top of page

 

 

 

Әлеге бүлектә класс җитәкчесе өчен файдалы булырдай мәгълүматлар тупланган

 

 

 

Замана шәхесе тәрбияләү концепциясе

 

Гыйлем һәм тәрбия орлыкларын хәзер ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез,

киләчәктә файдалы җимешләрне дә үзегез җыярсыз.

Ризаэддин Фәхретдин  

                         Заманага яраклашып кешеләрнең бер-берсе белән аралашу һәм төрле мәдәниятләрен өйрәнү мөмкинлекләре киңәя. Мәгариф системасын модернизацияләү концепциясе укыту, тәрбия процессының яңа моделен төзүне күз алдында тота. Бу моделне тормышка ашыруда сыйныф җитәкчесенең хезмәте аеруча зур һәм әһәмиятле. Шәфкатьлелек, гражданлык, толерантлык, үз мәдәниятеңне, телеңне саклау белән бергә башка халыкның гореф-гадәтләрен, телен, тарихын хөрмәтләүче шәхес тәрбияләү – бүгенге сыйныф җитәкчесенең төп вазифасы. Нәкъ менә ул - класста тәрбия эшен оештыручы һәм укучыларның остазы. Сыйныф җитәкчесенең оештыру – тәрбия эшләре күпкырлы һәм бик тә җаваплы. Ул үзенә беркетелгән сыйныфта дәресләрдән тыш булган барлык тәрбия эшләре өчен җавап бирә. Иң беренче чиратта сыйныф җитәкчесе - тәрбияче, ул тормыш сулышын тоеп яшәүче, тормышта да, илдә дә барган вакыйгалар белән һәрчак хәбәрдар, шул ук вакытта, ул укучыларның якын киңәшчесе, ярдәмчесе.

Бүгенге көн таләпләренә җавап бирердәй сыйныф җитәкчесе – бик тә сизгер күңелле психолог, педагог. Ул эшенең әһәмиятен, ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлаган хәлдә, ул теорияне яхшы белергә, практик яктан җитди әзерлекле булырга тиеш. Эшне уңышлы алып бару өчен, беренче чиратта, үз укучыларының  шәхси сыйфатларын яхшы белергә, җентекләп өйрәнергә кирәк. Бу юнәлештә эш алып бару өчен шәхесне өйрәнү моделе зур ярдәм итә.Моның өчен, әлбәттә, педагогик тикшеренү һәм эзләнү алымнарын белү зарур.

                          Әлеге модельгә нигезләнеп эш иткәндәукучы шәхесен өч төрле ноктадан торып өйрәнү күз алдында тотыла: җәмгыятьтә, мәктәптә һәм гаиләдә. Әлбәттә, бала гаиләдә тәтбияләнә. Гаилә ныклыгы, әдәплелеге, андагы өлкәннәрнең эшчән һәм чиста-пөхтә булулары балага да күчә. Мәктәп һәм җәмгыять шартларында үз-үзен тотканда әнә шунда алган тәрбиясенең ни дәрәҗәдә ныклы, төпле булуына инанасың яки еш кына киресен дә очратырга туры килә. Нәкъ менә шул чакта сыйныф җитәкчесенең төпле һәм нәтиҗәле хезмәте таләп ителә.

Укучылар коллективында һәр укучының шәхесен, аның уй – фикерләрен, әхлак сыйфатларын ачыкларга, күзәтергә, өйрәнергә ярдәм итә торган вакыйгалар аз булмый. Шундый мөһим вакыйгаларның берсе – уку елы башланган чор. Нәкъ менә шушы чорда  сыйныф эше моделе булдырыла. Аңа түбәндәге бүленешләр карый: сыйныф җитәкчесе, сыйныф старостасы, үзидарә, фән һәм белем бүлеге, сәнгать һәм иҗат, сәламәтлек, матбугат, җәмгыятьара бәйләнеш, ял һәм сәяхәт. Санап кителгән һәр өлкә сыйныф эшен камилләштерүгә ярдәм итә. Уку елы башында тәрбия эшен планлаштыруга зур этәргеч бирә.

