Хәмидуллина Люция
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

КАЗАН шәһәре Совет районының 169 нчы урта мәктәп укытучысы
Иртәгәгә карый бел, киләчәк өчен эшлә!
Хөрмәтле дуслар, сезнең белән интернет челтәре аша аралаша алуыма шатмын. Сайтка карата үзегезнең фикер, тәкъдим һәм киңәшләрегез белән дә уртаклашырсыз дигән теләктә калам. Сайтны үземнең эш тәҗрибәм белән уртаклашу һәм сезнең белән турыдан-туры аралашу максатыннан булдырдым. Үзегез өчен файдалы булган кулланмалар таба алсагыз, мин шат булырмын. Һәрберебезгә куйган максатларыбызга ирешеп яшәргә язсын. Сау-сәламәт булыйк.
Әлеге бүлектә татар теле һәм әдәбияты дәресләренең планнары белән танышырга мөмкин

4 нче класска дәрес конспекты
Тема. Малай һәм Елан (кытай халык әкияте)
Максат. 1. Әсәрнең эчтәлеге белән танышу. Укыган әсәрнең яшерен эчтәлеген ачарга ярдәм итү. 2. Әсәр нигезендә эзлекле фикер йөртү аша әкияткә анализ ясау. 3. Образлар аша аерым бер халыкның тормышка карашларын һәм характер сыйфатларын ачыклау, һәрвакыт уйлап эш итәргә кирәклекне төшендерү.
Дәреснең тибы. Өй эшен анализлау дәресе. Әңгәмә. Төркемнәрдә эш.
Метод. Обьектив, субьектив һәм потенциал эчтәлекне ачыклау.
Кулланылган әдәбият. 1. Дәреслек. Р.Х.Ягъфәрова Уку китабы Казан: Татар. Кит. Нәшер., 2013. - 123 б. 2. Мәхмүтов Хуҗи. Язылмаган кануннаар. Казан, 1995. 3. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Өч томда. Казан, 1978, 1979, 1981. 4. Русско-татарский словарь. Москва, 1991. 5. Совершенствование Качества Преподавания в Республике Татарстан. Преобразование обучения для XXI века. 6. Развитие критического мышления на уроке. С.И.Заир-Бек, И.В.Муштавинская. Москва “Просвещение” 2011. Кулланылган структуралар: ТЕЙК ОФ-ТАЧ ДАУН, ТИМ ЧИР, ЭЙ АР ГАЙД.
Җиһазлау. Дәрескә презентация. ЭЙ АР ГАЙД структурасы буенча эшләү өчен карточка.
Дәреснең планы
I. Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт тудыру. (Дәреснең темасы һәм максаты әйтелә).
II. Актуальләштерү.
1. Өй эшен искә төшерү: 43-44 битләрне укырга; Блум ромашкасы сорауларын искә төшерергә.
2. Сүзлек өстендә эш. (Экранда бирелә)
III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
1. Укыту мәсьәләсен кую һәм чишү.
2. БББ таблицасына нигезләнеп, булган белемнәргә ачыклык кертү.
3. Укучылар тәкъдим ителгән биремнәрне үзлектән эшләп чыгалар. (ЭЙ АР ГАЙД структурасы)
4. Әсәрнең эчтәлеген сөйләү. (Берәү сөйли, башкалар тулыландыра).
5. Әсәр эчтәлегендәге вакыйгаларны билгеләү. (Укучыларның җаваплары тыңлана).
IV. Ныгыту.
1. ТЕЙК ОФ-ТАЧ ДАУН структурасы нигезендә укучыларның белемен тикшерү.
2. Сәламәтлекне ныгыту минуты. Тиззарядка.
3. Малайның сыйфатлары турында сөйләшү. (Критик фикерләү технологиясенең Блум ромашкасы таләпләре нигезендә, сорауларны укучылар бер-берсенә үзләре бирәләр).
4. Укучылар тәкъдим ителгән биремнәрне үзлектән кабат эшләп чыгалар. (ЭЙ АР ГАЙД структурасы)
V. Нәтиҗә
1. ПМК таблицасы нигезендә дәрестә башкарылган эшкә нәтиҗә ясау.
2. Кызыклы тоелган кайбер фикерләрне укып күрсәтү. (Укучыларның җаваплары тыңлана).
VI. Рефлексив анализ. 1. Дәрестә нәрсә эшләдек? (Укучыларның җаваплары тыңлана).
VII. Белемнәрне бәяләү.
VIII. Өй эше. 1. Малайга характеристика яз. 2. 45 биттәге сорауларга телдән җавап. 3. Әкияткә рәсем яса.
IX. Йомгаклау. Энергизатор. (ТИМ ЧИР структурасы)
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше.
Уңай психологик халәт тудыру. Бер сәгать фикер өйрәтү җитмеш ел акыл җыюдан файдалырак дигән гыйбарә бар. Фикерләүнең кеше сәламәтлеге, аң үсеше өчен әһәмиятле булуын беләбез. Без бүгенге дәрестә дә шул юнәлештә эшләвебезне дәвам итәрбез. (Дәреснең темасы һәм максаты әйтелә, төркемнәрдә эшләү тәртибе аңлатыла).
