере” романнары. (1сәг.)

“Ак кыялар турында хыял” повесте, сәнгатьчә үзенчәлекләре. Кәҗә бәтие образы аша әхлак сафлыгын, кешеләр арасындагы начар гадәтләрне тәнкыйтьләү. (2сәг.)

Әдәбият теориясе. Сәнгатьчә дөреслек категориясе. (1сәг.)

 

Драматургия

 

Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйләҗев, Юныс Әминов, Әхсән Баян, Илдар Юзеев, Рөстәм Мингалим, Әхәт Гаффар, Фуат Садриев, Юныс Сафиуллин һ.б. пьессаларында әхлак проблемалары, татар халкының рухи сәламәтлеге мәсьәләләре чагылу.

 

Зөлфәт Хәким, Мансур Гыйләҗев, Илгиз Зәйниев пьессаларына күзәтү. Аларда жанр төрлелеге.

 

Рабит Батулла драмалары. “Өчәү чыктык ерак юлга”, “Кичер мине, әнкәй!” Аларда заманчалыкның чагылышы.

“Сират күпере” драмасына  анализ. Г.Тукай образын гәүдәләндерүдә  яңалыклар, сәнгатьчә ачышлар. Образлар системасы. (2сәг.)

 

Ризван Хәким иҗаты

 

“Синең урыныңа кайттым”, “Кайтыр идем”, “Китәм инде” пьессаларында фән-техника казанышларының кешене рухи бөлгенлеккә төшерүе чагылу.

“Җиде баҗа” драмасы, төп фикер, сәнгатьчә үзенчәлек, яңа алымнар. Күгәй, Дая, Дулат, Искәндәр образлары. Кешенең асыл сыйфатларын олылау. (2сәг.)

 

Балалар әдәбияты

 

Татар балалар әдәбиятының төп көчләре: Ләбибә Ихсанова, Җәват Тәрҗеманов, Роза Хафизова, Җәүдәт Дәрзаман, Рәшит Бәшәр, Зиннур Хөснияр һ.б. әсәрләре. Төп тема һәм проблемалар. (1сәг.)

 

Шәүкәт Галиев шигырьләрендә бала психологиясе, тынгысыз холкы чагылу. Тапкырлык, җорлык, көтелмәгәнлек. (1сәг.)

 

Роберт Миңнуллин шигърияте

 

Тема, образлар төрлелеге. Туган якка, ата-анага, табигатькә мәхәббәт. Юмор хисе. Балалар әдәбиятында проза жанрының үсүе, баюы. Әкият төренең җанлануы. (1сәг.)

 

Тәнкыйть өлкәсендә актив эшләүче галимнәр: Мансур Хәсәнов, Рафаэль Мостафин, Тәлгать Галиуллин, Флүн Мусин, Азат Әхмәдуллин, Фуат Галимуллин, Фәрит Хатипов, Нурмөхәммәт Хисамов, Фатих Урманчеев, Хатип Миңнегулов, Әхмәт Сәхапов, Мөдәрис Вәлиеев, Равил Рахмани, Фәрит Бәширов һ.б. Халыкның рухи һәм акыл хәзинәсен саклау, үстерүдә татар әдәбиятының роле. (1сәг.)

 

Гомуми йомгак. Татар әдәбиятының тарихы. Әдәбиятның сәнгатьчәлеккә ирешү юлында ныгуы. (1сәг.)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

  • Простая иконка Facebook
  • Простая иконка Twitter
  • Простая иконка Vimeo

© 2023 ФЕДОР РОДИОНОВ. Сайт создан на Wix.com

bottom of page