                   Билгеле булганча, җәйге каникул вакытында укучыларда зур үзгәрешләр була, алар физик яктан да үсәләр, рухи тормышларында да яңа төсмерләр барлыкка килә. Бу үзгәрешләр аларның йөз – кыяфәтләрендә генә түгел, үз-үзләрен тотышларында да ачык чагыла. Ул гына да түгел, укучыларда тирә-юньгә, әйләнә-тирәдәге иптәшләренә карата мөнәсәбәт тә үзгәрергә мөмкин. Әнә шул үзгәрешләрне күреп ала белү, тәрбия эшендә файдалана белү бик мөһим. Әнә шуларны күз алдында тотып, һәр уку елына гимназиянең тәрбия эшенең юнәлешләре ачыклана.

                 Ул сәламәтлекне ныгыту, әхлаклылыкка ирешү, интеллектуаль үсеш, укучыларның үзара һәм гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрен ачыклау, ялны файдалы оештыру кебек бүленешләрдән тора. Гимназиябез күп еллардан бирле укучыларның сәламәтлеккә ирешүе юнәлешендә күп чаралар уздыра. Дәрес кысаларында уздырыла торган сәламәтлек минутларыннан башлап республика күләмендәге чараларга кадәр укучылар бик теләп катнашалар. Ә сыйныф эшчәнлегенә килгәндә, бу юнәлештә төрле чаралар каралган. Тәрбия юнәлешләре итеп түбәндәгеләргә нигезләнү дә эшнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә этәргеч бирә:

  • гүзәл холык иясе тәрбияләү;

  • чисталыкка өйрәтү;

  • тәртип һәм тынычлыкка өндәү;

  • әти-әнигә хөрмәт хисе тәрбияләү.

               Бу юнәлешләрдә тәрбия эше алып барганда күп төрле эш чараларыннан кулланырга мөмкин. Сыйныфтан тыш чараларда тирән мәгънәле әңгәмәләр алып бару; укытучылар һәм ата-аналар арасында тыгыз мөнәсәбәтләр булдыру; начар гадәтләрдән арыну, чисталыкка хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү; тырышлык аша үсешкә ирешү юлларын күрсәтү.

              Класс-коллектив белән уңышлы эшли алу дөрес планлаштыра белүгә дә нык бәйле. Сыйныф җитәкчесенең эше – киләчәккә, алдагы көннәргә йөз тоткан, планлы рәвештә алып баруга нигезләнгән эш. Алдагы тәрбия эшләрен, үткәрелергә тиешле чараларын күзаллый белү, шәхеснең үсеш юнәлешләрен, мәктәп алдында торган гомуми бурычларны һәм максатларны аңлап, белеп тору да сыйныф җитәкчесенең һөнәри дәрәҗәсен билгели.

Тәрбия планын төзегәндә шулай ук түбәндәгеләргә дә игътибар итәргә тырышам: нинди истәлекле даталар булачак, нинди вакыйгалар, укучыларны нәрсәләр кызыксындыра, алар нинди темаларга сөйләшергә,  кемнәр белән очрашулар үткәрергә телиләр. Шулар исәпкә алынганнан соң, сыйныф сәгатьләренең тематик бүленеше төзелә.

              Әлбәттә, югары сыйныфларда сыйныф җитәкчесе булу зур тәҗрибә, ныклы белем, сабырлык һәм укучыларның якын сердәшчесе булуны таләп итә. Укучыларының һәрбер соравына төгәл җавап аша гына үзеңә карата ихтирам уятып була. Ел дәвамында сәламәтлек темасына багышланган класс сәгатьләрендә укучылар яратып катнашалар. Бу класс сәгатьләрендә “Наркомания – афәт ул”, “Сәламәт булырга теләсәң”, “Ничек матур булырга?”, “Сафлык нәрсә ул?” дигән темаларга багышланган сөйләшүләр укучылар  күңелендә эзсез калмый.

Әхлакка багышланган сыйныф сәгатьләре дә бик җанлы һәм кызыклы үтәләр. “Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал”, “Намусыңны яшьтән сакла”, “Бәхет башы – тәүфыйк”, “Яхшы сүз – җан азыгы...” дигән темалар укучыларны намуслы, әхлаклы булырга, яманны яхшыдан аера белергә өйрәтүдә зур әһәмияткә ия булалар. Әхлакый темаларга багышланган класс сәгатьләрен алып барганда, мәгърифәтче, галим Р.Фәхретдиннең “Тәрбияле бала”, “Нәсыйхәт”, К.Насыйриның “Әхлак рисаләсе”, “Тәрбия китабы” дигән хезмәтләренә һәм андагы тирән мәгьнәле фикерләренә, киңәшләренә таянам. Аларның китаплары минем төп кулланмам булып тора.