II. Актуальләштерү.
1. Өй эшен искә төшерү: 43-44 битләрне укырга; Блум ромашкасы сорауларын искә төшерергә.
2. Блум ромашкасының сорауларын искә төшерү: (төркемнәрнең урнашу тәртибендә укучыларның җаваплары тыңлана).
-
Гади сорау – материал буенча булган белемнәрне камилләштерә.
-
Иҗади сорау (прогноз) – «Алга таба нәрсә булачак, сез ничек уйлыйсыз?»
3) – «Без нәрсә эшли алабыз?» «Сез ничек эшләр идегез?»
3. Без бүген нинди әсәр турында сөйләшәбез? Бу әсәр нинди жанрга керә? Нинди әкиятләр була? (хайваннар турында, тылсымлы әкиятләр, көнкүреш әкиятләре)
4. Сүзлек өстендә эш. (Экранда бирелә)
әрҗә – ящик
куенда – за пазухой
җәрәхәтли-җәрәхәтли – нанеся раны
селкетә-селкетә – размахивая
калкан – щит
бәрелешләрдә – в схватках
III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру
1. Укыту мәсьәләсен кую һәм чишү.
2. Таблицага нигезләнеп, булган белемнәргә ачыклык кертик:
БББ таблицасы
Б – Беләбез
Б – Беләчәкбез
Б – Белдек
1. Малай һәм Елан (кытай халык әкияте) эчтәлеген.
1.Төп геройның сыйфатларын.
2. Критик фикерләү технологиясен һәм
Сингапур структурасын.
2. Критик фикерләү технологиясен һәм
Сингапур структурасын.
3. Укучылар карточкадагы биремнәрне үзлектән эшләп чыгалар.
(ЭЙ АР ГАЙД структурасы)
Алдан Соңыннан
Малай юлда бер кечкенә Елан ятканын күргән.
Малай Еланны кызганган, үзе белән мәктәпкә алып киткән.
Малай Еланны юлдагы агач янында калдырып киткән.
Елан бик тиз үскән.
Укытучы Малайны бик мактаган.
Укытучы Еланны ерак тау буена илтеп куйган.
Укытучы малайны орыша башлаган.
Малай Еланны җәрәхәтли-җәрәхәтли, селтәнә-селтәнә әйләнә башлаган.
Малай бик күп бәрелешләрдә катнашкан.
Малайны туган илендә яратмаганнар.
3. Әсәрнең эчтәлеген сөйләү. (Берәү сөйли, башкалар тулыландыра).
4. Әсәр эчтәлегендәге вакыйгаларны билгеләгез. (Укучыларның җаваплары тыңлана).
Көтелгән җаваплар:
1.Малайның хыялы.
2. Малайның укуга баруы.
3. Малайның еланны очратуы.
4. Еланны мәктәптә ашатып үстерүе.
5. Елан турында укытучының белүе.
6. Малайның еланны ерак тау буена илтүе.
7. Еланның үсеп җитүе.
8. Малайның еланны җиңүе.
IV. Ныгыту. 1. ТЕЙК ОФ-ТАЧ ДАУН структурасы нигезендә укучыларның белемен тикшерү. (Укытучы фикере белән килешкән укучылар урыннарыннан торып баса, килешмәүчеләр урыннарында утырып кала).
1. Малай Еланны кызганган.
2. Малай Еланны өенә алып кайткан.
3. Елан тау яныннан үтмәкче булган һәр кешене кабып кына йота икән.
4. “Синең гаебеңнән күпме кеше газап чигә”, - ди укытучы Малайга.
5. “Син яхшылыкка каршы яманлык эшлисеңме?” - дип кычкырган Малай.
6. “Куенда үстергән еланның якын дус булуын белмәдеңме?” – ди Елан.
7. Елан Малайны кунакка чакырган.
8. Малай Елан эчендә бик рәхәт яшәгән.
9. Малай Елан тиресеннән тун тектергән.
10. Малай Төньяк Кытайга – туган ягына кайткан.
2. Сәламәтлекне ныгыту минуты. Тиззарядка.
Күзне челт-челт йомгалыйм, йомып бераз торгалыйм.
Күзләр ял итсен әле, арыганым бетсен әле.
(Күзләрне йомабыз, ятып торган сигезле рәвешендә сулдан башлап ике тапкыр йөреп чыгабыз, 5 секунд йомып торганнан соң, акырын гына күзләрне ачабыз).
3. Малайның сыйфатлары турында сыйләшү. (Критик фикерләү технологиясенең Блум ромашкасы таләпләре нигезендә, сорауларны укучылар бер-берсенә үзләре бирәләр. Биредә укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Беренче төркем гади сорау, икенче төркем иҗади сорау, өченчеләр - практик сорау. Шул рәвешле төркемнәрнең сорау бирү тәртибе үзгәрә бара. Игътибар! Бары тик 3 сорау буенча гына эшләү күз алдында тотыла).
Якынча укучылар бирергә мөмкин булган сораулар:
1. Гади сорау – материал буенча булган белемнәрне камилләштерә.
– Малайга хас нинди сыйфатларны атый аласыз?
Җавап.