Хезмәткә әхлаклы мөнәсәбәт тәрбияләү исә – кешенең гомер юлын, аның киләчәген, язмышын билгели торган фактор, чөнки кеше, кайда гына булмасын, нинди генә җәмгыятьтә яшәмәсен, хезмәттән читтә кала алмый һәм аны хезмәттәге мөнәсәбәтләр шәхес буларак формалаштыра. Кечкенә сыйныфлардан ук башлап, хезмәт тәрбиясе бирүне төп максатым итеп куям. Укучы үзенең хезмәт җимешен күреп сөенсен, тагын да тырышып эшләү теләге  уянсын. Хезмәткә уңай карашта булган укучы, гадәттә, иҗади үсешкә ирешкән шәхес буларак та билгеле. Әлбәттә, мондый балалар аерым игътибар таләп итә. Шуны истә тотып, эш тәҗрибәмдә куллану өчен иҗади яктан үсешкә ирешкән шәхес моделен булдырдым.

              Мондый бала шәхес буларак һәряклы үсешкә ирешкән була. Шуны күрә аңа аерым юнәлештә үсү өчен күрсәтелгән юллар булырга тиеш дип исәплим. Моның өчен түбәндәге эш юнәлешләреннән файдаланам:

  • Белем һәм осталыкны үстерү;

  • Сәламәтлекне ныгыту;

  • Танып-белү эшчәнлеген арттыру;

  • Тормышчан һәм әхлакый караш булдыру.

 

               Һәрбер эш юнәлешенең үз эчтәлеге каралган. Мәсәлән, иҗади яктан үсешкә ирешкән шәхеснең белем һәм осталыкларын камилләштергәндә аның нигезле белемгә ия булуы, белем алуга дөрес фюнәлеш таба белүе, сөйләмә, язма телләрне иркен куллана белергә, экологик, мәдәни казанышларга ирешкән булуы белән бергә үз өстендә даими эш алып баруны төрле чаралар ярдәмендә тулыландыруы да шарт. Шулай ук иҗади яктан үсешкә ирешкән шәхес сәламәт кеше булырга тиеш дип саныйм. Сәламәт тәндә генә сәламәт акыл була ала. Мондый бала физик тәрбиягә һәм сәламәтлеккә аңлы рәвештә уңай карый, үз-үзен стресслардан саклый, авыр хәлдә калганнарга беренче ярдәмне күрсәтә белү кебек матур гамәлләргә ия була. Иҗади яктан үсешкә ирешкән шәхес танып-белү эшчәнлеген арттыру юлында да мөстәкыйль эш итә белүче, шул сәбәпле ул - алдынгы . Бу юнәлештә ул белемен дәвам итү өчен интеллектуаль әзерлеккә ия, кызыксынучан, белемен практикада куллана һәм авыр вакытта җитди мәсьәләләрне чишә белү  кебек матур сәләтләргә ия булырга тиеш.

 Тормышчан һәм әхлакый караш булдыру өчен иҗади үсешкә ирешкән шәхестә барлык булган гомумкешелек кыйммәтләре дә тупланырга тиештер, мөгаен. Чөнки әлеге бала - намуслы, әхлаклы, гадел булу кебек матур сыйфатларга ия шәхес.

Беребезгә дә сер түгел, хәзер җәмгыятебездәге һәртөрле кимчелекләр, хәл ителмәгән мәсьәләләр турында ачыктан-ачык сөйлибез, аларны хәл итү юлларын эзлибез. Чыннан да, урамнарда, җәмәгать урыннарында үсмерләрнең, яшьләрнең, хәтта өлкәннәрнең дә үзара сөйләшү-аралашуларына игътибар итсәң, гаҗәпкә каласың, бер-беренә тупаслык, шәфкатьсезлек, рәхимсезлек күренешләре еш очрый. Ә бит үткәнебезгә әйләнеп карасак, татар халкы гомер-гомергә эшчән, намуслы, тәртипле, кунакчыл, ачык йөзле булуы белән дан тоткан. Югарыдагы сорауларга җавап эзләү максатыннан уздырылган “Оясында ни күрсә, очканда шул булыр” дигән гаилә бәйрәме укучыларда һәм әти-әниләрдә матур фикерләр калдырды. Бәйрәм барышында бала тәрбияләүдә гаиләнең нинди зур роль уйнавы, халкыбызның онытылып баручы гореф-гадәтләрен искә төшерүнең әһәмияте ачыкланды.

Бала тәрбияләүдә сыйныф җитәкчесе белән берлектә әти-әниләр эшчәнлеге зур роль уйный. Сыйныф җитәкчесенең төп максаты – әти-әниләрнең җыелышларга теләп йөрүен тәэмин итү. Түбән сыйныфларга караганда югарырак сыйныфларда әти-әниләр җыелышларга йөрергә кыенсыналар. Чөнки югары сыйныф укучылары арасында төрле тәртипсезлек эшләүчеләр очрап тора. Шуңа күрә әти-әниләр башкалар янында балаларын яманлаудан уңайсызланалар. Мондый очракта, әлбәттә, шәхси әңгәмәләр уңай күрелә. Бервакытта да ялгышлары яки укуда артта калулары өчен әти–әниләрне ачуланырга ярамый. “Йомшак” укучының билгеләрен җыелышта әйтү дә кире тәэсир тудыра. Шулай да алар үз балаларының кимчелекләрен белергә, ә укытучы аларны бетерү юлларын әйтергә тиеш. Җыелыш саен бер үк укучыларны мактарга кирәкми. Сыйныф җитәкчесе һәрвакыт бик тактлы, ачык күңелле булырга тиеш. Бер укучының әти-әнисен чакырып сөйләшкән чагында, башка укучыларның әти-әниләре янәшәдә булуы үзара кыенсыну китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә ата-аналар белән әңгәмә корганда, үтә дикъкатьле булу сорала. Ата-аналарны мәктәпкә тартуның тагын бер ысулы – төрле күңелле кичәләр, бәйрәмнәр үткәрү. Югары сыйныф укучылары мондый кичәләрдә үзләренең чын күңелләрен биреп катнашалар. Мәсәлән, андый кичәләрдән без “Әниемнең җылы куллары”, татар уеннарыннан торган ял кичәсе, “Һөнәрләрнең барысы да кызыклы”, “Спорт һәм без” дигән бәйрәмнәр зур тәрбияви әһәмияткә ия булдылар.

Гаиләдә бала тәрбияләүдә һәр әти-әнинең никадәр тырышлык күрсәтүен белер өчен, төрле анкета сораулары тәкъдим итәргә мөмкин. Мәсәлән:

1. Гаилә тәрбиясенең нигезе нәрсәдән гыйбарәт?

2. Бала тәрбияләүдә халкыбызның мирасына еш мөрәҗәгать итәсезме?

3. Балагызда нинди уңай сыйфатлар булуын телисез?

4. Балагызны урам тәрбиясе йогынтысыннан саклауның нинди юлларын беләсез?

Бу сорауларга язылган җавапларны укыганда, мине кайбер әтиләрнең тупас җаваплары борчуга сала. Димәк, бөтен гаиләләр дә бала тәрбияләүнең нинди четерекле мәсьәлә булуын аңламыйлар. Һәрбер җыелышта әти-әниләргә үзләренең балаларына тәүге үрнәк булуларын аңлатырга тиешбез.

Без, ягъни сыйныф җитәкчеләре, укучыларның өйләренә дә даими рәвештә йөрергә мәҗбүрбез. Аларның гаилә хәлләрен һәм гаилә шартларын даими күзәтү - безнең төп бурыч. Укучының өенә, ата-анасы янына барганда, алар белән гаилә шартларында әңгәмә корганда, аеручы тактлы булу, сүзне бала өстеннән шикаять ясауга яки ата-ананы гаепләүгә бормаска кирәк. Иң яхшысы – баланың укуда артта калуына ниләр сәбәп булганын яки аның берәр җитешсезлеге сәбәпләрен бергәләп ачыкларга тырышу, педагогик киңәшләр бирү, ярдәм итәргә тырышу, эчкерсезлегеңне күрсәтү. Шулай булганда гына ата-аналар сыйныф җитәкчесе белән очрашырга, киңәшергә һәм аралашырга теләп торачак, гомумән, класс тормышында, аның җәмәгать эшләрендә катнашырга теләячәк. Гомумән, мәктәп белән гаиләнең тыгыз һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеге – баланы гармоник яктан тәрбияләүдә иң кирәкле фактор.