2. Иҗади сорау (прогноз) – «Алга таба нәрсә булачак, сез ничек уйлыйсыз…?»
– Сез ничек уйлыйсыз, алга таба да малай батырлыклар эшләрме?
Җавап.
3. Практик сорау – «Без нәрсә эшли алабыз…?» «Сез ничек эшләр идегез…?»
- Малайның батырлыгын бик күп кешеләр белсен өчен без нәрсә эшли алабыз?
Җавап.
7. Укучылар тәкъдим ителгән биремнәрне үзлектән кабат эшләп чыгалар. (ЭЙ АР ГАЙД структурасы)
Алдан Соңыннан
Малай юлда бер кечкенә Елан ятканын күргән.
Малай Еланны кызганган, үзе белән мәктәпкә алып киткән.
Малай Еланны юлдагы агач янында калдырып киткән.
Елан бик тиз үскән.
Укытучы Малайны бик мактаган.
Укытучы Еланны ерак тау буена илтеп куйган.
Укытучы малайны орыша башлаган.
Малай Еланны җәрәхәтли-җәрәхәтли, селтәнә-селтәнә әйләнә башлаган.
Малай бик күп бәрелешләрдә катнашкан.
Малайны туган илендә яратмаганнар.
IV. Нәтиҗә
-
ПМК таблицасы нигезендә дәрестә башкарылган эшкә нәтиҗә ясыйбыз. Нәтиҗәне дәфтәрләргә язабыз.
+ ярдәмчел, тырыш, батырлык эшләргә тели...
– еланны яшерә, ...
? әйткән сүзендә тора, ...
2. Үзегез өчен кызыклы тоелган кайбер фикерләрне укып күрсәтегез.
(Укучыларның җаваплары тыңлана).
V. Рефлексив анализ. Дәрестә нәрсә эшләдек? (Укучыларның җаваплары тыңлана)
Уртак фикер тудыра торган җавап: геройларның сыйфатлары аша әсәрдәге вакыйгаларының эчтәлеген таптык.
Б – Беләбез
Б – Беләчәкбез
Б – Белдек
1. Малай һәм Елан
(кытай халык әкияте) эчтәлеген.
1. Геройларның сыйфатларын.
1.Геройларның сыйфатлары аша
әсәрдәге вакыйгаларның
эчтәлеген таптык.
2. Критик фикерләү технологиясен һәм
Сингапур структурасын.
2. Критик фикерләү технологиясен һәм
Сингапур структурасын.
2. Критик фикерләү технологиясен һәм
Сингапур структурасын.
VI. Белемнәрне бәяләү. (Дәрестә катнашкан укучыларга, җавапларына кыскача аңлатма биреп, билгеләр куела).
VII. Өй эше.
1. Малайга характеристика яз.
2. 45 биттәге сорауларга телдән җавап.
3. Әкияткә рәсем яса.
VIII. Йомгаклау. Энергизатор. (ТИМ ЧИР структурасы) Барыбыз да басабыз. Җитәкләшәбез. “Рәхмәт сезгә, бергә булыйк!” “Алга таба бергә эшлик!” Барыбыз бергә: “Без бүген дә булдырдык!”
Тема. Лексикологияне кабатлау (5 класс, татар теле)
Максат:
-
Лексикология фәне буенча белемнәрне ныгыту һәм кабатлау.
-
Укучыларның эзлекле һәм иҗади фикерләвен үстерү.
-
Туган тел хәзинәсенә хөрмәт тәрбияләү.
Дәреснең тибы: катнаш.
Дәреснең методы: әңгәмә.
Җиһазлау: мультимедия проекторы.
Кулланылган әдәбият:
-
Татар урта мәктәпләре өчен татар теле программалары. 5-11 кл. Мәгариф, 2000.
-
Юсупов Р.А . һ.б. Татар теле. 5нче сыйныф өчен дәреслек. Мәгариф, 2000.
-
Әхәтов Г.Х. Татар теленең фразеологик әйтелмәләр сүзлеге. Казан. Тат. кит. нәшр., 1982.
-
Әхәтов Г.Х. Татар теленең лексикасы. Казан. Тат. кит. нәшр., 1995.
-
Равил Һади. Татар теле – киләчәк теле. Казан, 2002.
-
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. I-II томнар.
-
Татар халык әкиятләре. Казан, 1994.
Дәрес барышы.
Оештыру өлеше.
Укытучы сүзе.
Борынгы заманнардан халыклар төркем-төркем булып яшәгәннәр. Һәр төркемнең үз тамгасы, атамасы, исеме булган. Вакытлар үтү белән әлеге төркемнәргә дә үзара аралашырга кирәк була. Бер телдә сөйләшү ихтыяҗы туа. Гасырлар алмаша. Тел үсә. Фән үсеш ала. Телләрне өйрәнә торган фән – Тел гыйлеме дип атала, һәм аның фонетика, лексикология,грамматика дигән тармакалары барлыкка килә.
Актуальләштерү.
Сорау: Борынгы кешеләр ни өчен берләшкәннәр?
Җавап: Бер телдә сөйләшү өчен.
Сорау: Бер телдәге сүзләр, әйтелмәләр җыелмасы ничек атала?
Җавап: Лексика дип атала..
Сорау: Телнең лексикасын өйрәнә торган фән ничек атала?
Җавап: Лексикология.
Төп өлеш.
Дәфтәргә число, тема языла.
Сүзлек өстендә эшләү:
Ихтыяҗ – кирәклек
Хәзинә - байлык
Камилләшү – яхшыру
Хаҗ – изге урын, Мәккә шәһәре
Дога кылу – дини ритуал башкару.
Дәрестә 3 төркемгә бүленеп эшләрбез.
Синонимнар. Антонимнар. Омонимнар.
1 бирем.
Һәр төркем үз исеменең билгеләмәсен искә төшерсен.
Сининимнар – мәгънәдәш сүзләр
Антонимнар – капма-каршы мәгънәле сүзләр
Омонимнар – аваздаш сүзләр.
2 бирем.
Беренче төркемдәге сүзләрнең антонимнарын икенче төркемнән сайлап языгыз.
1. Елау, эшләү, караңгы, көчле, эшчән, тирән, матур, җимерү, зур, акыллы.
2. Якты, көлү, ял итү, ялкау, көчсез, юләр, төзү, сай, ямьсез, кечкенә.
3 бирем.
Билгеләнгән сүзләрнең синонимнарын табыгыз.
-
матур, чибәр, сылу, гүзәл, сөйкемле
-
зур, эре, олы, өлкән, дәү
-
акыллы, тәүфыйклы, тапкыр, зирәк, зиһенле
4 бирем.
Бүген табигать бик матур. Чык бөртекләре матур булып ялтырый. Бу матур күренеш кызның йөзен тагын да ачып җибәрә.
Матур сүзенең синонимнарын кулланып җөмләләрне үзгәртеп языгыз.
5 бирем.
Билгеләнгән сүзләрнең омонимнарын уйлап языгыз.
Йөз – сан, исем, фигыль
Чык – исем, фигыль
Нәтиҗә: Әлеге сүзләр тел байлыгын арттыра, синоним, антоним, омонимнарны яхшы белгән кеше үз уен ачык, төгәл әйтә белә, сөйләме образлы була, кабатлаулары аз, җөмләсе кыска, җыйнак төзелә.
Фразеологик әйтелмәләрне язып бетерергә.
Фразеологик әйтелмә. Сайлау өчен сүзләр. Синоним сүзләр
-
Авыз.... Балавыз.... Поты бер .... Дөнья....
-
сыгу еру бәясе тиен
көлү елау кирәксез кадерле)
-
Өнәп... Өрмәгән җиргә... Утлы табага... Салпы якка салам...
-
утыртмау бетермәү кыстыру бастыру
күралмау ярату ачулану мактау
-
Авызга .... Телеңне... Гомер .... Яшьлек...
-
йотарлык алгысыз таңы көзе
тәмсез тәмле картлык яшьлек
1 бирем.
Фразеологик әйтелмәләр белән җөмлә уйлап языгыз.
-
Нинди дөнья бәясе кеше иде бит минем Газизем. (Г.Бәширов)
-
Хуҗабикә белән әлеге яшь кыз башта бер - берсен өнәп бетермәделәр. (Р.Низами)
-
Гомернең дә көзе бардыр диеп,
Уйламый да идек әле без (Х.Туфан)
Нәтиҗә: Татар теленең фразеологик фонды бай. Ул сөйләмне баета, аны үтемле һәм көчле итә, фикерне тулырак ачарга булыша.
Ял итеп алабыз. (Укытучы ярдәмендә кулларны, күзләрне ял иттерәбез)
Тел сүзләрдән тора. Татар теленең лексик байлыгы күп санлы һәм күп төрле сүзлекләргә тупланган. Сүзлекләр төзүне өйрәнә торган фән ничек атала? Сез нинди сүзлекләр беләсез?
Җавап: Лексикография. Сүзлекләр түбәндәге төркемнәргә бүленә.
Экранда сүзлекләр.
Аңлатмалы сүзлекләр
Телара сүзлекләр
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге Синонимнар сүзлеге
Татар теленең фразеологик әйтелмәләр сүзлеге
Әдәбият белеме сүзлеге
Татар теленең орфографик сүзлеге һ.б.
Русча – татарча сүзлек
Татарча – русча сүзлек
Гарәпчә - татарча – русча сүзлек
Немецча – русча сүзлек
Инглизчә - русча сүзлек
Французча – русча сүзлек һ.б.
Бирем:
Боларны кайсы сүзлектән карарга кирәк:
-
Баш, тел сүзләренең мәгънәләрен.
-
Серле, әхлак сүзләренең синонимнары.
-
Сынландыру, метафора терминнарының аңлатмасын.
-
Авыз, исем сүзләренең тәрҗемәсен.
-
Бихисап, бичара сүзләренең мәгънәсен.
-
Ахирәт дуслар, балавыз сыгу әйтелмәләренең аңлатмасын.
Нәтиҗә: Сүзлекләр – белешмә китаплар. Алар алфавит тәртибендә төзелә.Сүзлекләрне җыю, тәртипкә салу һәм сүзлекләр төзү турындагы фәнне лексикография дип атыйлар.