Укытучы, класс җитәкчесе эше уңдырышлы туфракка орлык чәчүне хәтерләтә. Алар балалар күңеленә әйбәт орлыклар чәчеп, укучыларда югары рухи, әхлакый сыйфатлар, гомумкешелек кыйммәтләре формалаштыра. Бала көндәлек аралашу процессында укытучыда иң яхшы сыйфатларны, күңел сафлыгын, күңел җылылыгын күрергә тиеш. Һәр укучы – шәхес, ул чынбарлыкны үзенчә күрә, дөньяны танып белергә омтыла. Сыйныф җитәкчесе һәм укучының үзара  бердәмлеге нәтиҗәсендә генә уңышка ирешеп була.

 

 

 

 

 

 

Һәрьяклап камил шәхес тәрбияләү

(тәрбия программасы)

 

 

Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә

кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр
Р.Фәхреддин

 

Тәрбия программасы өч этапка бүленә: уку процессында тәрбия, дәрестән тыш һәм мәктәптән тыш эшчәнлек. Уку-тәрбия эшенең төп юнәлешләре программалар аша тормышка ашырыла.

 

Тәрбия программасының максаты

  Тормышка һәр яктан әзерлекле, камил, үз милләтенең рухи һәм матди байлыкларын арттыручы, туган халкының киләчәген кайгыртучы, уңай шартларда уку-тәрбия процессыныңда шәхес тәрбияләү, аның иҗади сәләтенен ачу, үстерү һәм тормышка ашыру.

Бурычлары

– халкыбызның милли үзенчәлекләрен, күркәм сыйфатларын, йола-гадәтләрен, гаилә этикасын кече яшьтән үк төшендереп, укучыларны өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләү, буыннар бәйләнешен тәэмин итү;

– әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, балаларны кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү, югары әдәп, әхлак сыйфатлары булдыру, иҗади сәләт һәм милли үзаң формалаштыру.

– туган телебез, мәдәниятебез үсеше өчен җаваплылык хисе булдыру;

– йолалар нигезендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;

 

Тәрбия программасының төп принциплары

– сыйныфта гуманлылык мөнәсәбәтләре урнаштыру;

– халыкчанлык;

– укучыларның белем дәрәҗәсен арттыру һәм иҗади фикер йөртү сәләтен үстерү;

– балаларда гомумкешелек кыйммәтенә аңлы караш тәрбияләү;

– иҗтимагый активлыкны үстерүгә юнәлеш бирү;

– эзлекле һәм даими тәрбия бирү.

 

Көтелгән нәтиҗә

– үз чорының, милләтенең барлык күркәм сыйфатларына ия булган, халкын хөрмәт итә, ярата торган һәм аның мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәргә сәләтле булган иҗат кешесе, башка милләт вәкилләренә әдәплелек тойгысы һәм ихтирам белән карый белә торган түземле шәхес тәрбияләүгә ирешү.

 

ПРОГРАММАНЫ ТОРМЫШКА АШЫРУ

Әхлаклылык, граңданнар активлыгы, социаль өлгереш тәрбияләүнең төп мәсьәләләре коллективта иҗади эш аша тормышка ашырыла, бу эшләр бер-береннән эчтәлеге, формалары белән аерыла һәм түбәндәге юнәлешләрдә эшли:

1. Патриотик: батырлык дәресләре, районның туган көне, «Ватанны саклаучылар» көне һ.б.

Музейларга, табигатькә, туристик экскурсияләр, варислар көне уңаеннан слет. Җиңү көнендә митингта катнашу, сугыш ветераннары белән очрашулар.

2. Иҗади: беренче очракта зур игътибар сәләтле балаларга бирелә. Эш төренең эчтәлеге һәм оештыру үз эченә диагностиканы, фәнни-тикшерү эшләре, факультативлар, электив курсларны үз эченә ала.

Балалар шулай ук район тарафыннан оештырыла торган төрле чараларда катнашалар.