Кулланылу дәрәҗәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы:
-
Актив сүзләр: җир, һава, икмәк, тормыш, яшәү һ.б.;
-
Искергән сүзләр (архаизмнар): алпавыт, казый, патша, илә, берлә һ.б.;
-
Яңа сүзләр (неологизмнар): компьютер, файл, принтер, факс һ.б.;
-
Кулланылышка кире кайтарылган сүзләр: сыйныф, хаҗи, мәдрәсә, шәкерт һ.б.
Бирем: Бирелгән төркемнәргә түбәндәге җөмләләрдән берәр мисал языгыз.
-
21 февраль – Халыкара туган телләр көне.
-
Язучы Гомәр Бәширов Казан губернасы Арча волосте Яңасала авылында крестьян гаиләсендә туа.
-
Әтием видеомагнитофон алып кайтты.
-
Мөселманнарның хаҗдан исән кайтуларын теләп әбием дога кыла.
-
Атына атланган килеш, дию күпергә килеп керә.
V. Рефлексив анализ.
Сорау: Дәрес башында нәрсә турында сөйләштек?
Җавап: Борынгы халыкларның яшәү рәвеше, тормыш башлаулары...
Укытучы: Гасырлар дәвамында үскән, үзгәргән тел камилләшеп бүгенге көнгә килеп җиткән. Без бүген әзер төшенчәләрдән файдаланабыз. Телебез байлыгын үстерүгә һәм саклауга зур өлеш кертәбез.
Өй эше.
-
Түбәндәге фразеологик әйтелмәнең мәгънәсен ачардай вакыйгалы сюжетка корылган хикәя төзеп языгыз.
а) Салпы якка салам кыстыру
б) Көймәсе комга терәлгән.
2. Грамматик башваткычның җавабын табыгыз:
- Бу сүз ике иҗекле,
Синонимы – “ирекле”
Укысагыз киредән,
Антонимы – “черегән”
(...., ....)
-
Мифик образ буларак Шүрәле хакында мәгълүматлар алып килегез.
Тема. Әмирхан Еникиның “Кем җырлады?” хикәясендә җыр аша ачылган эчтәлек
Максат. 1) укучыларда әсәр белән мөстәкыйль эшләү һәм анализ ясау күнекмәләрен камилләштерү өчен җирлек тудыру; 2) укучыларның әдәби сөйләм телен үстерү, фикерләү сәләтләрен арттыруга ярдәм итү; 3) Ватанга, татар халкына, татар моңына карата уңай мөнәсәбәт һәм алар белән горурлану хисе тәрбияләү.
Дәреснең тибы. Өй эшен анализлау.
Метод. Проект методы.
Кулланылган әдәбият. 1. Дәреслек. Мусин Ф.М. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 7 нче сыйныф. Казан: ТКН 2014. 2. Мәхмүтов Хуҗи. Язылмаган кануннаар. Казан, 1995. 3. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Өч томда. Казан, 1978, 1979, 1981. 4. Русско-татарский словарь. Москва, 1991. 5. Совершенствование Качества Преподавания в Республике Татарстан. Преобразование обучения для XXI века. 6. Развитие критического мышления на уроке. С.И.Заир-Бек, И.В.Муштавинская. Москва “Просвещение” 2011. Кулланылган структуралар: ТЕЙК ОФ-ТАЧ ДАУН, ТИМ ЧИР, ЭЙ АР ГАЙД.
Җиһазлау. Дәрескә презентация. ЭЙ АР ГАЙД структурасы буенча эшләү өчен карточка.
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше
Уңай психологик халәт тудыру. Бер сәгать фикер өйрәтү җитмеш ел акыл җыюдан файдалырак дигән гыйбарә бар. Фикерләүнең кеше сәламәтлеге, аң үсеше өчен әһәмиятле булуын беләбез. Без бүгенге дәрестә дә шул юнәлештә эшләвебезне дәвам итәрбез. (Дәреснең темасы һәм максаты әйтелә, төркемнәрдә эшләү тәртибе аңлатыла). Күренекле язучы Ә. Еники иҗатын сез алдагы классларда өйрәндегез. Без бүген аның “Кем җырлады?” хикәясен өйрәнербез.
II. Актуальләштерү
1. Өй эшен искә төшерү: 129-134 нче битләрне укырга.
2. Без бүген нинди әсәр турында сөйләшәбез? Бу әсәр хикәя жанрына керә. Әлеге аңлатмаларның кайсы хикәя жанрына карый? Уйлагыз да җавап биреп карагыз: (экранда бирелә)
1) Әсәрдә катнашучы кешеләр, кешегә ошаган предметлар. (Персонажлар)
2) Әдәби әсәрдәге төп катнашучы. (Герой)
3) Әсәрдәге үрнәк алырдай геройга уңай герой дибез. Ә гыйбрәт алырлык герой кем була? (Кире герой)
4) Кечкенә күләмле чәчмә әсәр. (Хикәя)
3. Сүзлек өстендә эш. (Экранда бирелә)
Фаҗига – трагедия
Дәһшәтле (сугыш) – страшная
Тәэсир (итү) – подействовать
Тетрәнү - содрогаться
Көй (эзләү) – мотив, мелодия, напев
Ләззәтле (моң) – приятный
Эңгер-меңгер (вакыт) – сумерки
Ямь (дөньясы) – красота
III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру
1. Укыту мәсьәләсен кую һәм чишү.
2. Таблицага нигезләнеп, булган белемнәргә ачыклык кертик:
БББ таблицасы
Б – Беләбез
Б – Беләчәкбез
Б – Белдек
1. Әмирхан Еникиның “Кем җырлады?” хикәясенең эчтәлеген.
1.Татар җыры аша ачылган эчтәлекне.
1.
2. Сингапур структурасын.
2. Критик фикерләү технологиясен һәм
Сингапур структурасын.
2.
3. Укучылар карточкадагы биремнәрне үзлектән эшләп чыгалар.
(ЭЙ АР ГАЙД структурасы)
Алдан Соңыннан
Эшелоннар икесе дә озын, кызыл вагоннардан тора.
Түбәндәге сәкедә каты яралы яшь лейтенант – татар егете ята
Сөйгән кызы алюмин кружкадан аңа су эчерде.
Егетнең хәле авыр, уң аягы тездән киселгән.
Врачларның егетне терелтүгә өметләре аз.
Бер ел инде ул һушын югалткан хәлдә ята.
Егетнең колагына каяндыр җыр ишетелде.
Җыр янәшәдәге эшелонның бер вагоныннан килә иде.
Таһирәнең кул сузымы гына җирдә җырлавына ышана алмады.
Егет белән кыз, ниһаять, очрашалар.
3. Әсәрнең кыскача эчтәлеген сөйләү. (Берәү сөйли, башкалар тулыландыра).
4. Әсәр эчтәлегендәге вакыйгаларны билгеләгез. (Укучыларның җаваплары тыңлана).
Көтелгән җаваплар:
-
Ватан сугышының дәһшәтле көннәрендә станциядә ике эшелон янәшә туктады.
-
Тирә-якта тынлык.
-
Теплушкаларның берсендә авыр яралы татар егете ята.
-
Яшь лейтенантның хәле авыр.
-
Шәфкать туташы егетнең хәлен җиңеләйтергә тели.
-
Егет татарча җыр ишетә.
-
Күрше вагоннан ишетелгән җыр тавышына егет тирән тетрәнү кичерә.
-
Җыр егетне үткәннәргә алып кайта: өен, әнисен, Таһирәне күз алдына китерә.
-
Икенче көнне егетне ялгыз нарат төбенә күмәләр.
IV. Ныгыту
1. ТЕЙК ОФ-ТАЧ ДАУН структурасы нигезендә укучыларның белемен тикшерү. (Укытучы фикере белән килешкән укучылар урыннарыннан торып баса, килешмәүчеләр урыннарында утырып кала).
-
Җыр егетне татлы хыял дөньясына алып китте.
-
Кыз, әкерен генә башлап, аннан, тавышын күтәрә төшеп, сузып кына җырлый.
-
Егет яткан урыныннан торып, ишек янына килә.
-
Ак яулык бәйләгән кечкенә генә карчык, бисмилласын әйтә-әйтә, тәрәзә пәрдәләрен төшереп йөри, имеш.
-
Кыз бик каты кычкырып җырлый.
-
Егетнең күз алдына чәчәкле болын килә.
-
Егетнең күз алдына үзләренең шәһәрдәге кечкенә өйләре килеп баса.
-
Шәфкать туташы иелеп дәшкәндә, егеткә Таһирәсе дәшкән кебек тоела.
-
Егет белән Таһирә имеш озак гомер иткәннәр.
10. “Кем җырлады” – шигъри әсәр.
2. Сәламәтлекне ныгыту минуты. Тиззарядка
Күзне челт-челт йомгалыйм, Йомып бераз торгалыйм.
Күзләр ял итсен әле, Арыганым бетсен әле.
(Күзләрне йомабыз, ятып торган сигезле рәвешендә сулдан башлап ике тапкыр йөреп чыгабыз, 5 секунд йомып торганнан соң, акырын гына күзләрне ачабыз).
3. Җыр ишеткәч егет нәрсәләрне күз алдына китерә? (Җыр аша туган эчтәлек турында, ягъни егеткә җырның тәэсире турында сөйләшү).
– әллә кайларга кадәр җәелеп яткан чәчәкле болын;
– печән чабучылар;
– таякка таянган ак сакаллы бер карт;
– шәһәрдәге кечкенә өй;
– ак яулыклы әнисе тәрәзә янында;
– ике куллап Таһирәсен күкрәгенә кыса.
(Критик фикерләү технологиясенең Блум ромашкасы таләпләре нигезендә, сорауларны укучылар бер-берсенә үзләре бирәләр.)
(Өстәмә вариант. Биредә укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Беренче төркем гади сорау, икенче төркем иҗади сорау, өченчеләр – практик сорау. Шул рәвешле төркемнәрнең сорау бирү тәртибе үзгәрә бара).
Якынча укучылар бирергә мөмкин булган сораулар:
1. Гади сорау – материал буенча булган белемнәрне камилләштерә.
– Җыр ишетү егеткә нинди дә булса җиңеллек китердеме?
(Өстәмә вариант.