3. Әхлак,эстетик: белем көне, яңа ел бәйрәмнәре, «Ватанны саклаучылар» көне, Җиңү бәйрәме, соңгы кыңгырау бәйрәме Традицион булып хезмәт эшләре дә тора: бакчада эшләү, мәктәп янын җыештыру, күмәк хуҗалыкта эшләү.

4. Сәламәтлек: төп мәсьәләләрнең берсе булып укучыларның сәламәтлеген ныгыту тора. Бу мәсьәлә төрле сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр, спорт уеннары, бәйгеләр, экскурсияләр аша тормышка ашырыла.

Иҗтимагый-сәяси, патриотик

Максатлар:

– туган төбәк чишмәләре тарихын өйрәнү, табигый байлыкларга сакчыл караш тәрбияләү;

         – милли хис тәрбияләү;

– милли үзаңны үстерү; халкыбызның буыннардан килгән милли йола гадәтләренең сакланышы һәм яшәеше өчен җаваплылык хисе тәрбияләү;

         – туган ил, ватанны сөю хисе тәрбияләү.

Әхлак – эстетик

Максатлар:

– бер-береңә хөрмәт һәм ихтирам хисе тәрбияләү; тел байлыгын, зиһенне үстерү

– үзеңдә булган сәләткә һәм үз-үзеңә ышаныч арттыру;

– нечкә күңелле,мәрхәмәтле шәхес тәрбияләү;

– укучыларның рухи дөньясын баету;

– ихтыяр көче тәрбияләү;

– гаиләдә һәркемне ихтирам итү, бер-береңә игътибарлы булу хисе тәрбияләү.

Хезмәт – һөнәри

Максат:

– халкыбызның хезмәткә мөнәсәбәте турында аңлату;

– хезмәт һәм акыл тәрбиясе бирү;

– хезмәт кешесен хөрмәт итү сыйфаты тәрбияләү;

– халкыбызның тормыш көнкүрешен өйрәнү.

Сәламәтлек

Максаты:

– сәламәтлекне ныгыту;

– сәламәт яшәү рәвеше алып бару;

– спортка уңай караш тәрбияләү;

– дөрес туклану, көндәлек режим булдыру

 

 

Милли тәрбия эшен оештыру өчен электив курс программасы

 

  • Милли шәхес тәрбияләү моделе.

  • Төп педагогик таләпләр.

  • Тәрбия эшенең максаты һәм бурычлары.

  • Программаның принциплары.

  • Программаның юнәлешләре.

  • Ирешергә тиешле уңышлар, көтелгән нәтиҗәләр.

 

I. Шәхес тәрбияләү моделе

Иҗади үсешкә ирешкән, үз-үзен киләчәккә мөстәкыйль әзерли белүче, тормышта  югалып алмаучы шәхес тәрбияләү. Курс гуманитар юнәлешле профиль класс укучыларына адреслана. Шулай ук туган төбәге белән кызыксынган, матур әдәбият әсәрләрен укырга яраткан  шәхес сәламәт һәм культуралы, һәр яктан белемле булырга тиеш.

 

I. Белем һәм күнекмәләр

1. Яңа белем үзләштерүгә җирлек булдыру.

2. Фәнара белемнәр үзләштерүдә мөстәкыйль фикерләү.

3. Язма һәм телдән грамоталы сөйләмгә ия булу.

4. Кеше һәм табигать бердәмлеген булдыру.

5. Культура үсешенең төп берәмлекләренә төшендерү.

6. Үзлектән белем алу күнекмәләрен булдыру.

 

II. Сәламәтлек

1. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару.

2. Сәламәт яшәүгә һәм физик тәрбиягә аңлы караш  булдыру.

3. Үз-үзеңне стресслардан саклау һәм дәвалау.

4. Беренче ярдәм күрсәтү, гадәттән тыш хәлләрдә югалып калмау.

 

III. Танып белү эшчәнлеге

1. Белем алуны дәвам итү кирәклегенә төшендерү.

2. Аңлы танып белүгә кызыксындыру, шуңа омтылыш тәрбияләү.

3. Белемне гамәлдә куллану күнекмәләренә өйрәтү.

4. Үзлектән эшләү, фәнни-тикшеренү эшен нигезле оештыру.

5. Кыен хәлдә калганда  алган белемнәргә таяну.

 

IV. Югары культуралы шәхес тәрбияләү

1. Гуманлылык сыйфатлары туплау.