2. Иҗади сорау (прогноз) – «Алга таба нәрсә булачак, сез ничек уйлыйсыз…?»
– Егет билгесез станциядә ятып калды. Туганнары бу хакта каян белер?
Җавап.
3. Практик сорау – «Без нәрсә эшли алабыз…?» «Сез ничек эшләр идегез…?»
– Егетнең батырлыгын бик күп кешеләр белсен өчен без нәрсә эшли алабыз?
Җавап.)
7. Укучылар тәкъдим ителгән биремнәрне үзлектән кабат эшләп чыгалар. (ЭЙ АР ГАЙД структурасы)
Алдан Соңыннан
Эшелоннар икесе дә озын, кызыл вагоннардан тора.
Түбәндәге сәкедә каты яралы яшь лейтенант – татар егете ята.
Сөйгән кызы алюмин кружкадан аңа су эчерде.
Егетнең хәле авыр, уң аягы тездән киселгән.
Врачларның егетне терелтүгә өметләре аз.
Бер ел инде ул һушын югалткан хәлдә ята.
Егетнең колагына каяндыр җыр ишетелде.
Җыр янәшәдәге эшелонның бер вагоныннан килә иде.
Таһирәнең кул сузымы гына җирдә җырлавына ышана алмады.
Егет белән кыз, ниһаять, очрашалар.
IV. Нәтиҗә
-
ПМК таблицасы нигезендә дәрестә башкарылган эшкә нәтиҗә ясыйбыз. Нәтиҗәне дәфтәрләргә язабыз.
+ Моңлы җырлавы, җыр аша бирелгән эчтәлек,
– Егетнең үлеме, кыз белән очраша алмаулары,
? Егет чит җирдә үлеп калды. Туганнары бу хакта кайдан белер?
2. Үзегезгә тәэсир иткән кайбер фикерләрне укып күрсәтегез.
Әсәр 1954 елда языла. Совет дәүләтенең эчке тәртипләре шактый киеренке вакыт. Язучылар теләгән фикерләрен ачыктан-ачык әйтә дә алмаганнар. Ничек уйлыйсыз, “Кем җырлады?” соравы астына нәрсә яшеренде микән?
(Укучыларның җаваплары тыңлана). Җавап: Кем гаепле? соравы
Быел әлеге сугышның тәмамлануына 70 ел. Ә сугыш хәтирәләре һаман да хәтердә.
V. Рефлексив анализ. Дәрестә нәрсә эшләдек? (Укучыларның җаваплары тыңлана).
Уртак фикер тудыра торган җавап: татар җыры аша билгеле булган эчтәлекне ачыкладык.
Б – Беләбез
Б – Беләчәкбез
Б – Белдек
1. Әмирхан Еникиның
“Кем җырлады?” хикәясенең эчтәлеген.
1.Татар җыры аша ачылган эчтәлекне.
1.Татар җыры аша ачылган эчтәлекне.
2. Критик фикерләү технологиясен һәм
Сингапур структурасын.
2.Критик фикерләү технологиясен һәм
Сингапур структурасын.
VI. Белемнәрне бәяләү. (Дәрестә катнашкан укучыларга, җавапларына кыскача аңлатма биреп, билгеләр куела).
VII. Өй эше.
1. Әсәрне кабат укып чыгыгыз.
2. Бер өлешен проектлаштырыгыз.
3. Сугыш хәтирәләре. Язма эш эшләгез.
VIII. Йомгаклау. Энергизатор. (ТИМ ЧИР структурасы). Барыбыз да басабыз. Җитәкләшәбез. 1. Рәхмәт сезгә, бергә булыйк! 2. Алга таба бергә эшлик! Барыбыз бергә: “Без – булдырабыз!”
Тема: Каршы якларның урыннарын алыштыру алымы
(6 нчы класста А.Яхин дәреслеге буенча сәламәтлек проекты алымнарын кулланып төзелде)
Өйрәнелә торган әсәр. Әкият. “Диюләрне җиңгән”
Максат. 1.Әкият эчтәлеген өйрәнү аша каршы якларның урынын алыштыру алымын табу. 2. Уңай психологик халәт тудыру максатыннан, халык иҗатына мөрәҗәгать итү. 3. Халык иҗаты әсәрләренең тәрбияви әһәмиятен аңлату.
Дәреснең тибы. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру
Методлар. Акыл штурмы, сәнгатьле уку, төркемле дискуссия, энергизатор
Кулланылган әдәбият. 1. Дәреслек. 2. Ярдәмлек. 3. Мәхмүтов Хуҗи. Язылмаган кануннаар. Казан, 1995. 4. Мультимедия
Дәрес барышы
-
Оештыру өлеше
Уңай психологик халәт тудыру. Бер сәгать фикер өйрәтү җитмеш ел акыл җыюдан файдалырак дигән гыйбарә бар. Фикерләүнең кеше сәламәтлеге, аң үсеше өчен әһәмиятле булуын беләбез. Без бүгенге дәрестә дә шул юнәлештә эшләвебезне дәвам итәрбез. (Дәреснең темасы һәм дидиактик максаты әйтелә).
II. Актуальләштерү
1. Сүзлек өстендә эш. (Экранда бирелә)
әкиятләр – халык авыз иҗаты әсәрләре.
дию – көчле мифик зат.
колач (җитмәстәй) – ике кул киңлеге.
чырагач – утын агачының юка өлеше, кисәге.
тегермән ташы – күләме һәм массасы ягыннан зур таш.
орчык (башы) – җеп эрләү өчен агачтан эшләнгән җайланма.
амбар – кирәк-ярак саклау урыны.
2. Өй эшен искә төшерү. (“Диюләрне җиңгән” әкиятен укып килергә).
III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру
Укыту мәсьәләсен кую һәм чишү
1. Әкият эчтәлеген сөйләү. (Берәү сөйли, башкалар тулыландыра).
2. Әкият эчтәлеген вакыйгаларга бүлегез.
Көтелгән җаваплар:
1) Куркак кешенең урман каравылчысы белән очрашуы.
2) Куркак кешегә диюләрнең каршылык күрсәтүе.
3) Куркак кешенең үлемнән котылу өчен корган хәйләсе.
4) Куркак кешенең өйгә кайтуы.
5) Куркак кешенең өендә булган сөйләшү.
3. Вакыйгаларга тулырак тукталыйк һәм әкиятнең эчтәлеген ачыйк.
Акыл штурмы
Биремнәр.
1) Беренче вакыйганы тулысынча сөйләгез. (Берәү сөйли, башкалар тулыландыра).
2) Вакыйгага бер сүз белән исем бирегез. (Укучыларның җавааплары). Көтелгән җавап: очрашу. (Җаваплар экранда бирелә бара).
3) Икенче вакыйганы тулысынча сөйләгез. (Берәү сөйли, башкалар тулыландыра).
4) Вакыйгага бер сүз белән исем бирегез. (Укучыларның җавааплары). Көтелгән җавап: курку.
5) Өченче вакыйганы тулысынча сөйләгез. (Берәү сөйли, башкалар тулыландыра).
6) Вакыйгага бер сүз белән исем бирегез. (Укучыларның җавааплары). Көтелгән җавап: хәйлә.
7) Дүртенче вакыйганы тулысынча сөйләгез. (Берәү сөйли, башкалар тулыландыра).
8) Вакыйгага бер сүз белән исем бирегез. (Укучыларның җавааплары). Көтелгән җавап: хәйлә.
9) Бишенче вакыйганы тулысынча сөйләгез. (Берәү сөйли, башкалар тулыландыра).
10) Вакыйгага бер сүз белән исем бирегез. (Укучыларның җавааплары). Көтелгән җавап: хәйлә.
IY. Сәламәтлекне ныгыту минуты (күзләргә күнегүләр ясау)
4. Вакыйгалар бер-берсенә охшаганмы?
Көтелгән җавап: охшаган да, охшамаган да.
5. Охшаш вакыйгаларны берләштерегез һәм бер исем бирегез.
Көтелгән җавап: курку һәм хәйлә.
6. Кеше курка иде, курку диюгә чүчте. Диюнең куркуга төшүенең сәбәбен әйтегез.
Көтелгән җавап: кеше хәйләсе.
7. Дәреснең темасын искә төшерик. Каршылыклы яклар кемнәр алар? Көтелгән җавап: кеше һәм дию.
8. Каршы якларның урын алыштыруында кешенең роле зур, дидек. Санап чыгыгыз әле, кеше нинди сыйфатларга ия?
Көтелгән җавап: акыллы, уйлый белә, чагыштыра, хәйлә кора белә.
9. Теманың эчтәлеген ачу өчен әкият кулландык. Әкиятләр халык авыз иҗаты әсәрләре, дидек. Халкыбыз элек-электән акыллы, укымышлы, зирәк кешеләрне хөрмәт иткән. Әлеге әкият моңа мисал булып тора.
VI. Нәтиҗә
Диюләр берничә, ә кеше ялгызы иде. Көчме әллә кеше акылы яхшыракмы? (Укучыларның җаваплары).
Әкиятнең эчтәлеге нәрсә турында?
Көтелгән җавап: каушап калмасаң, башыңда акылың булса, син хәтта диюләрне дә җиңә аласың (экранда җавап чыга).
Нәтиҗәне дәфтәрләргә язабыз.
VII. Рефлексив анализ
Дәрестә нәрсә эшләдек? Сюжетын сөйләдек, вакыйгаларга бүлдек, охшаш вакыйгаларны берләштердек, каршы якларның бәйләнешен таптык, әкиятнең эчтәлеген ачыкладык.
VIII. Белемнәрне бәяләү
IX. Өй эше
Әдәбият теориясен кабатларга, контроль эшкә эзерләнергә.
X. Энергизатор.
Алдыгызда открыткалар. Дустыгызга атап иң матур теләгегезне шунда языгыз әле. Барыбыз да басабыз. Теләкләрне тәртип буенча тапшырабыз. Җитәкләшәбез. Барыбыз бергә: “Без бүген дә булдырдык!”
.
![]() Water Droplets | ![]() Budding Tree | ![]() Fallen Apples |
---|---|---|
![]() Cherry Blossom | ![]() Ray of Light | ![]() Bloom |
![]() Dew | ![]() Tranquil forest | ![]() Lilly Pond |