2. Камил культуралы шәхес булуга омтылыш тудыру.

3. Һәр шәхес ия булырга тиешле культура таләпләренә күнектерү.

4. Гомумкешелек кыйммәтләренә сакчыл караш булдыру.

5. Гаделлек, принципиальлек, үз фикереңне дәлилләргә өйрәтү.

6. Үзара аралашу культурасы тәрбияләү.

7. Авырлыкны җиңү, алга омтылу, максатчанлык тәрбияләү.

 

  • Төп педагогик таләпләр

Модель – укыту-тәрбия эшендә катнашучыларның барысына да кагылышлы, тормыш таләпләрен чагылдыручы гомуми образ.

Модель – заманча белем бирү өлкәсендә  укытучы хезмәтен камилләштерү максатыннан барлыкка китерелгән куллану коралы.

 

Укытучы – укучының беренче ярдәмчесе булган, шулай булып калачак та. Баланың сәламәтлеген кайгырту һәм ныгыту аның бурычы.

Укытучы хезмәтенең эшчәнлеге өч компоненттан торырга тиеш:

– укучы балар төркеменең һәм шәхес үсешенең үзенчәлекләрен белү;

– психологик-педагогик белемгә ия булу;

– гомуми белем, тормышның төрле өлкәләреннән хәбәрдар булу.

 

III. Эшенең максаты һәм бурычлары

Программаның максаты: шәхес тәрбияләүдә укытучылар, укучылар һәм ата-аналар берлеген оештыру, туплау һәм методик эшчәнлеккә юнәлеш бирү.

Программаның бурычлары:

  • Белем һәм тәрбия бирү бердәмлегенә җирлек тудыру;

  • Шәхесне иҗади үстерүгә шартлар булдыру;

  • Милли төбәк компонентына, традицияләргә таянып заманга яраклы шәхес тәрбияләүгә ирешү;

  • Укучы шәхесе формалашыруда җәмгыять мәсьәләләрен күз уңында тоту.

IV. Программаның принциплары

Программага нигез итеп иҗади үсеш технологиясенә корылган күп хезмәтләр авторы В.С.Казыйхановның тәрбия бирү юнәлешендәге киңәшләре, татар әдәбиятының мәгърифәтче әдипләре Р.Фәхретдинов, М.Акъегет хезмәтләре һәм ислам дине йолаларын күз алдында тоткан хәдисләр алынды.

 

V. Программаның юнәлешләре

Әлеге программаның юнәлешләре итеп түбәндәгеләрне карарга мөмин:

– милли-мәдәни культура тәрбияләү;

– иҗади юнәлеш бирү;

– ял вакытларын оештыру;

– сәламәтлекне ныгыту;

– вакытлы матбугат чараларына кызыксынуны арттыру;

– туган төбәк, туган як, Ватанга тугрылык, җаваплылык тәрбияләү;

– табигать һәм кеше бердәмлеген булдыру;

– дини тәгълиматларга игътибарлылык туплау.

 

VI. Ирешергә тиешле уңышлар, көтелгән нәтиҗәләр

 

1. Тәрбия бирүдә яңа юнәлешләр ачу:

– тәрбия юнәлешенең яңа эчтәлеге;

– класс коллективының тулыландырылган, баетылган эшчәнлеген булдыру;

– класс җитәкчесе эшчәнлегендә яңа юнәлешләр ачу.

2. Тәрбия бирү юнәлешендә тулы модель ясау:

– мәктәп укучысы моделен булдыру;

– укытучы-тәрбияче шәхесенең дәрәҗәсен күтәрү;

– тәрбиялелек дәрәҗәсен арттыру;

– өлкәннәр һәм яшүсмерләр эшчәнлегенең бердәмлелеген булдыру.

 

 

 

Water Droplets

Water Droplets

Budding Tree

Budding Tree

Fallen Apples

Fallen Apples

Cherry Blossom

Cherry Blossom

Ray of Light

Ray of Light

Bloom

Bloom

Dew

Dew

Tranquil forest

Tranquil forest

Lilly Pond

Lilly Pond

  • Простая иконка Facebook
  • Простая иконка Twitter
  • Простая иконка Vimeo

© 2023 ФЕДОР РОДИОНОВ. Сайт создан на Wix.com

bottom of page